поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.03.2009 Мәдәният

“ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ”НА ДА КРИЗИС КАГЫЛДЫ

“Яңа татар пьесасы-2008” драматурглар бәйгесендә Илгиз Зәйниев җиңде. Татарстанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тәкъдиме белән инде алтынчы тапкыр оештырылучы әлеге иҗади бәйгегә нәтиҗәләр 27 март – Халыкара театр көнендә, Г.Камал театрында узган тантанада ясалды.

Билгеле булганча, “Яңа татар пьесасы”нда катнашкан пьесалар арасында җиңүчеләр 1нче, 2нче һәм 3нче урыннарда билгеләнә. Болардан тыш, игътибарга лаек әсәрләргә берничә махсус премия дә тапшырыла. Гадәт буенча, бәйгегә барлык пьесалар псевдоним белән кабул ителә, ягъни авторларның чын исемнәре ахыргача жюри өчен яшерен булып кала. Төрле фаразлар кылучы бар, әлбәттә, әмма барыбер дә җиңүчеләрнең чын исемнәре язылган конвертлар 27 мартта - Халыкара театр көнендә оештырылган тантанада гына игълан ителә.

 

Быел мактаулы 1нче урынны игълан итү хокукы Галиәсгар Камал театрының популяр актеры, Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллинга бирелгән иде. “Үткән елларда “Яңа татар пьесасы”нда җиңгән ике спектакльдә миңа баш рольне уйнарга туры килде. Монысында да уйнарга насыйп булырмы икән?” – дип сөйләнә-сөйләнә ачты серле конвертны Искәндәр. Илгиз Зәйниев 2008 елгы бәйгегә Әнсәр псевдонимы белән “Туганнар, тумачалар” дип аталган пьесасын тапшырган булган. Тамашачылар яшь драматургны алкышларга күмде. Илгиз бүләк алырга сәхнәгә менгәч, микрофонга килеп, жюрига, тамашачыларга рәхмәтен җиткерде, барысын да театр көне белән тәбрик итте: “Театр көне минем өчен иң зур бәйрәм, бәлки бердәнбер бәйрәмдер”, - диде ул. “Туганнар, тумачалар” пьесасын мин әбием - Разия Җамалетдин кызына багышладым. Бу әсәр аның турында. Минем бүген сәхнәгә чыгып, сезнең алда басып торуым вакыйгасында аның тырышлыгы бәяләп бетергесез”, - диде Илгиз.

 

Татарстан Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерү фонды да үзенең традицион махсус бүләген бу юлы 1нче премия иясенә – Илгиз Зәйниевкә бирергә карар кылган иде.

 

2нче премияне Г.Камал театры актеры Илдус Габдрахман кулыннан бәйгегә Шәкерт псевдонимы белән “Ай, без идек, без идек...” әсәрен китергән Зөләйха Мингазова, 3нче премияне исә театрның яшь актрисасы Алсу Каюмова кулыннан “Татарча өйләнү” пьесасы өчен танылган язучы Ркаил Зәйдулла алды. Ркаил Зәйдулла әсәре бәйгедә Толмач псевдонимы белән катнашкан.

 

2008 елның “Яңа татар пьесасы”нда күренекле драматург Туфан Миңнуллинның да яңа пьесасы бүләкләнде. Аның “Читлек” дип аталган әсәре “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” номинациясендә җиңүче дип табылды. “Жюри ялгышкан, бу - балалар өчен түгел, ә зурларның да зурлары өчен язылган пьеса иде”, - диде Туфан Миңнуллин уенын-чынын бергә кушып.

 

35 яшькә кадәр яшь авторлар өчен “Яңа татар пьесасы”нда аерым номинация барлыгын әйтергә кирәк. Бу традицияне моннан алдагы бәйгедә Туфан Миңнуллин башлап җибәргән иде. Ул чакта Туфан абый Илгиз Зәйниевкә үзенең махсус бүләген бирде. Быел 35 яшькәчә авторлар арасында Башкортстан кызы – “Атна” газетында эшләүче 28 яшьлек журналист Дилә Мөхәррәмова “Без үскәндә биш кыз идек” пьесасы белән җиңде. Үзенең әсәрен ул Яшел алма псевдонимы белән китергән булган, шуңамы: “Мин үзем театр дөньясын пәрдә читеннән генә күзәтәм, якын килергә куркам. Пешеп бетмәгән яшел алма кебек җимешемә игътибар итүегез өчен рәхмәт”, - диде Дилә сәхнәгә бүләк алырга менгәч.

 

Ә бүләкләр моның белән генә бетмәде. Алар барлыгы җиде пьеса авторына тапшырылды. Мәсәлән, Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус бүләген мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина алып килгән иде. Ул ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева исеменнән театр әһелләрен, тантанага җыелган казанлыларны Халыкара театр көне белән тәбрик итте, “Яңа татар пьесасы”нда катнашып, җиңү яулаган авторларның шатлыгы белән уртаклашты. ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясен исә Гөлшат Нигъмәтуллина “Сәйдәш варисы” әсәре өчен озак еллар Казанның Татар Яшь тамашачы театрында уйнаган, үзе дә пьесалар язган һәм куйган Фәнәвил Галиевка тапшырды. Фәнәвил Галиев үз хезмәтенең үзенчәлеге турында: “Бу пьеса драматургия кысаларына сыйган дип әйтеп булмый. Ул - пьеса өчен чимал гына. Мин шәхес турында яздым. Аңа нигезләнеп, режиссер сәхнәгә шактый кызыклы спектакль куя ала”, - дип аңлатты.

 

“Яңа татар пьесасы-2008”гә алдан игълан ителмәгән тагын бер яңа номинация өстәлгәне дә мәгълүм булды. Моңа Сөмбел Гаффарова язган пьеса этәргән. Сөмбелнең әсәрен жюри нинди жанрга кертергә, кайсы номинациядә бәяләргә белмичә аптырагач, “Иҗади эзләнү яки башка формат” дип аталган номинация булдырган. Сөмбелне “Аэропорт. Кораб” исемле әсәре өчен “Җыен” фонды рәисе Фоат Рафыйков махсус премия белән бүләкләде. Яшь автор Сөмбелнең исеме “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә инде икенче тапкыр яңгырый. 2007 елгы бәйгедә ул яшьтәше Йолдыз Миңнуллина белән бергә пьеса иҗат итеп, “Балалар һәм яшүсмеләр өчен пьеса” номинациясендә җиңгән иде. Г.Камал театры директоры Шамил Закиров сүзләренчә, “Башка формат” номинациясе “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә алга таба да дәвам иттереләчәк.

 

Шамил Закиров дөнья күләмендә күзәтелгән финанс кризисы татар драматургиясенең киләчәге белән бәйле бәйгегә тәэсир итмиячәк дип ышандырды. “Без Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева белән киңәшләштек һәм бәйгене 2009 елда оештырырга кирәк дип килештек. Бәйгедә барлык номинацияләр дә үз көчендә кала: өч төп премиядән тыш, иң яхшы пьесалар “Балалар һәм яшүсмерлүр өчен пьеса”, “35 яшькә кадәр яшь авторлар” номинацияләрендә дә бүләкләнәчәк. Татарстан Мәдәният министрлыгы шулай ук үзенең махсус премиясен бирәчәк. Боларга өстәп, сәхнә сәнгатенә яңалык алып килүче “Башка формат” номинациясенә дә пьесалар кабул ителәчәк. Сөмбелнең моңа кадәр без күргән бернәрсәгә дә охшамаган “башка форматтагы” әсәрен бик аңлап бетермәдек, бәлки сез аңларсыз, тамашачылар”, - диде Шамил Закиров.

 

Тик финанс кризисы “Яңа татар пьесасы”на бөтенләй үк кагылмый үтмәс дип әйтеп булмый. Бу - төп өч җиңүгә тапшырылучы премияләрнең күләмендә чагылыш табарга мөмкин. “Без 2009 елгы бәйгенең җиңүчеләренә премия күләмен алдан ук игълан итмәскә карар кылдык. Чөнки киләсе елда бәйгегә нәтиҗә ясаганда дөньяда акча өлкәсендә нинди үзгәрешләр килеп чыгасы билгеле түгел. Шулай да безнең театр, Татарстан Мәдәният министрлыгы, бәйгенең иганәчеләре, аерым алганда “Татэнерго” ширкате - премияләр лаеклы булачагына ышандыра. Шуңа күрә бәйгедә катнашырга чакырабыз. 2008 елгы бәйгедә Туфан Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла кебек танылган авторлар катнашуы шатландыра. “Яңа татар пьесасы”на игътибар кимемәсен иде, яңадан-яңа пьесаларга өмет итеп калабыз”, - дип сөйләде Шамил Закиров.

 

“Яңа татар пьесасы”ның алыштыргысыз жюри рәисе галим Миркасыйм Госманов сүзләренчә, 2003 елдан үткәрелүче бәйгегә шушы вакыт эчендә барлыгы 335 әсәр кабул ителгән. 55 әсәр махсус бүләккә лаек булган, аларның 20се Татарстандагы һәм аннан читтәге 31 театрда сәхнәләштерелгән. Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасы, мәсәлән, берьюлы 5-6 сәхнәдә бара.

 

“Яңа татар пьесасы”ның уңышлы нәтиҗәсе буларак, ел саен Татарстанда пьеса җыентыклары чыгып торуын да әйтергә кирәктер. Алар инде 8 томга җитте, бу китапларга 65 әсәр керде. Хәзер 9нчы һәм 10нчы томнар әзерләнә, аларында 19 яңа пьеса урын алачак. Бу китаплар һәркайсы мең данә тираж белән басылып, бөтен татар театрларына, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең иҗади оешмаларына таратыла.

 

www.kamalteatr.ru фотосы.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 27.03.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»