поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.09.2014 Дин

Габдулла хәзрәт Галиулла: “Африкада мәчет салыр, кое казыр идем”

Ул һәрвакыт принципиаль булды. Фикерен курыкмыйча әйтте, демократия өчен тырышты. Үзен яратмаучылар да бардыр. Ничек әле, туры әйткән — туганына ярамаган, диләрме? Әмма Габдулла хәзрәт дан-шөһрәт артыннан кумады, дөреслек, хаклык җиңсен, диде, динне, мөселманнарны җәберләмәсеннәр дип эш итте. Берсеннән дә курыкмый торган, сәясәт белән шөгыльләнүче мулла, диярләр иде аны. Аның белән исәпләшми булдыра алмыйлар, чөнки халык арасында да, дини даирәдә дә абруе зур.

Милли хәрәкәт белән даими эшләүче, аларның сафында булучы мөфтиләрнең берсе ул. Чечняның элекке башлыклары, Борис Березовский, мәрхүм Рим папасы Иоанн Павел, Русия патриархы Алексий, Сергей Шойгу, Анатолий Чубайс һ.б. белән дә очрашканы, сөйләшкәне бар.Һәрберсе аерым бер тарих. Без Татарстанның беренче мөфтие, “Нурулла” мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулланың үткәне, бүгенгесе белән кызыксындык. Туры бәреп сөйләшүче имам быел көз 60 яшен тутырды. 

“УРЫСЛАРНЫҢ ЯШӘҮ РӘВЕШЕН АЛГАНБЫЗ“
 
— Габдулла хәзрәт, элек бик актив идегез. Милли, иҗтимагый хәрәкәттә дә алгы сафта булдыгыз, республиканың дини тормышында да кайнадыгыз. Ә хәзер ишетелмисез. Нәрсә бу? Койрыкны кыстылармы, берни үзгәртеп булмый дип кул селтәүме, әллә картаю билгесеме?
 
— Барысы да бардыр. Мин беркая китмәдем, “Нурулла” мәчетендә хезмәтемне дәвам итәм. Ишетелмәвемнең сәбәпләренә килгәндә, Илдус Фәиз мөфти булган вакытта үз фикеремне әйттем, чөнки дингә карата зур зыян салырга мөмкиннәр иде. Хәзер яңа мөфти эшли, мин тынычландым. Динне якларга кирәк булса, моның өчен башка шәхесләр дә үсеп чыкты. Хәзер инде алар хаклык өчен көрәшәчәк.
 
Милли хәрәкәткә килгәндә, ул — узган этап. Без һәрвакыт бергә булдык, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлеков белән бәйсезлек, дин, тел өчен көрәштек. 1990 елларда милли, дини күтәрелеш вакыты иде. Милли хәрәкәттә дини төсмер юк иде, дини һәм милли хәрәкәтләр бер-берсенә капма-каршы килмәсен дип эш иттек. Шөкер, Фәүзиянең яшәү рәвеше тулысынча дин белән бәйле, ул — исламны, мөселманнарны яклаучы зат, Илдус Әмирхан да намазга басты, мәдрәсәләр ачты, укытты. Хәзер милли хәрәкәт хәлсезләнде, аны шундый итәр өчен тырыштылар, халыкка тәэсире бөтенләй юк. Халык та пассив, ул да кул селтәде. Бездән калмады, халыктан калды.
 
1990 елларда Татарстанда 26 мәчет иде, дини китаплар юк, фотография ясап тараттык, “Мөгаллим сәни”, Коръән китаплары кулдан-кулга йөрде. Әтиләр гает намазларын зиратларга яки ярга барып, качып укый иде. Ә хәзер ничек?! Хөррият бит бер уйласаң! Республикада 1500 мәчет бар, мәдрәсәләр эшли, телевидение, радиода даими дини тапшырулар чыга, дини сәхифәләре булмаган татар газеталары юк.
 
— Дөрес, шартлар да, мөмкинлекләр дә бар, әмма бүген татарлар — Русиядә намазга басмаган сирәк мөселман халыкларының берсе. Нәрсәгә бәйле бу?
 
— Без Русиянең нәкъ уртасында яшибез. Ә Кавказ халкы аерымрак, аулаграк җирдә урнашкан, алар бер телле дини мохиттә тормыш итә. Гомер-гомергә урыска каршы азатлык өчен сугышкан, сак булып яшәгән. Әмма алар арасында да динсезләре бар. Ә без урыслар белән катышып яшибез, аларның яшәү рәвешен алганбыз. Канга сеңгән инде ул. Татарда куркаклык та көчле. Совет заманында да, әле дә баламның карьерасына авырлык килмәсен дип, дини тәрбия, белем бирмәүчеләр шактый. Чечняда мәрхүм Әхмәт Кадыйров үз республикасында Президент булды, аның белән бергә укыдык без. Ул бит, ил башы буларак, җомга намазларын да укытты, вәгазь дә сөйләде, гаетләрдә имам да булды. Һәрвакыт өммәте арасында иде. Халыкка тәэсире көчле булды. Ә бездә гаеттә генә ялтырап китәләр. Район башлыклары арасында ике-өч кеше намаз укый, калганнарын “мөкәммәл мөселманнар” дип әйтергә телем әйләнми.
 
— Шулай да, Рөстәм Миңнеханов гаетләргә йөри торган Президентның беренчесе булды. Түрәләр, милли зыялыларның даими мәчеткә йөрүе, намаз укуы халыкны дингә тартыр өчен файдалы булыр идеме?
 
— Һичшиксез! Зур агайлар белән сөйләшкәнем бар, килегез, йөрегез, дип кыстадым. Халыкка якын булырга кирәк, аларны җиңелрәк аңлаячаксыз, эштә дә кирәге чыгар, дип өндәдем — исәпкә алмадылар. Җәмгыять дини булса, тынычлык күбрәк була иде. Куркалар кебек. Рөстәм Миңнехановның бу адымын хуплыйм. Без аны Минтимер Шәймиевтан көттек. Әмма ул моны эшләмәде. Күп тырышлык куеп, мул табын әзерлә дә, ашамыйча чыгып кит, ди. Шәймиев та шулайрак булды. Республикадагы мәчетләр аның аркасында сафка басты, ул шартлар тудырды. Аның сүзеннән башка бер генә район башлыгы да бу эшне башкармас иде. Ул моңа юл ачты. Әмма бу эшнең, диннең ләззәтен, тәмен тоя алмады. Аның калебенә керә алмыйм. Дингә карата карашны күрсәтергә ярамагандыр, урыслар арасында яшибез бит. Безнең арада төрле мөнәсәбәт булды, авыр сүзләр дә әйтелгәндер, әмма мин аңа рәхмәтле, Казандагы “Кол Шәриф”, Болгардагы “Ак мәчет”не салдырып, безне сөендерде.
 
Юлбашчыларыбыз динле булып, моны яшермәсәләр, тәэсирләре күп булыр иде. Мәчеткә кем йөри? Урта хәлле кешеләр бит. Зыялылар юк. Танылган кешеләр йөрсә, алар артыннан башкалар да иярер иде. Бездә буыннар бәйленеше юк шул, өзелде ул. Динлеләре аз калды. Зыялыларның күбесе атеизм чорында тәрбияләнгән. Үзгәреш булыр, Алла боерса, әмма тиз генә түгел. Имамнар арасында да коллык таралган, хакимият әйтсә — эшли, юк икән, посып утыра. Аумакайлык көчле, аның да фатир аласы, матур машинада җилдерәсе килә, эш хакы югары булсын дип тели. Имам кемгәдер бәйле һәм көчсез икән, халыкка тәэсире шулкадәр генә.
 
“ФӘИЗНЕҢ ИКЕ ЕЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ НИГЕЗНЕ КАКШАТТЫ”
 
— Мөфти булып Камил Сәмигуллин килгәч, тынычландым, дидегез, аның эшеннән канәгатьсез. Хакимият дин, Диния нәзарәте эшенә тыкшынырга тиеш түгел, дигән идегез берничә ел элек. Бу фикердән кайттыгызмы? Мәсәлән, Камил хәзрәт хакимият күрсәткән юнәлештән тайпылмый, дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Рухани тулысынча бәйсез була аламы?
 
— Юктыр. Революциягә кадәр эшләгән мөфтиләрне бай татарлар асраган, ярдәм иткән. Хәзер бу юк. 
 
Беләсезме, барысы да кешенең намусына, иман ныклыгына бәйле. Хөкүмәт тә гел дингә каршы эшләми, зыян китерим әле дип, махсус планнар кормый. Моны Татарстанны исәптә тотып сөйлим. Әмма алар таләп иткән эшнең нинди нәтиҗәгә китерәсен аңлап та бетермәскә мөмкин, чөнки диннең нечкәлекләрен белмиләр. Камил Сәмигуллин зыянлы эшләргә юл куймаска омтыла. Кешеләрне җәберләтмәскә тырыша, барысы белән дә яхшы мөгамәләдә. Җимерелгән бинаны төзекләндерү өчен еллар кирәк, әле барыбер китек яклары була, нигезе какшый. Илдус Фәизнең ике ел эшчәнлеге нигезне какшатты. Хәзер менә шул бинаны төзекләндерү эше бара, ашыктырмагыз, бу — авыр процесс. Фәиз белән аралашмыйм, күптән күргәнем юк. Шәхсән миңа ул зыян салмады, үпкәм юк. Уйлап бетермәгәндер, бәлки, янындагы кешеләр аннан файдаланып, аның куллары белән зыянлы эш башкаргандыр. Ә руханиларның чиновниклар белән вәсвәс килүе Камил хәзрәттән тормый, дини даирәдәге демократиянең җимерелүе, бәйсезлекне югалту аннан күпкә алданрак заманда башланды. Ул беренче булып чиновниклар белән берләшмәде, алардан ярдәм сорамады. Түрәләрдән түгел, вакытында Аллаһтан ярдәм сорарга кирәк иде дә бит, булмады. Гомумән, мин дә, Госман Исхакый эшләгән чор да башка иде, хәзер чагыштыру да авыр.
 
“УРАМ МАЛАЕ МИН”
 
— Татар руханилары арасында “клановость” бармы? Бер-берсенә көндәш булса да, шул ук Равил Гайнетдин белән Тәлгать Таҗетдинны туганлык җепләре бәйли. Алар халык алдында бер, ә үзара икенче мөнәсәбәттә, дигән хис туа. Сез дә күп имамнар, мөфтиләр белән туган. Әмма башкалардан аермалы буларак, барысын да тотып торган көчле бер гаиләгә каршы чыктыгыз. Госман Исхакый хатыныгызның энесе дип тормадыгыз, барысы алдында аны караклыкта гаепләп: “Аны сайламагыз”, — дип зур мөнбәрдән чыгыш ясадыгыз. Моны күпләр хәтерли. Ул гамәлегез өчен үкенәсезме?
 
— “Клановость” бар дип әйтә алмыйм. Мин Тәлгатькә дә, Госманга да туган, әмма алар белән нинди мөнәсәбәттә булганны барысы да белә иде. Ул артистлану түгел. Мин бар нәрсәне ихлас эшлим, хаталансам да, ихласлыктан ул. Сүзләремне белеп сөйләдем һәм ул дөрес булып чыкты. Әйтми булдыра алмадым. Үпкәләделәр, әмма баҗайлар белән яхшы мөгамәләдә калдым.
 
1970 елларда дин белән кызыксынган, аның нигезләрен өйрәнә башлаган яшьләр Казанда 15-20 иде. Мин дә шулар арасында. Үзем Казан малае, әти дә, әни дә гап-гади эшчеләр, заводта хезмәт куйдылар, мин аларның бердәнбер, газиз уллары. Шәһәрнең 37 нче математика мәктәбендә укыдым, аннары энергетика институтына кердем. Урам малае мин. Габделхак исемле туганыбыз бар иде. Аны эшләпә Габделхак дип йөрттеләр, чөнки башында эшләпә, әле үзе бүрекләр дә тегә иде. Ул һөнәргә аннан өйрәнеп калдым, бүрек тегеп, шуларны сатып аякка бастык. Бик зиһенле бабай иде ул, безгә дин нигезләрен өйрәтте. Ул “Мәрҗани”дә мөтәвәллият әгъзасы да. Рәшидә абыстай өендә яшьләрне укыталар дип ишеттек, аның аркылы мин дә шунда эләктем. Казандагы дин белән кызыксынган яшьләр шунда тупланды. Җәен безне Бохарадан ялга кайткан Тәлгать Таҗетдин укыта иде. Шунда хатыным Рәмзия белән таныштым. Казанда бер Исхакый гаиләсендә генә дини кызлар бар иде. Чордашларымның бөтенесе дә Исхакыйлар гаиләсе белән туганлашты. Хатынымнан уңдым, ул миннән күбрәк белә, дини белем ана сөте белән кергән. Ә миндә урам гадәте, тәрбия чамалы. Дини белем алмасам, хатыным Рәмзия очрамаса, язмышым ничек булыр иде, белмим. Дин кешеләренең бергәрәк булуы ике якка да хәерле. Балаларыбыз бергә үсә, бер-берсенә ярдәм итә.
 
“ОНЫГЫМНЫ КОТКАРДЫЛАР” 
 
— Габдулла хәзрәт, оныгыгыз Галиянең чирләвенә күпләр борчылды, катлаулы операция өчен кем ничек булдыра алды, шулай акча җыйды, терелүен теләде. Аның язмышы өчен күпләр борчылды, ярдәм итте. Моны таныш-белешләрем арасындагы сөйләшүләрдән беләм. Галиянең хәле ничек? Балаларыгыз хакында белмибез, алар ни белән шөгыльләнә?
 
— Галия — олы улымның кызы, безнең беренче онык. Бала, оныкның чирләве ата-ана, әби-бабай өчен авыр хәл. Әле, җитмәсә, бу чир җиңә алмаслык, диделәр. Кинәт булды бу. Рамазан аенда көне-төне мәчеттә мин. Соңгы көннәрнең берсендә хатыным: “Галия авырган, хастаханәгә алып киттеләр”, — диде. Икенче көнне төшкә кадәр аның янына бардык. Табиблар, Галиядә рак, аны дәвалап булмый, диде. Аңлыйсызмы, аны коткарып булмый, смеритесь, диделәр. Бала үз аяклары белән килде, бер көн эчендә йөри алмас булды. Галия: “Дәү әти, үләсем килми, яшисем килә”, — дип елады. Йөрәк өзгеч вакыт иде. Киленнең бер танышы, Израиль докторларына күрсәтеп карыйк, диде. Шул ук сәгатьтә шалтыраттык, диагнозны әйттек, алар: “Килегез, кабул итәбез”, — диде. Шул көн алдыннан кызым машинасын саткан иде, бөтен акчасын бирде дә, балалар билет алып, Израильгә чыгып китте. Очкычта баланың хәле авырайган. Табиблар, бер көнгә соңга калган булсагыз, Галия инде очкычка да утыра алмас иде, диде.
 
Көтелмәгән бәла булды ул, Аллаһ безгә сабыр итәргә кушты, бу бер имтихан иде. Ахырын белмәдек, исән каламы, үләме — белмибез. Акчаның бер өлешен халык җыйды, мең рәхмәт барысына да, калганын хөкүмәт бирде, Рөстәм Миңнехановка, Әсгать Сәфәровка Аллаһның рәхмәте яусын. Галияне коткардылар. Оныгыбыз гимназияне алтын медальгә тәмамлады, КФУның филология бүлегенә керде, чит телләр өйрәнә.
 
Безнең кебек, кул сузып акча эзләүчеләр күп. Кызганыч, әмма дәүләтнең сәламәтлек өлкәсенә карашы шундый гына. Битараф алар. Үзләренә кирәк булса, аз гына авырсалар да Германия белән Израильгә очалар. Алар үзләрен кайгырта. Русиянең “Алтын миллион” кешеләре бар, аларны саклыйлар, ә калган 143 миллионга төкереп бирәләр. Хастаханәләргә кереп кара: су буе чират, дәвалау ысуллары юк, гап-гади препарат юклыктан интегәләр. Табибларның хезмәт хакы түбән. Израильдәге табиблардан: “Сездән препарат алып, Казан яки Мәскәүдә эшләтсәк буламы?” — дип сорадык, андагылар: “Сездә ул дәрәҗәдәге табиблар, медицина җиһазлары, шартлар юк. Сез алып кайткан даруны үзегезгә салырлар дигән бернинди гарантия юк бит”, — диделәр. Югары даирәдәгеләр күптән намусларын акчага алыштырган. Алар безне талады, хәерче калдырып, акчабызны кулланып яшиләр. Украина дип шашалар. Миңа кирәкми ул! Кырымга төкереп бирәм. Монда туганмын, шушында яшим, миңа биредә шартлар булдыруларын телим. Үз гаиләм, үз халкым, үз республикам, мондагы кешеләр кадерле.
 
Балаларга килгәндә, Рәмзия белән миңа Аллаһы Тәгалә өч ул, бер кыз бүләк итте. Ильяс, Юныс, Мөхәммәд белән Фирдәвес — барысы да башлы-күзле. Барчасы намазлы. Дүртесе дә югары белем алды. Бөтенесе үз урынын тапты, эшли. Юнысның үз сәүдәсе бар. Унөч оныгыбыз үсә, алар белән мәш киләбез.
 
“11 УМАРТАМ БАР”
 
— Сезне җәй көне шәһәрдә тотып булмый, гел авылда буласыз. Казаннан туеп, авылга качумы бу? Салалар бетә, эш юк, эчәләр, дип әйтәләр. Авылны яшәтәсе иде, диләр, ничек ярдәм итәсе?
 
— Яз-җәйне Теләче районының Урта Мишә авылында уздырабыз. Бу — әнинең туган нигезе. Анда әнинең абыйсы яшәде, балалары кайтмады. Без алардан йортны сатып алдык. Шунда яшибез. 11 умартам бар. Дүртенче ел инде үзебезгә җитәрлек бал аертам. Кечкенә вакытта кайта идек, абыйларның умарталары бар иде. Бабай умарталыкта каравылчы булып эшләгән. Нәселдән инде ул. Миңа бик ошый! Алар белән мәш килергә яратам, умарталарын да үзем ясыйм. Хатыным булыша.
 
Авыллар бетәчәк, урыслар әйтмешли, бу — “необратимый процесс”. Колхозлар бетте, инвесторлар басып алды, барысына да хуҗа булды, авылда эш юк. Бөтен кеше фермер була алмый, техника алыр өчен акча кирәк, эшлим дисә, аны дәүләт кыса, кысмаса, корылык аркасында уңыш җыя алмый. Яшьләр калмый, ә халык картая. 50 хуҗалыктан 5-6 яшь гаилә бар. Күбесе — җәен генә кайтучылар. Ә татарлар шәһәргә китеп эри, тел югала, чөнки теләмәсәк тә, без моны танырга тиеш: Казанда татар мохите юк. Мин ни эшләргә кирәклеген белмим. Элегрәк уйларга кирәк иде, татар телен эштә куллануны мәҗбүри ясамадылар, халыкны шуңа өйрәтмәделәр. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә татар теле юк икән, ата-ана кирәксенми. 11 ел татарча укы да, имтиханны урысча бир. Балалар белән татарча сөйләшергә тырышабыз, ләкин урамда урыс мохите.
 
“ПЕЧӘН БАЗАРЫ” МӘЧЕТЕ БУЛАЧАК”
 
— Рөстәм Миңнеханов, “Нурулла” мәчете исемен “Печән базары”на үзгәртергә кирәк, дигән фикер ычкындырды. Килешәсезме? Заманында ниндидер Нурулла исемле бай акча биргән дә, шул сәбәпле мәчет аның исеме белән аталган, диләр. Бу сүз дөресме?
 
— “Печән базары”на үзгәртергә кирәк, диделәр, без: “Хуп, проблема юк”, — дидек. Документларны тапшырдык, ул “Сенная” булачак. Татарстан Мәдәният министрылыгында теркәлгән документларда “Сенная”, “Юнусовская”, мечеть прихода №7 дип язылган. Аны “Юныс” мәчете дип тә кушып булыр иде, аларның нәсел кешеләре килеп тәкъдим иткән иде, без аңа да каршы бумас идек, әмма “Сенная” дип исем биреләчәк.
 
1990 елларда аны төзекләндерер өчен бер кеше акча бирде. Анысы хак. Мәчеткә исем кушарга кирәк иде, “Печән базары” мәчете дигәнне чит илләргә дә аңлатып булмый, үзебезнекеләр дә: “Монда хәзер печән юк бит!” — ди иде. Уйлап йөргәндә акча белән ярдәм иткән кардәш туганымның исеме Нурулла дип әйтте, Аллаһның нуры дигәнне аңлата, шуны кушарга була, диде. Бик матур исем дип таптык, шулай атарбыз, дидек. Әгәр Әлфред, Марсель, Динар дип тәкъдим итсәләр, баш тартыр идем. Ә монысы туры килә иде. Ул кеше акчаны капчык белән алып килмәде, ремонтка кергән акчаның 40 тан бер өлеше аныкы булды, без бары тик ул тәкъдим иткән исемне ошаттык.
 
— Габдулла хәзрәт, Сезгә 60 яшь, бу пенсиягә чыга торган вакыт. Нишләргә җыенасыз? Түгәрәк саннарны тутырган кеше, гадәттә, узган гомеренә нәтиҗә ясый, шатлыклы вакыйгалар, хаталануларын искә төшерә.
 
— Миннән өлкәнрәк имамнар да бар бит әле, каршы килмәсәгез, эшләргә исәп. Ә, “Нурулла”дан кит, дисәләр, урын дәгъвалап, тавыш чыгарып йөрмәм. Мине алыштырырдай имамнар бар.
 
Мин дә, башкалар да иртәгә ни булачагын белмибез. 60 яшь тулганчы гомер бар әле, дип уйлый идем. 60 ка якынлашкач, тагын күпме яшәргә калды икән, дигән уй керә башлады. 70 тән соң машинага утырып булмый, кеше карамагында буласың дип үзеңне чикли башлыйсың. Хыяллар да юк түгел бит әле! Аларны тормышка ашырыр өчен вакыт бар бит, булыр әле, дип гел кичектерәбез. Ә гомер уза икән. Барысына да җитешәсе килә, күрәсе килгән кешене күреп сөйләшәсе иде, гафу сорау мөһим. Калган гомернең кадерен беләсе, рәхәтен күрәсе иде. Оныкларым белән гөмбәгә йөрибез. Ике сәгать эчендә өч чиләк җыйдык. Балыкка да барасы килә алар белән, мөмкинлек кенә таба алмыйлар. 
 
Вакытның кадерен белә башладым. Үлем ерак түгел, ул якынлаша. Нәрсә белән барам, букчамда ниләр бар? Калган кыска гомердә дә әҗер-саваплар санын арттырасы иде. Хыялым бар: мәчет саласым килә. Аны Африкада төзиячәкмен, чөнки ул арзанга төшә. Мөмкинлегем шуңа гына җитәчәк. Кем мәчет сала, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә сарай әзерләп куячак, дип әйтелгән. Булган акчам Татарстанда мәчет салырга җитми. Монда гыйбадәтханәләр болай да күп, алар буш тора. Авылыбызда ялт иткән мәчет бар, аны байлар салды. Мондый көнне мәчеттә имам берүзе намаз укый, җомгага 3-4 кеше җыела. Ә мәчет 150 кешене сыйдыра ала. Уйладым да, салган очракта та кадере булмаячак, йозаклы мәчет булуын теләмим, дидем. Африкада хәтта 5 мең долларга Аллаһ йортын күтәреп була. Анда халык йөриячәк. Икенче хыялым — шундагы мөселманнар авылында кое казу, Африкада суга интегәләр. Бу эшкә 1 мең доллар акча кирәк.
 
Тормышымнан канәгатьмен. Хатыныма рәхмәтлемен, балаларым өчен шатланам. Артык шатланган вакытым да, нык үкенечле вакыйгалар да булмады кебек. Шөкер, тормыш уртача барды.
 

Римма ӘБДРӘШИТОВА.
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»