поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2014 Мәдәният

Нияз Игъламов лекция-бәхәс үткәрәчәк

1 октябрьдә 19.00 “Смена” Заман мәдәният үзәгендә “Шекспир геройлары бүгенге заманда: сәяси һәм психологик аллюзиялар” – дигән темага лекция-бәхәс үтәчәк. Лекциянең алып баручысы – Камал Театрының әдәби бүлек мөдире, Россиядә танылган театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” сайлап алу комиссиясе әгъзасы Нияз Игъламов.

Билгеле булганча, 2014 елны бөтен дөньяда бөек драматург, легендарь классик Уильям Шекспирның 450 еллыгы билгеләнеп үтелә. Камал Театры да бу вакыйгадан читтә кала алмады. Яңа 109 сезонда театрның кече сәхнәсендә Шекспирның иң кырыс һәм аяусыз пьесаларыннан берсе булган - “Ричард III” спектакленең премьерасы була. Режиссеры – танылган драматург, яшь режиссер Илгиз Зәйниев.

Премьера алдыннан театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов: “Ни өчен Шекспир пьесалары һаман да актуаль, ә бүгенге көндә – бигрәк тә?” – дигән сорау күтәрде.

"Шекспир бер төркем персонажлар катнашындагы 37 пьеса язган: "сәяси", трагедияләр, хроникалар. Кемнәр соң аның геройлары? Нигә театрлар гасырлар аша кабат-кабат аңа мөрәҗәгать итә?
Моңа кадәрге тарихи дәверләрдә Шекспир геройларын психологик типлар дип атарга мөмкин булса, бүгенге көндә безгә типлар гына очрап калмый, ә дөнья сәяси аренасында танырга мөмкин булган конкрет персонажлар – билгеле булачак шәхесләр гәүдәләнә", – дип сөйли тәнкыйтьче.

1 октябрьдә 19.00 “Смена” Заман мәдәният үзәгендә булачак Нияз Игъламов лекциясе “Бүгенге заманда Шекспир геройлары” дигән темага багышланачак. Игъламов драматург хакында гына сөйләп калмыйча, XVI гасыр Шекспир геройлары һәм XXI гасыр сәясәтчеләре арасында туры параллельләр үткәрәчәк.

Әлеге Лекция драматург хакында тагын да күбрәк мәгълүмат белергә, Шекспир сюжетларының хәйләсенә төшенергә һәм, шулай ук, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә бөтенләй башка күзлектән карарга ярдәм итәчәк.

Белешмә өчен:
Нияз Игъламов - 2008 елдан башлап Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире, “Алтын битлек” Бөтенроссия театраль премия-фестивале эксперт советы әгъзасы, театр тәнкыйтьчесе, Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек советы әгъзасы. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»