|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2014 Җәмгыять
Күңелең киң булса, кече өй дә зураяАктаныш районының Бикчәнтәй авылында яшәүче Айгөл һәм Зиннур Хисамовлар гаиләсенең тарихы белән танышкач, шактый вакыт аңыма килә алмыйча йөрдем. Гаиләдә ничә төрле бала һәм ничә төрле язмыш... Айгөл – тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Шәһәр кызы булса да, кечкенәдән бар эшнең дә тәртибенә өйрәнгән. Ике энесенә олы таяныч, әти-әнисенә булышчы булган. Кияүгә чыгып яши башлагач, улы Фазыл белән кызы Миләүшә туган. Ләкин тормышлары җайлашып китә алмыйча, ире белән юллары аерылган. Зиннурның да беренче никахы уңышлы булмаган. Минзәлә районында яшәүче, бер яшьлек улы булган Фаизәгә өйләнә ул. Уртак балалары – кызлары Энҗе туа. Матур гына яшәп ятканда, Фаизә эчә башлый. Зиннур моның белән килешә алмый, аерылышырга мәҗбүр була. Кызы әнисе белән яшәп кала. Баштарак Зиннур кызы янына барып йөрсә, соңыннан Фаизә аларның аралашуларына каршы төшә, шулай итеп ара өзелә.
Язмыш Айгөл белән Зиннурны очраштыра. Сигез ел элек алар гаилә корып яши башлый. Зиннур Айгөлнең балаларын үзенекедәй кабул итә. Бер елдан – уртак балалары Булат, дүрт елдан Әмирләре туа. Зиннур кызы Энҗене кунакка алып кайткалый. Балалар үзара дустанә мөнәсәбәттә аралаша. Айгөл дә Энҗегә караңгы чырай күрсәтми. Фаизә Зиннурны Энҗе белән аралашудан тыйгач, әти кешенең йөрәге өзгәләнә. “Минзәлә ягына шабашкага барырга туры килде. Шунда Фаизәнең, печән өстеннән егылып төшеп, умыртка баганасына зыян килгәнлеген ишеттем. Урын өстендә генә ята, диделәр. Авыр хәлдә булгач, балаларын кем карый икән, Энҗе нишли икән, дип хәлләрен белергә бардым. Балалар берсе дә өйдә юк иде. Миңа: “Балалар җәйге лагерьда”, – диделәр, дип сөйли Зиннур. “Без үзебез шәһәрдә торсак та, балаларга бераз ярдәмебез тияр дип, апрель ахырларында авылга кайтабыз да октябрьдә генә кире Түбән Камага кайтып китәбез, – дип сүзгә кушылды Айгөлнең әнисе Рәмилә апа. – Нәкъ шул вакытларда Миләүшәнең тешен дәвалатырга Пучыга барган идек. Шунда Зиннурның тормышын белүчеләр кызының приютка эләккәнлеген хәбәр иттеләр. Юл буе уйланып кайттым да: “Менә дүрт балагыз. Аларга дүрт тәлинкәгә дүрт чүмеч аш бүлгәндә, бишенчесенә дә табарсыз, җитмәсә, су салып сыеклап булса да җиткерерсез. Бала приютка эләккән, ул анда яшәргә тиеш түгел, кияү, ул – синең каның бит”, – дидем. Кияү: “Рәхмәт, әби”, – диде”.
Шулай итеп, Энҗе яңа гаиләдә яши башлый. Абыйсы Фернандо приюттан качып кайтып, әнисен карый. Чөнки Фаизә ятим үскәнлектән, аның беркеме дә булмый. Хәле авырайган Фаизәнең көннәре санаулы калганны аңлап, Зиннурлар ике-өч көн саен аның янына барып йөриләр. Энҗене дә әнисенә күрсәтеп калырга телиләр. Айгөл авыртудан ыңгырашып яткан Фаизәнең чи яраларын бәйли. Алар килмәгән көннәрдә бу эшне Фернандо башкара. Аны кызганып, өлкәннәрнең үзәкләре өзгәләнә. Җыелып барып, кәфенлекләренә тикле үзләре алып, бөтен йолаларын туры китереп, Фаизәне дә алар җирли. Кеше булмагач, юуын да үзе башкара Айгөл.
Көннәр әкренләп уза тора. Тик өлкәннәр күңеленнән Фернандо чыкмый. Ул бала приютта нишли икән, дигән сорау миләрен бораулый. Өстәвенә аның әнисен җирләгәндә “мин приютта сагынып үләрмен инде” дигән сүзләре һәрчак колак төбендә яңгырап тора. Энҗе дә абыйсын сагына.
“Айгөл, әни, мин ул баланы жәлләп үләм инде, дигәч, гаиләдә бөтенебез бергә җыелып киңәшләштек тә, алып кайтырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, улларым да кулдан килгән кадәр ярдәм итәрбез, иң мөһиме – үзе тәртипле булсын диделәр”, – ди Рәмилә апа. Узган елның ноябрь аенда Фернандоны алып кайталар. Мәктәпкә укырга бирәләр. Гаилә тагын ишәя.
Бүген әлеге гаилә тырыш кырмыскалардай дөнья көтә. Балаларның күзләрендә киләчәккә өмет чаткылары ялтырый. “Олы улыбыз Фазыл хәзер читтә инде, эшли. Калган бишесе яныбызда. Иң элек бөтенесе дә ал да гөл булды дисәм, берәү дә ышанмас. Энҗене Зиннур элек тә кунакка алып кайтыштыра иде. Ул безгә тиз ияләнде. Ә менә Фернандо белән авыррак булды. Алып кайткач, башта бер айлап сөйләшмәде дә. Мөгаен, әнисен бик нык сагынгандыр. Шуннан әкренләп ачылды. Хәзер, Аллага шөкер, гел елмаеп кына тора”, – ди Айгөл. “Балаларның берсен дә аермыйбыз. Аларны хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз, – дип сүзгә кушылды Зиннур. – Фернандо белән Булат маллар карарга булыша. Су эчертү, ашарга салу шуларга йөкләнгән. Фернандоның кулы техникага ятып тора. Ватылган телефон, велосипед кебек әйберләрне төзәтә. Булат, полицейский булам, ди. Әйбере ватылса, абый, рәтлә әле, дип Фернандога тоттыра. Дүрт яшьлек Әмир дә техникага тартыла. Гел Фернандо тирәсендә бөтерелә. Энҗе белән Миләүшә бакчадагы түтәлләрне карыйлар”.
Дәү әниләре Рәмилә апа – балаларның сердәше. Ул аларның холык-фигыльләрен белеп бетергән инде. Күз карашларыннан ук аңлый.
– Язга таба Фернандо боегып йөри башлады. Чакырып алдым да: ”Нәрсә булды, улым, нигә боегып йөрисең?” – дидем. Ул: ”Әнине сагынам бугай мин”, – ди. Ярар, мин сезне алып барып кайтырмын, дидем. Көтү чираты үткәч, Энҗене дә алып, Минзәләгә киттек. Өйләренә дә кереп чыктылар, зиратка да алып бардым. Шуннан сагынулары басылды. Иң мөһиме – балаларны хөрмәт итәргә кирәк, – ди ул.
Әлеге гаилә бүген яңа йорт төзү белән мәшгуль. Түбәсен япканнар инде. Калган эшләрен төгәлләү өчен авыл җирендә яшәүчеләргә кагылышлы махсус программа буенча акча кайтканны көтәләр. Яңа өйгә күчүне балалар да түземсезләнеп көтә. Чөнки хәзер яши торган өйләре кечкенә. Ә яңа өйдә һәркемгә урын иркен булачак. Өстәвенә бу гаилә тагын бер бәби көтә.
– Хисамовларның тырышлыгына, уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел. Алардагы кебек олы йөрәк бөтен кешедә дә булса, ятимнәр булмас та иде, – ди районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова.
Рузилә ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|