поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
28.03.2009 Интернет

BULMAS.RUГА БУЛГАН ХӘЛЛӘР ЯЗЫЛАМЫ?

Bulmas.ru Интернетта татар телендә эшләүче иң популяр сайтларның берсе. Нинди сайт соң ул? Нинди максаттан чыгып эшләнгән? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләп, мин бу сайтка нигез салучы Рузил Шамил улы Мөһетдиновка мөрәҗәгать иттем.

- Bulmas.ru татар эстрадасына кагылышлы сайтларның берсе буларак ачылды. Сайт “йолдызлар” турындагы мәгълүматны берләштерү һәм аларны күрсәтә алу максатыннан эшләнде. Аның башка сайтлардан аермасы шунда: ул халыкка “сары мәгълүмат” кебек хезмәт итә. Ни өченме?

 

Беренчедән, бүгенге яшьләрнең йолдызлар турында күбрәк беләсе, алар тормышы белән хәбәрдар булып торасы килә.

 

Икенчедән, бездә папараци, ягъни йолдызлар турындагы мәгълүматны курыкмыйча күрсәтә алу, гомумән, юк.

 

Өченчедән, сайтта яңалык кына белеп калмыйсың, хәбәргә карата үз фикереңне әйтү мөмкинлеге дә бар. Әмма шуны онытмаска кирәк: сайтта язылган сүзләрнең барысы да дөрескә туры килә дигән сүз түгел.

 

– Димәк, сайтта ялган мәгълүматлар булганга, проектның исеме дә Bulmas.ru дип атала.

 

– Әйе, нәкъ менә дөрес булмаган мәгълүматлар, гайбәт тупланганга күрә, сайтның исеме дә туры китереп сайланды.

 

– Әлеге сайт кемнәргә хезмәт күрсәтә?

 

– Bulmas.ru, әлбәттә, иң элек татар яшьләре өчен эшләнгән проект. Бер көнгә сайтка якынча 1030 кеше керә. Гадәттә, күпчелекне Казан яшьләре тәшкил итә. Шулай ук Русия, Норвегия, АКШ, Германия, Кытай, Украина һ.б. ил егет-кызлары да сайт ишекләрен ача. Аның өлкәннәр өчен дә файдалы ягы бар – монда меңнән артык җыр сүзләре тупланмасы урын алган.

 

– Рузил, Bulmas.ruда нинди бүлекләр эшләп килә?

 

– Әлеге сайтны ачуга, иң элек, сине яңалыклар каршы ала. Аның асылы да шул: бүлеккә кызыклы хәбәрләрне кем тели, шул куя. Форумга тукталып үтсәк, син анда кереп,“йолдызлар” турында белгән серләреңне рәхәтләнеп чишә, гайбәт тарата аласың. Чөнки монда кешенең кем икәнен берәү дә белми. Шулай ук сайтта татар җыр сүзләре белән бергә дискотекалардан фотолар эленгән. Һәм инде яшьләрнең үз иткән Bulmas.ru чаты эшли.

 

– Чат турында да әйтеп үтик әле...

 

– Бу чат башка бүлекләрдән бәйсез булып яши. Чатта теләсә кем үзенә исем табып керә һәм теләгәнчә аралаша ала. Ягъни монда “йолдызлар”ны “теш пастасы белән агартырга” да, кызыксынган сорауларыңа яңа танышлар аша җавап табарга да, фикер алышырга да мөмкин. Чатта утырган егет-кызлар шулкадәр аралашып, дуслашкан ки, үзара сөйләшеп, якыннан танышу-очрашулар уздыралар, дискотекаларга баралар, күңел ачалар.

 

– Кайчакта чатта сүгенү, җырчылар турында ямьсез сүзләр дә күренгәли. Дәгъва белдерүчеләр бармы?

 

– Әйе, кызганыч, чатта сүгенү сүзләре дә очраштыргалый. Без аны “фильтрларга” тырышабыз, ә начар сүзләр ычкындыручыларга кисәтү ясыйбыз. Әгәр инде чатта утыручы кисәтүләрне тыңламыйча, һаман да тәртипсезләнсә, аны чатка берникадәр вакытка кертми дә алабыз. Ә инде дәгъва белдерүчеләргә килгәндә, дөрес сүзгә ачу чыга, ялганыннан көләсе килә дигәндәй, Bulmas.ruның “сары матбугат” икәнен истән чыгармау зарур.

 

– Bulmas.ru нинди планнар белән яна икән?

 

– Әйтеп үтәргә кирәк: иң беренче чиратта, Bulmas.ruда җитәкчелектә үзгәреш көтелә. Шулай ук киләчәктә сайттан җырлар алу мөмкинлеге дә күздә тотыла.

 

– Сайтны кулланучыларга теләкләрегез нинди?

 

– Татарча эшләүче Bulmas.ru сайтына керегез, яраткан “йолдызлар”ыгыз турында гайбәтләр укыгыз. Ләкин... сайтта язылган сүзләрнең дөрес үк булып бетмәгәнлеген онытмагыз.

 

...Күптән түгел Bulmas.ru чатында 4 сәгать чамасы утырдым. Шул вакыт аралыгында 160тан артык кеше керде. 2500дән күбрәк хәбәр яуды. Кемдер бер җырчыны сүкте, кайсыдыр үзенә яңа дус тапты, кайберәүләр чатның алдагы очрашуына барырга сүз куешты. Кыскасы, вакыт уздырасың, берәр “йолдыз” гайбәтен сатасың, яңа танышлар булдырасың килсә, Bulmas.ru сайтына рәхим ит.

 

Наил Зыятдинов фотосы.

 

Илүзә ШӘРИПОВА
Безнең гәҗит
№ 12 | 25.03.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы