• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 21 Октябрь
  • Илдус Зиннуров - режиссер
  • Рауза Әхмәрова - актриса
  • Раил Шәмсуаров - актер
  • Фәйзи Гаскәров (1912-1984) - хореограф
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
 
 

 
Архив
 
23.09.2014 Җәмгыять

Татар зираты ни хәлдә?

Без Рәмис Латыйпов белән ниндидер әйләнеч юллар белән Казанның Яңа бистә татар зиратына китеп барабыз. Төп капка янына барасы урынга, башта зиратның бер читтәге ишеге янына килеп туктадык. Ишек янәшәсенә кемдер зәңгәр буяу белән зур итеп: «Рустем Зарипов, с юбилеем» дип язып куйган. Мондый ишектән керү нигәдер күңелгә ятып бетмәгәнгә күрә, ары киттек. Кем ул Рөстәм Зарипов? Кем аны зират коймасына язып котлаган? Бу сораулар җавапсыз калды.

Татар зиратында – татар тарихы

Тукай бабай да ята торган, Казанның иң данлыклы зираты шушы бугай. Әле моннан берничә ел элек кенә язучы Шаһинур ага Мостафин белән  зират аллеяләреннән Мөдәррис Әгъләм каберен эзләп йөргән хәтердә. Ул чакта аның каберендә таш юк,  исеме язылган такта гына эленеп тора иде әле. Хәзер Язучылар берлеге таш куйдырган диләр. Туфан абыйны җирләгәндә дә  килгән идек. Аннан бер тапкыр махсус Тукай каберенә бардык. Шуннан ары бүтән килгән дә булмаган икән ләбаса бу зиратка!?
 
Википедия бу зират турында: «Казанның Яңа Татар бистәсе зираты – XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират. Яңа Татар бистәсе Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында һәм аларның мәчетләрен җимергәндә җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә», – дип яза. Зират капкасына исә ул 1728 елда ачылган дип язылган. Бүген татар халкының бик күп мәшһүр уллары вә кызлары күмелгән әлеге зират 26 гектар ярым мәйданны били, имеш.
 
Мин капкадан кереп башны уңга-сулга боргалаганчы, Рәмис каядыр китеп югалырга да өлгерде. Каберләр, каберләр, каберләр. Сурәттән тере чагындагы кебек Шамил  Закиров карап тора. Алар Туфан ага белән янәшә икән. Аллеянең аларга каршы ягында легендар Советлар Союзы герое Мәгубә Сыртланова, шунда ук Габдулла ага Шамуков, Фатыйма Ильская һәм тагын әллә күпме таныш һәм таныш булмаган исемнәр. Татарның тарихы ята икән ич монда. Мин кабер ташлары арасында яшәү һәм үлем турында борчылыбрак уйланып йөргәндә, агач арасыннан, бер картны ияртеп, Рәмис килеп чыкты. Рәмис Минвәли абзыйдан монда күмелер өчен күпме акча кирәге турында сораша иде. Бу зиратка җирләнүнең технологиясе һәм таксалары артык кызыксындырмаганга, болардан бик калмыйча гына каберләр арасыннан киттем. Тарихта  бу зират татарларны чукындыруга шактый тырышлык куйган Лука Канашевич (Аксак Каратун), Казанда чыккан янгынны татарларга сылтап, аларны Иске татар бистәсеннән сазлыклы шушы урынга күчергәч барлыкка килгән дип санала. Шул еллардан бирле, Казанда яшәүче татарлар нигездә шушында күмелеп барган дип исәпләнә. Әлбәттә, биредә җирләнгән  билгеле шәхесләр Шиһабетдин Мәрҗани (1889), Каюм Насыйри (1902), Габдулла Тукай (1913), Фатих Әмирхан (1926), Салих Сәйдәшев (1954), Җәүдәт Фәйзи (1973), Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1974), Габдрахман Әпсәләмов (1979), Сара Садыйкова (1986), Бакый Урманче (1990), Нәкый Исәнбәт (1992), Гомәр Бәширов (1999), Әмирхан Еники (2000) һәм башкаларның каберләре билгеле. Билгеле булмаганнары күпме икән?!
 
Элек монда футбол кыры иде
 
– Бүгенге төп капкадан кергән урыннар алтмышынчы елларга кадәр   бушлык иде, без анда футбол уйный идек, – дип сөйли  тумышы белән Лаеш районының Хәерби авылы кешесе булган Минвәли абзый, – шул елларда гына күмә башладылар бу җирләргә. Сугыш елларында монда «беглый»лар качып ятканын да, аларның зират территориясе аша эштән кайткан яки үтеп йөргән кешеләрне талаштыргалаганнарын да, ул качкыннарны солдатларның ата-ата куганнарын да кичә генә булгандай итеп сөйли ул.
 
Татар зираты дип аталса да, монда урыслар да, яһүдләр дә күмелгән каберләр күп очрый. Яңа бистә татар зираты рәсми рәвештә тулган дип  санала. Гаилә өчен алынган урыннар булса гына күмәләр, имеш, монда. Ләкин карап, анализлап йөрсәң, башкарак та фикер туа. Хәер, тоташ гаиләләр күмелгән каберлекләр дә шактый монда. Иң аянычы – кемнедер кем өстенәдер күмү очраклары да күренә бугай. Һәрхәлдә, иске һәм яңа кабер ташларының торышы шуны күрсәтә. Мәет өстенә зур ташбилге кую борынгы Тәңрече бабаларыбыз чорыннан ук килә ул. Әле дә иксез-чиксез далаларда балбаллар яки, башкача әйткәндә, Сынташ, Тораташ дип аталган йөзләрчә шундый билгеләр бар. Ә бит бу әле аларны меңәрләп юк итүгә карамастан сакланганнары гына. Яңа бистә зиратында да нәкъ кеше сынына охшатып, ягъни гәүдәсе, башы билгеләнгән берничә таш күреп исем китте. Татар борынгы традицияләрен тиз онытмый шул ул. Аннан бик күп кабер ташларында кеше сурәтләре, кеше фотолары. Болары да дин буенча бик үк хупланмый бугай, тик мәрхүмнең йөзен күрү – барыбер килешле. Зират уртасында тулы бер кеше һәйкәле тора.
 
– Мөселман чегән кешесенеке ул, – дип аңлатты аны Минвәли абзый. –  Алар шактый монда. Менә бу да чегән хатыны кабере. 13 баласы булган.
 
Татар зираты дигәнебез гел татарныкы гына түгел икән шул. Зират уртасында түгәрәк бер буш урын.
 
– Монысын бик зур кешегә саклыйлар бугай, –диде абзый. Шул түгәрәк урын янәшәсендә генә Казан кирмәнендә археологик эзләнүләр вакытында чыккан, Казанны яклаганда һәлак булган татарларныкы дип исәпләнгән сөякләр күмелгән һәм кабер формасы ясап куелган. Кем белгән инде ул сөякләрнең кемнәрнеке икәнен. Шулай булган очракта да, Казанны яклаучылар күмелгән кабер янәшәдәге гади каберләр янында кечкенә генә булып тора. Нишләтәсең – татар язмышы...
 
Тукай янына килеп җиттек. Һәр татар кешесе килеп баш иярлек мәһабәт кабер. Кызык, аның иске кабер ташы кайларда икән хәзер? Тукай кабере артында Марсель Сәлимҗанов кабере.
 
– Элек бар шартын китереп, бер дә җитмешкә казып күмә идек, – Минвәли абый сөйли дә сөйли. – Мәрхүм Хәнәфи абзый бар иде. Ләхет алгач, үзе шунда кереп ята иде дә – булган бу, егетләр, дия иде. Хәзер алай тирән казып маташмыйлар. Бер дә илле генә. Ләхет алучы да сирәк. Уртага чокыр казыйлар да, шуны такта белән каплыйлар.
 
Син кем әле?
 
Кысан тоелды миңа зиратта. Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Роберт абый Әхмәтҗанов каберләрен дә күргәч, тизрәк чыгасы килә башлады моннан. Җитмәсә, агач арасыннан этләр өргәне дә ишетелә башлагач, мин чыгу юлына ашыктым. Рәмис фотоаппарат  тотып агач арасына чумды. Инде чыгып җиттем дигәндә генә, минем юлны олырак яшьтәге бер апа бүлде.
 
– Слушай, беләм бит мин сине, – диде ул, кулындагы ике тулы чиләген җиргә куеп. – Кем әле син?
 
Апа Асия исемле икән. Ул миңа кызып-кызып милләтне саклау юллары, катнаш никахлар, нефть сатып баеган чиновниклар турында сөйли башлады.  
 
– Эшлик инде берәр нәрсә, кем соң әле син, бетә бит милләт.
 
Зират уртасында милләт өчен берни дә эшли алмаячагымны, башым авыртуын аңлатырга тырышсам да, апа аңларга теләмәде.
 
– Ничек инде, үзе мулла,  ә хатыны марҗа?!  – дип пышылдады ул мин һич белмәгән ниндидер  бәндә турында. – Куда это годиться?!
 
– Никуда, әлбәттә, – дидем мин, ризалашудан бигрәк ападан котылырга теләп. Ярый әле мине Рәмис коткарды – машинасының ачкычын бирде дә чыгу ягына этәрде. Чыгып капка төбенә утырдым да, тәмәке көйрәтеп, Рәмисне көтә башладым. Капкадан чыккач, баш авыртуы да бетте үзе...
 
Ярый, мин күргәннәрне яздым бугай, хәзер эстафетаны Рәмис Латыйповка бирик.
 
 
* * *
 
Татар зиратына килгәннәрне «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дигән язу каршы ала. Саф татарча язып куйганнар, ни галәмәт, урысчасы юк. Исән чагында татар татарча язуга тилмереп яшәсә дә, ичмасам, күмелергә кергәндә, татарча гына язулы йортка керәсең икән. Кафе атамасын татарча язсак, кеше кермәс дип курка бит татар, каберстанга татарча язганга карап, зиратны таба алмыйча тилмереп йөргән кешеләр дә юк дип беләм. Исәннәр үлгәннәрдән үрнәк алырлык заман җиткән, күрәсең...
 
Татар зиратының биниһая биек коймасын күргәч, гаҗәпләнеп куясың – зират коймасын нигә шундый зур итеп ясадылар икән? Эчтәгеләр барыбер тышка чыга алмый, тыштагыларның эчкә бер дә керәсе килеп тормый бит.
 
«Кабер урынымны саклыйм»
 
Татар зираты капкасы янындагы каберләр фәләнчә йөз еллардан соң да монда кем күмелгәне аңлашылырлык итеп ясалган. Монда язучылар, түрәләр, фән эшлеклеләре, башка танылган кешеләр. Иң беренче күзгә ташланганы – Миркасыйм Госмановныкы, Казан меңьеллыгының идеологы. Монысы Совет районы башлыгы Альберт Камалиев. Кемнәрдер күмелгәч тә тыйнак булып калган. Мирсәй Әмирне, мәсәлән, «язучы» дип кенә язып куйганнар. Ә исеме исән чагында да бик билгеле булмаган бер иҗат әһеленең  кабер ташына җырлар исемлеге язып куйганнар. Ул тезелеп киткән җырлар исемлегеннән бер-икесен генә искә төшерә алдым, калганнары, күрәсең, шушы җыр авторы белән бергә бакыйлыкка күчкән. Кайбер шагыйрьләр кебек мәңгелек әсәрләр иҗат итәргә омтылмаган Илфактан: «Бу җырларны беләсеңме?» – дип сорадым. Ул берсен дә белми булып чыкты.
 
Каберләр арасыннан таякка таянган бер карт килеп чыкты. Йөзләре мөлаем, теләкләрне чынга ашыра торган Хозыр Ильяс дип торсам, зират янында гомер итүче, чыгышы белән Лаеш районы Хәерби авылыннан Минвәли бабай булып чыкты. «Үземнең кабер урынымны саклыйм», – дип аңлатты ул үзенең кабер арасында йөргәнен.
 
 – Кабер урынын да урлыйлармы әллә? – дип сорадым, тәмам гаҗәпләнеп. Бабай дөньяны белмәгән без беркатлылардан кеткелдәп көлде:
 
– Карап тормасаң, тоталар да берәрсен күмәләр дә куялар!
 
Бабай инде әтисе күмелгән чакта ук бөтен гаилә әгъзаларына урын алып куйган булган, атна саен килеп, үзенең мәңгелек йортының сакланышын тикшереп китә икән. Рәсми рәвештә зират ябылган санала. Монда күмелер өчен ике шартка җавап бирергә кирәк – яки бик даһи кеше буласың, ул очракта юл читеннән булса да юк урынны бар итеп, урын табалар. Яки инде монда берәр туганың булсын, ул очракта, туганың өстенә күмәләр дә куялар. Минвәли бабайның да шулай,  хатыны һәм хатынының әтисе бер кабергә күмелгән. Кабер өстендә ике язу – берсе астарак, берсе өстәрәк.
 
– Кабер казыганда сөякләре чыга икән, шуны яңа күмелгән кешенең аяк очына куялар, – дип аңлатты бабай. – Минем сине кайдадыр күргәнем бар, – дип шикләнеп текәлде Минвәли бабай Илфакка. – Кем син?
 
Менә бит, даһи булгач, ничек күңелле, димәк, Илфакның да бу зиратка күмелергә шанслары бар дигән сүз!
 
Робинзоннар, Вартаннар...
 
«Татарда нинди исемнәр бар» дигән темага язарга уйласаң, татар зиратына бар. Кемнәр генә юк татарда! Робинзон, Ревдар, Ремир, Гарун, Вартан, Фидель, Махрой... Сандыр.
 
Сатирасы – Сатирәдер инде, әмма кабер ташындагы язуны укыганда басым автомат рәвештә «и» гә төшә. Бэрра. Бэрра – Каюм Насыйриның чыбык очы тиешлесе. Каберләр арасында котырынган этләр ау-аулап чабып йөри, болар эләктереп ашаса, кабер дә казып торасылары булмый инде. Әмма ул котырган этләргә безнең янга килүе бик авыр – бер-берсенә терәлеп торган чардуганнар арасыннан адашмыйча кеше генә түгел, эт тә чыга алмый.
 
Татар шундый саран бит инде, җир кызгана. Авылларда да берсе артына берсе кереп йорт салалар да, ике метр ызан өчен ике күрше еллар буе ызгышып, судлашып яшиләр. Татарның зираты да шул – кабер араларына керәм димә, берсе өстенә берсе өелгәннәр.
Каберлек ул кеше күмеп куелган урын дип кенә карарга ярамый, ул безнең тарих. 26 ярым гектар җирдә татар шәһәрчеге. Халыкның бу урында ничәнче елдан бирле яшәгәнен күрсәтүче әйбер бит каберлек. Тикмәгә генәмени, халыкны юкка чыгарырга теләгән явызлар зиратларга да каныга торган булганнар. Зираты юк икән, халык үзе дә яңа гына яши башлаган килмешәк рәвешендә кала. Мондагы иске кабер ташларын саклыйсы иде дә, нишлисең, татарга бит җир җитми, җир. Искеләрен этеп куеп, биниһая зур яңаларын куясы бар.
 
Төп юлдан барганда чегән скульптурасы булса, 16 нчы юлда чегәннәргә бездән җавап – өч татар егетенең сыны. Безнекеләрнең сыннары чегәннеке кебек үк кеше размерында түгел, әмма безнекеләр креативлык һәм сан белән алдырган. Кабер ташы рәвешендә машинаның алгы өлеше, шуның каршында төрле позаларда өч егет. Автоһәлакәт корбаннары, күрәсең.
 
Илфакның зиратта башы авырту сәбәпле, чыгу юлына борылдык. Зиратта шаулап-биеп күмелгән чираттагы бер танылган чегәннең – Кали Дербишевнаның зур кабер чардуганнарын бер абзый буяп ята. Бу чегәндер инде дип уйлап, зират турында сораштыра башлаган идем, зиратта эшләүче татар агае булып чыкты.
 
– Сез бөтен кабер ташларын да буйыйсызмы? – дип сорыйм.
 
– Мин бит монда эшлим, – ди абзый. – Кабер ташларын тәртиптә тоту безнең эшебез бит!
 
 Менә бит ничек икән монда, дип уйлыйм куанып, бөтен кабер ташларын тәртиптә тоталар икән болар. Шунда күзем чегән кабере янында мескен генә яткан Бибисара каберенә төште. Буялары кубып беткән, күптә-ән монда беркем булмаган...
 
– Монысын да буйыйсызмы аннары?
 
Юк, буямаячаклар икән. Дербишевнаныкы кебек акча түләүчең булса гына буйыйлар...
 
Мин сине мөхтәрәм итәм
 
Мин абзый белән сөйләшеп торганда Илфакны чираттагы фанаты, дөресрәге, фанаткасы эләктереп алды. Казанны яклап шәһит киткән татарлар каберендәге чәчәкләргә су сибәргә барышы икән. Ул сагыз кебек Илфакка ябышты да катнаш никахлар турында сөйли башлады. Муллаларның хатыннары рус милләтеннән булу ошамый икән апага. Бик озак сөйләде Илфакка. «Нишлибез инде, татар бетә бит!» – дип өтәләнде апа. Ни өчен боларны Илфакка сөйләгәнен дә аңлатты: «Мин сезне бик нык мөхтәрәм итәм». Илфак та апаны мөхтәрәм иткәндерме, әмма никтер китәргә ашыкты. Минем апаның кем икәнен беләсем килде, инде алар Илфак белән бик җылы саубуллашып, аерылышып барганда, исемен сорадым. Ханым, чиләкләрен күтәргән килеш, реверанс ясады да, кыланчык тавыш белән:
 
– Әлфия!!! – дип бөтен зиратка сөрән салды.
 
Менә бит ничек хөрмәт итәләр Илфакны! Танылган кеше данын күтәрү авыр шул, танылган башын аска иеп, чыгу юлына атлады Илфак.
 
Зират хакимиятенең ишегалдында иксез-чиксез кабер ташлары. Ясала башлаганнары, әзерләре. Күпме гранит кисәге үзләренең хуҗаларын көтеп ята, уйлап карасаң, эчләрең чымырдап китә. Уйланып барганда, бер абзый чыгып әрли һәм оялта башлады, бу ташларны фотога төшерер алдыннан рөхсәт сорарга кирәк икән.  Безнең нидер язуыбызны да ошатмады абзый.
 
– Сездән башка да безнең зират турында язучылар бар, – диде ул.  Ярар, гафу итәрсез инде, журналист кешенең эше шул, нәрсә күрсә, шуны эләктереп алырга гына тора, яшерер әйберләрегез булса, яшереп куярга кирәк яки инде кергәнче эләктереп алырга кирәк, кергәч түгел... Без киттек, мәңгелек йорт калды. Ни генә әйтсәң дә, татарның мәңгелек йорты башка халыкларныкы кебек түгел инде, күңелләр алышынса да, бу безнеке, бу татарныкы.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7

Илфак ШИҺАПОВ, Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№25 (884316) / 24.09.2014 20:32:03

№24 (884313) / 24.09.2014 20:29:22

Ул ашларны уткэрудэ ин отышлы кеше - мулла. Вэт жыя акчаны!Эзрэк узе олэшсэ дэ ярар иде дэ бит.Эле ашыктыра,имеш, анын тагын башка кешегэ барасы бар...

№23 (884312) / 24.09.2014 20:22:40

әтсәң ни файда сиңа, №20 менэ бит сезнен, динилэрнен башында тагы шул бер уй - акча...(муҗет кешенең, 3 көнгә күмү мәшәкатләре белән, акчасы калмаска мөмкин) Син кил , бушка корэненне укып кит, нигэ акча омет итэсен?

№22 (884309) / 24.09.2014 20:05:33

кыямәт көнендә безгә әйтүче булмады дип әйтәчәксез бит!! алар үз өсләреннән бурычны төшергәннәр.))))
Кыямэт житкэч, кырыгын, жидесен уткэрулэр генэ погода ясамас, анысы.
Э Боек Коч, эйтучелэрнен суззен тынламаганны узе дэ белэчэк. Шуна да, сезнен кисэтулэрегез, Анын тарафыннан исэпкэ алынмый калмаячак. Тынычланыгыз, сезгэ скидка в любом случае булачак!

Жулик саналырга, минем документлар эвеш-тэвеш китергэнем юк, 21!
Сонгы абзасын белэн бик рэхэтлэнеп килешэм!

№21 (884301) / 24.09.2014 19:00:14

диниләр каршы килми,үткәрәсең килсә үткәр. дин белгечләре сезгә бу гамәлләрнең ялгыш,батыл булуын гына кисәтәләр. кыямәт көнендә безгә әйтүче булмады дип әйтәчәксез бит!! алар үз өсләреннән бурычны төшергәннәр.

БУРЫЧ ТӨШЕРӘЛӘР ДИСЕҢ ИНДЕ... ШКУРНИКИ, ҮЗ ШКУРАЛАРЫН КАЙГЫРТАЛАР. Юк проблеманы бар итеп,тавышланып утырмагыз, намазыгызны укыгыз да, башкаларга акыл сатмагыз. Үзеңдә булмаганны сату-жульничество дип атала ул.

№20 (884297) / 24.09.2014 18:18:54

фикер, 3,7,40 числоларында гына түгел,нигә 18,20,35 көннән соң корән укытмаска?! корән укытуда зыян юк.
муҗет кешенең, 3 көнгә күмү мәшәкатләре белән, акчасы калмаска мөмкин! кеше ни әйтер дип бурычка батып 3 укыту, мантыйкка сыймас гамәл,әднәке.
шәригать законнары шуны әйтә!!! шул числоларга гына берекмәскә,җаеңа карап эшләргә куша.

хоть әзрәк булса да өйрәнегез инде ислам законнарын.кем нәрсә әйтә шуңа ышанып кайнап утырмагыз. барыгыз да үзегезне белемле - укыган дисез,үзегезгә укып өйрәнергә, слабо?

№19 (884295) / 24.09.2014 18:00:24

улгэн кешенен 3,7,40ын жыелып Коръэн укуда бернинди начарлык курмим,чрнки менэ шунда куплэрнен кунеленэ иман керергэ момкин.

№18 (884294) / 24.09.2014 17:54:16

Мин дэ эйтим эле:,диниләр каршы килми,үткәрәсең килсә үткәр. дин белгечләре сезгә бу гамәлләрнең ялгыш,батыл булуын гына кисәтәләр. кыямәт көнендә безгә әйтүче булмады дип әйтәчәксез бит!! алар үз өсләреннән бурычны төшергәннәр.

сез үз ихтиарыгызда,үтисезме үтәмисезме ихтиарыгыз.

нигә юк проблеманы бар итеп,тавышланып утырасыз?
җаны теләгән җылан ите ашаган...

иманлы,чын күңленнән Аллаһегә ышанган кеше,үз юлыннан бара!!!

сездәй сарыклар гына кемгәдер ияреп йөри...

№17 (884290) / 24.09.2014 16:57:29

Элфия исемле ханым кем булып чыккан ул Илфакка? анлап бетермэдем

№16 (884279) / 24.09.2014 13:10:29

шулайдыр, 3,7,40 гы ТАТАР халкынын бик борынгыдан килгэн, якыннарынын кайгысын уртаклашу очен булган гореф-гадэте ул. Ислам кабул ителгэч, мулла-монтагайлар да шуна йори башлаган. Дин белэн гореф-гадэтне бутау ярамый. Сабантуй, кайгы уртаклашу, ярдэмлэшу ише гадэткэ каршы килуче динилэргэ ТАТАР халкы арасында урын юк. Энэ Фэузиягез артыннан китегез.

№15 (884275) / 24.09.2014 12:47:19

бездә берәү әйтә иде:
исән чакта кайтып йөрмәделәр,үлгәч шатланышып кайтканнар,мал бүлергә дип.)))))

Монысы инде, ботен татар халкынын проблемасы тугел. Шокер, алар бездэ барыбер эзрэк. Тик, сез авыр коннэрдэ дэ берлэшуне начар дип исплисез икэн, мондый гаилэлэр артачак кына.
Димэк, бу сузлэрне эйтученен узенен дэ гаебе булган.

№14 (884274) / 24.09.2014 12:44:12

9! Андый конннэрдэ халык узе дэ буш кул белэн килми. Кайсы тавык тота килэ, кайсы бэлеш кутэреп килэ, кайсы торт дигэндэй. Узе дэ ашый, башкалар белэн дэ булешэ.
Кайгыны ботенлэй онытып булмый, лэкин жинелэйтеп була. Кеше килмэсэ ул онытылачакмы 13?
Э мэшэкатьне, туганнар, дуслар, куршелэр барсы бергэ кутэрэлэр. Безнен миллэтнен асыл сыйфаты бу, хэсрэт килгэн гаилэгэ, ул тон уртасында чыгып чабып булыша торган! Э сез менэ шул асыл сыйфатларны- булешэ , уртаклаша, юата, ярдэмлэшу дигэн борын-борыннан килгэн сыйфатларнын, тамырына балта белэн чабарга

телисез!!!!!

Уз халыкна каршы килуче, анын тормышын тагын да авырайтучы хэерсез чиновниклардан сез буген, берни белэн дэ аерылмыйсыз, хэсрэт капчыклары!

№13 (884250) / 24.09.2014 08:08:00

"җиңеләйгән төсле тоела" гына шул,җиңеләйми. бары мәшәкат кенә арта!
раз ислам динендә 3,7,40 юк икән,нигә татар үткәрә икән соң? нишләп?
ялгышмасам Әби патша мөфтиәт оештырып,татарларга кертте бу нәстәләрне... "по подобию и по образу" .

әй мэй, туганлык шул показател белән генә үлчәнсә икәән.
бездә берәү әйтә иде:
исән чакта кайтып йөрмәделәр,үлгәч шатланышып кайтканнар,мал бүлергә дип.

кемгә ничек бит,күпме кеше,шул кадәрле фикер!!

мин үзем үткәрмәү ягында,башка вакытларда,үземнең җайга килгәндә, корән укытам лучше.

№12 (884244) / 23.09.2014 22:57:11

суздэ шул турыда бит инде апаем. мени ашка яшмичэ карале купмесе кайта купмесе юк .шуннан белэсен инде туганлыкны.

№11 (884242) / 23.09.2014 22:48:08

?, бу коментны язучы берэр RIM шикелле динидер инде. Кеше язганны анламауы куренеп тора. Сина ап-ачык язганнар бит - туганнар җыелганда, хэсрэт җиңеләйгән төсле тоела дип. Сезнен шикелле динилэргенэ кая барсаларда тамак белэн хэернегенэ кайгырталар, э гади кешелэр якынын югалкан кешенен кайгысын уртаклашалар, берузегенэ тошенкелеккэ бирелеп утырудан коткаралар.

№10 (884241) / 23.09.2014 22:41:26

Эйттемме,

№9 (884240) / 23.09.2014 22:40:40

Эйттемме,

туганнарын ашаргагына килэмени?

№8 (884239) / 23.09.2014 22:37:01

туганнар шулай җыелганда, хэсрэт җиңеләйгән төсле тоела. Шуңа да җыелалар.Теләмәсәң
үзең чакырма да, җыйма да. Берэу дэ ирексезлэми.
Тик җыючыларга бэйлэнмэгез.
Тик торганнан, кычытмаган җирне кашый башлыйсыз да, аннан динне кысалар дип, чинашасыз.

№7 (884237) / 23.09.2014 22:31:28

купме болай мэшэкэт . тагын туганнарыжны, куршелэренне жыеп кунак ит.шул булдымы яхшы гореф-гадэт?

№6 (884235) / 23.09.2014 22:19:56

Анысы шулайдыр да инде.Узенне озатучыларга бигрэк куп мэшэкать кала шул. Эле,житмэсэ, улемтеклэрне дэ хэзерлэп куймаган.

№5 (884234) / 23.09.2014 22:15:13

эш белэн йоргэннэрме дисэм, урын эзлэп йоргэннэр икэн эле, ике дахи!

№4 (884229) / 23.09.2014 22:03:50

+, шул мэшэкэт булмасын очен бит инде ул.

№3 (884226) / 23.09.2014 21:51:04

Хэзер эле улеп киткэч тэ,сонгы юлга озатырга бик куп мэшэкать кала.Житмэсэ,тегелэй ярамый да,болай ярамый.Ашларын да уткэрмэскэ ди.

№2 (884217) / 23.09.2014 20:55:40

Атаклы кешелэрне Горький паркына кумэлэр икэн хэзер.

№1 (884216) / 23.09.2014 20:31:45

Ростэм Зарипов, теге бердэнбер......????

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar