поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.09.2014 Мәдәният

Ришат Төхвәтуллин 3-нче концерт сезонын башлады (ФОТО)

Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Ришат Төхвәтуллин үзенең 3-нче концерт сезонын Яр Чаллы шәһәрендә башлап җибәрде.

Концертлар “Энергетик” мәдәният сараенда шыгрым тулы залларда үтте. Тамашачы Ришатны һәрвакыттыгыча җылы каршылады. Яңа программа авыл, балачак, яшьлек темасына багышланган. Сәхнә матур итеп бизәлгән. Ришат тамашачыны “Күзләреңә”, “Сыерчыгым”, “Бүген ярат мине” кебек өр-яңа җырлар белән сөендерде. Әлбәттә, “Карамалы Гөбәй”, “Тыңлачы, сандугач” кебек суперпопуляр хитлар да яңгырады.
 
Программадагы иң матур бизәкләрнең берсе – Ришат бөек остазлары Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларга аерым җылы мөнәсәбәтен белдерде, аларның җырларын искә төшерде. “Без, яшьләр, бу бөекләргә мәңге рәхмәтле!” – диде Ришат.
 
Шулай ук Ришат үзенең әти-әнисенә, белем биргән укытучыларына, аны зур сәхнәгә күтәргән, Татарстан тамашачысы белән таныштырган продюсеры Рифат Фәттаховка рәхмәтләрен белдерде.
 
Концертта яшь җырчы Фәридә Газзалова, “Сәйдәш” бию төркеме солистлары, музыкантлар Рәзил Камалов, Руслан Галин, Зарина, нәфис сүз осталары Сөмбелә Вәлиәхмәтова, Рөстәм Гатауллин катнашуы нур өстенә нур булды.
 
Чаллының рәхмәтле тамашачысы концерт турындагы фикерләрен интернет аша да җиткерде. Менә аларның кайберләре генә.
 
Илнар Хамадеев: “Ришат туган, зур рәхмәт сиңа. Концертың искеткеч шәп булды. Чыннан да синең кабатланмас талант иясе икәненә тагын бер кат инандым. Синдәге кебек моң, хис, дәрт, сафлык, күңел җылылыгы аңкып тора торган җырчы бүтән юктыр ул җир йөзендә, булса да бик сирәк. Киләчәгең – җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын, Ришат. Чын күңелдән уңышлар телим сиңа, алга таба да яңа концерт-тамашалар белән Чаллы каласында көтеп калабыз сине!”
 
Алсу Хаматзянова: “Супер концерт Чаллыда! Моңланып, яхшы кәеф алып утырабыз.”
 
Бу көннәрдә Ришат Төхвәтуллинның иҗади сәфәре дәвам итә.
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»