|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2014 Авто
Штрафларын вакытында түләмәгән 22 чүпрәлене төрмәгә утыртканнарРоссия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штраф 70 көн эчендә түләнмәгән очракта, шул сумма икеләтеләтә арттырылып, бер мең сумнан да ким булмаган штраф салырга мөмкиннәр. Шулай ук бурычлы 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынырга яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрелергә мөмкин. Чүпрәледә ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре 82 автомобиль йөртүчегә карата административ протокол төзегән. Суд карары нигезендә, аларның 48енә штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләргә тиеш. 22 кешегә арест билгеләнгән.
|
Иң күп укылган
|