|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2014 Интернет
Татар җырлары белән патефон пластинкалары сатыла - 30 данә! (Avito-күзәтү)"Авито" сайтын белмәгән кеше юктыр. Анда кызыклы һәм файдалы игъланнар шактый. Бүгеннән без аларга күзәтү ясый башларбыз. Әлеге язмалар (Avito-күзәтү) дип тамгаланыр. Кызыклы игъланнарның беренчесен каршы алыгыз (алкышлар)! Артур исемле кеше татар җырлары белән патефон пластинкалары сата. Барысы бергә 30 данә. Һәркайсын 100 сумнан бирә. Рус пластинкаларын исә арзанрак сата - 80 сумга. Әмма алары 500 данә икән. Бу игълан коллекционерларга да, татар җырына мөкиббән кешегә дә кызыклы булыр. Патефон пластинкалары кирәк булса - Артурга шалтыратыгыз: 89196486345.
--- |
Иң күп укылган
|