поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
27.03.2009 Шоу-бизнес

“КЛАССТАШ” ҺӘМ “НАРКОКУРЬЕР”

Күптән түгел ике яңа татар фильмы дөнья күрде. Икесе бер дискта. Икесенең дә сценарийларын Зөлфәт Хәким язды, режиссер вазыйфасын Илсур Садыйков башкарды.

Беренче фильм “Классташ” дип атала. Аның төп үзенчәлеге шунда - анда бары тик ике актер уйный, популяр ди-джей Булат Бәйрәмов Данис дигән егет ролендә, җырчы Илдар Әхмәтов – Сабир исемле геройны уйный. Болар детдомда үскән ике дус. Сабир – ачык күңелле, беркатлы егет, Данис исә сатлыкҗан – ул дустын гел алдый, төрле кыен хәлләрдә калдыра. Булат Бәйрәмов сүзләренә караганда, башта ул бу кинода төшәргә теләмәгән: “Бик тискәре герой бит ул!”, - ди Булат. Илдар Әхмәтов исә бик теләп ризалашкан. «Сценарий бик үзенчәлекле, шәп,– чынбарлыкта мондый хәлләр булгалый, кешеләр башта бик дус була, соңыннан төрле сәбәпләр аркасында аларның мөнәсәбәтләре өзелә,» - ди җырчы.

 

Икенче “Наркокурьер” дигән фильмда төп рольләрдә Буа Сатира театры актерлары: Илдар Латыйпов, Раил Садриев, Әминә Шәрәфетдинова, Ринат Рәхмәтуллин. Фильмның төп темалары: кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кеше малына кызыгу, көнчелек. Зөлфәт Хәким сүзләренә караганда, ике фильмның сюжетын да ул тормыштан карап, күреп язган. “Сценарийлар озак язылды, аларны бер утырып язып булмый бит. Тормышта көн дә нәрсәдер күрәсең, төрле хәлләргә юлыгасың – шулай әкренләп сюжет туа. Мәсәлән, “Наркокурьер”да хатыны ирен гел талый – акча  аз эшләгән өчен дә, булдыксыз булганы өчен дә. Әкренләп ирдә ачу, канәгатьсезлек туа һәм ул алдый, урлый башлый. Реаль тормышта да бу еш очрый торган күренеш”, - ди танылган язучы.  Съемкалар Буа районының төрле җирләрендә узды, шуларның берсе тикшерү изоляторы. Раил Садриев сүзләренә караганда, анда төшүе бик авыр булган - бик кечкенә ике метрлы камера, начар атмосфера, ләкин бу - геройның характерың яхшырак ачарга ярдәм итә.

 

Кызык эчтәлекле, өр-яңа бу фильмнарны инде сәүдә нокталарында табып була.

 

---
Барс-Медиа
№ --- | 27.03.2009
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы