поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.09.2014 Матбугат

"Шәһри Казан" ГТО эстафетасын "Ватаным Татарстан" һәм "Матбугат.ру"га тапшырды (ФОТО)

«Шәһри Казан» редакцияcенең тугыз компьютеры, тугыз эш өстәле, тугыз урындыгы берничә сәгатькә бушап калды. Эш көннәрендә сирәк була торган хәл – берьюлы тугыз кеше суга төшкәндәй юкка чыксын әле! Мин дә алар рәтендә идем. Безне инопланетяннар да урлап китмәде, башка гайре табигый хәлләр дә килеп чыкмады – җыелышып ГТО тапшырырга киттек.

ГТО – «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» шигарен совет чорында яшәүчеләр яхшы хәтерлидер. Совет чорында популяр булган ГТО буенча норма тапшыруны яңадан гамәлгә кертергә җыеналар. 30 августта – Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм иткәндә, Президент Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшин белән бергә, ГТО нормативлары тапшырдылар. Бу чарага хәйрия төсмере өстәп, җитәкчеләребез эстафетаны берничә танылган кешегә тапшырды. Әгәр ул кешеләр ГТОның бер генә нормативын да үти алмаса, Чулпан Хаматованың «Подари Жизнь» хәйрия фондына 3 мең сум акча күчерергә тиеш булачак.
 
Без, журналистлар, дүртенче хакимият вәкилләре буларак, башка хакимият вәкилләреннән спорт ягыннан калышмавыбызны дәлилләп, күмәкләшеп офис һавасын саф һавага алыштырырга булдык. Әмма урамда яңгыр яву сәбәпле, ГТО нормативларын Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе спорт залында тапшырырга мәҗбүр булдык – чаптык, сикердек һәм тартылдык. Физкультура укытучысы Бакый Хәбибуллинның бер кулында ГТО күрсәткечләре язылган кәгазьләр, икенчесендә – безнең нормативларны теркәп бару өчен секундомер. Спорт залына килеп керү белән кызларыбызның йөзләрен курку басты. Күз курка, кул эшли дигәндәй, ГТОның дүрт нормативын да исән‑имин генә тапшырдык (урамда исә күрсәткеч өчен түгел, күңел өчен генә йөгереп алдык). Баш мөхәррир урынбасары Динар Хәмидуллин озынлыкка сикергәндә аягын авырттырды, шунысы гына кызганыч. Ә калганы кинофильмнардагы «төшерү барышында бер җәнлек тә зыян күрмәде» дигән сыман, ГТО тапшырганда «Шәһри»нең бер хезмәткәре дә хәвеф-хәтәргә юлыкмады.  
 
  
    
Кагыйдә буенча, без эстафетаны хезмәттәшләребезгә – берәр татар басмасы редакциясенә тапшырырга тиеш. Шулай итеп, баш миен җилләтү мөмкинлеген «Ватаным Татарстан»дагы хезмәттәшләребезгә һәм шәхсән «матбугат министры» («Матбугат.ру» сайты хуҗасын күпләр шулай дип атый) Данил Сәфәровка тапшырабыз. Җавап рәвешендә, алардан газета битләрендә һәм сайтта ГТО исе һәм хисе белән сугарылган язмалар көтәбез.
 
PS. «Шәһри Казан» журналистларына селкенеп алырга мөмкинлек биргәне өчен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Хәмидуллина Камәрия Зиннуровнага рәхмәт белдерәбез!
 
Россия президенты Владимир Путин фәрманы белән, хәзерге вакытта Россиянең 12 регионында һәм шул исәптән Татарстанда ГТОны гамәлгә кертү буенча тәҗрибә бара. ГТО комплексы өч этапка бүлеп тормышка ашырылачак. Беренче этап – 2015 елга кадәр әзерлек чоры булса, икенче этапта, ягъни 2016 елда аны барлык мәктәп укучылары да тапшырырга тиеш булачак. 2017 елдан башлап ГТО тапшыру барлык Россия халкы өчен дә мәҗбүри булачак. Киләчәктә ГТО тапшырган өчен күкрәк билгеләре дә бирмәкчеләр. 2015 елның башына кадәр Россия Спорт министрлыгы ГТО нормативларын тапшыру тәртибен хәл итәчәк.
 
Альберт Каюмов, машина йөртүче, 29 яшь (2 алтын билге, көмеш билге):
− Үзеңне һәрчак формада тотып, физик эш белән шөгыльләнергә кирәк. Әйтик, без авылда бәрәңге бакчасына тракторны махсус кертмибез. Бакчаны да кул белән китмәнләп чыгабыз. Кыш көне симереп китеп, язга таба энекәш белән төзелештә эшләп, акча да алабыз, ябыгабыз да.
 
 
 
 
 
 
 
Эльмира Кәримова, корреспондент, 26 яшь (көмеш билге):
− ГТО нормаларын тапшыру җиңелләрдән түгел. Мәктәптә укыганда физик тәрбия дәресендә югары күрсәткечләргә ирешә идем. Бүген спорт белән шөгыльләнмим диярлек. Шуңа да әлеге нормативларны тапшыру нәрсә өстендә эшләргә кирәклегенә төшендерде. Вакыт юклыкка сылтап, спортка игътибар гел читтә кала. Бүгеннән спортка, физик күнегүләргә игътибарымны арттырырга ниятлим.
 
 
 
 
 
 
Динар Хәмидуллин, баш мөхәррир урынбасары, 28 яшь (бронза билге):
− ГТО нормативларын, әтәчләнеп, әзерлексез генә тапшыра күрмәгез. Мин урыннан сикергәндә, көчемне чамалап җиткермичә, аягымны имгәттем. Ә калган нормативларны әйбәт кенә тапшырдым. Безнең кебек гел компьютер каршында эшләүчеләргә физик күнегүләр аеруча кирәк.
 
 
 
 
 
 
Алисә Сабирова, корреспондент, 21 яшь (көмеш билге, алтын билге):
− Мәктәптә физкультура иң яраткан дәресләремнең берсе булды. Кызлар өчен тиешле норманы артыгы белән эшли идем. Тизлеккә йөгергәндә һәрвакыт сыйныфташ малайлар белән ярыштым. Уку тәмамлангач, физкультурага йөрүләр дә бетте. Дүрт ел эчендә хәрәкәт күрмәгән тез буыннары катып өлгергән икән. ГТО нормативларын тапшырганнан соң, 21 яшемдә картая башлаганмын дип куркуга калдым.
 
 
 
 
 
 
Фәрит Хәмидуллин, версткалаучы, 26 яшь (алтын билге):
− Ниһаять, елга бер булса да, физик күнегүләр ясый башладык. Әмма ГТО нормативларын һәркем дә уңышлы тапшыра алыр дип уйламыйм: кемгәдер нәрсәдер барыбер авыррак бирелә. Алдан әзерлек кирәк. Спортчылар да һәр ярыш алдыннан ничәмә-ничә тренировка үткәрә бит.
 
 
 
 
 
 
Чулпан Нәҗипова, офис-менеджер, 26 яшь (көмеш билге, бронза билге):
− Бик күптәннән үземне физик яктан сынаганым юк. Бу чара безне янә спорт дөньясына алып кайтты. Бик рәхәт һәм күңелле булды, дөрес, барысы да җиңел генә бирелмәде, шактый тырышырга туры килде. Хәзер инде спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем һәм шулай эшләргә җыенам да.
 
 
 
 
 
 
Линар Закиров, корреспондент, 22 яшь (бронза билге):
− ГТО нормативларын инде икенче тапкыр тапшырам. Берничә атна элек берничә дистанциягә чапкан идем. Миңа түземлелеккә бәйле күнегүләр яхшырак бирелә, шуңа да ГТОның шушы нормативларында үземне дә, халыкны да шаккатырып булмады. Бүгеннән якты, ГТОлы киләчәккә карап яши башлыйсы булыр инде.
 
 
 
 
 
 
 
Дилбәр Гарифуллина, корреспондент, 37 яшь (алтын билге):
− Спортны мәктәптә укыганда ук яраттым. Ярышларда алган грамоталарым хәзер дә саклана. Без укыганда ГТО нормаларын тапшыру дигән нәрсә булмады. Шуңа да «Готов к труду и обороне» значогына ия булганнарга да гел кызыгып карый идем. Ә бүген балачак хыялымны тормышка ашырдым.
 
 
 
 
 
 
 
Дамир Бәдриев, корреспондент:
− СССР вакытында ГТО халык арасында бик популяр иде. Үзем дә аның значогын тагып йөрдем. Нормативларны кабат тапшырырга исәп бар.
 
 
 
 
 
 
 
 
Бакый Хәбибуллин, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең физкультура укытучысы:
− «Шәһри Казан» хезмәткәрләренә – афәрин! Аеруча кызларыгыз югары күрсәткечләр белән сөендерде. Хәзерге ГТО нормативларында уйлап һәм эшләп бетерәсе әйберләр күп. Әйтик, беренче классларга 17 тапкыр этәрелү нәрсәгә инде?! Нишләп биш яисә алты түгел? Норматив авторлары кем? Эш урыннарында ГТО тапшыручыларга стимул булырга тиеш. Алтын значок алучыларга премия яисә бүтән төрле кызыксындыру чарасы каралса, бик әйбәт булыр иде. Дөрес булса, нормативларны алтын значок тапшырган мәктәп укучыларына бердәм дәүләт имтиханы күрсәткечләренә 5 баллдан башлап 10 баллга чаклы өстәләчәк. ГТО нормативларын саклап калыйк дисәк, гадел контроль булдыру мөһим.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 17.09.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»