поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.09.2014 Җәмгыять

Поп тавындагы "Канатлы барс" сыны янында тарих дәресе үткәрелде (ФОТО)

Самараның “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды тарафыннан Ширяево авылының Поп тавына куелган "Канатлы барс" сыны янында менә инде өченче тапкыр тарих дәресе үткәрелде

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы чарада “Яктылык” кына түгел, ә Самараның башка мәктәпләре укучылары, аларның укытучылары, Самара шәһәрендә, Иске Ярмәк, Гали авылларында яшәүчеләр дә катнашты. 

Белгәнегезчә, 2012 елда тантаналы рәвештә ачылган “Канатлы барс” монументы Иделнең сул ярында, Ширяево авылы өстендәге тау битендә урнашкан. Тарихи документларга караганда, нәкъ менә шушында, борынгы Болгар иленең көнчыгыш чигендә аларның таможня хезмәте, сәүдә көймәләре порты булган.
 
“Москва” елга теплоходында сәгать ярым дәвамында Идел ярларына, тиңсез Жигули тауларына хозурланып килгән халык, "Канатлы барс" янына менеп җиткәч, тагын бер кат “аһ!” итеп сокланып, тирә-юньгә күз йөртеп чыкты. Өстән елга киңлекләре дә, дүрт тау эченә сыенып утырган Ширяево авылы да, көзге моңсулык керә башлаган Жигули  таулары да тагын да матуррак булып күренде. Нинди матур җирләрдә яшәгәннәр бит болгар бабаларыбыз!  Ә без? Без үзебез шушы бай табигатьле урында яшибез түгелме соң? Ә җиребезнең кадерен беләбезме? Киләчәк буыннарга бездән соң нәрсә калыр, дип уйланабызмы? “Самара Җәясе” милли паркы һәм тыюлыкның директоры урынбасары Майя Андрианова шушы теманы күтәреп, тыюлык турында менә нәрсәләр сөйләде:
 
- Без хәзер хөкүмәт сагына алынган урында басып торабыз. 1927 елда "Самара Җәясе" тыюлык дип игълан ителгән булса, 1984 елда биредә милли парк та булдырылды. Безнең оешманың эше бик күп - паркның табигатен, җәнлекләрен саклау һәм үрчетү, бу җирләрдә яшәгән һәм яшәүче халыкларның тарихын һәм мәдәниятен саклау, туризм һәм ял маршрутларын булдыру, фәнни тикшеренүләр алып бару. 
 
Шушы урында X - XII гасырларда Болгар дәүләте гөрләп яшәгән,  XVII  гасырда Степан Разин гаскәрләре йөргән, XIX гасырда рәссам Илья Репин яшәгән һәм үзенең данлыклы “Бурлаки на Волге” рәсемен ясаган, Швеция короле һәм Президентыбыз Владимир Путин ял иткән. 
 
Туристик сукмаклар буйлап йөрергә уегыз булса, артыгыздан чүпләрегезне җыеп китегез, ярамаган урында учак якмагыз, табигатькә зыян китермәскә тырышыгыз, җәнлекләргә иркенләп яшәргә мөмкинлек бирегез, - диде.
 
Кунакларны Самара өлкәсе мөселманнарының региональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Болгар мирасы” фонды рәисе Гомәр Батыршин, Ульян өлкәсенең “Болгар яңарышы” җәмгыяте оешмасы рәисе Хәмзә Ямбаев һәм аның мактаулы әгъзасы Шәүкәт Богданов сәламләделәр. Алар Самара өлкәсенең “Болгар мирасы” фонды рәисе Гомәр Батыршинга һәм “Булгарская  цивилизация на Волге” китабы авторларының берсе Фәрит Ширияздановка Рәхмәт хатлары һәм Кубрат хан монограммасы төшерелгән көмеш медальон тапшыру өчен махсус килгәннәр иде. Ульян оешмасы болгарлар яшәгән урыннарда алып барыла торган археологик казылмаларда катнаша, архивларда эзләнә торгач, борынгы бабаларыбызның истәлеген торгызу өчен, бик күп файдалы эшләр эшләгән. Алар хәтта Дунай буендагы Болгария белән элемтәгә кергәннәр һәм аларның Идел буе болгарлары белән тугандаш булуын исбатлаганнар. Дунай болгарларының борынгы теле безнең борынгы телгә тәңгәл килә икән.
 
Бу сәяхәтне оештыручы Гомәр Батыршин “Бердәмлек” хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә: “Мин бу эшне ата-бабаларыбызның мирасын, тарихын, истәлеген саклау максатыннан башлап җибәргән идем. Хәзер инде менә болгар иле турында татарларга гына түгел,  гомумән бөтен Россия халкына белдерәсем килә.  Моның өчен өлкәбезнең турист агентлыкларына хәбәр бирелде инде, ләкин нәтиҗәсе генә әлегә күренми. Бәлки тагын элемтәгә кереп карарга кирәктер. Аллаһы бирсә, киләчәктә Ширяевога килеп туктаган теплоход пассажирлары Репин музее һәм тау куышы белән генә түгел, шушы "Канатлы барс" белән дә танышып, биредә яшәгән болгарлар турында да мәгълүмат алып китәрләр”.
 
Татарстандагы Яр Чаллы шәһәренең “Болгар” ансамбле концертын карап, Батур Абдерахманов җитәкчелегендәге пешекчеләр пешергән лагман белән сыйланып, теплоходка төшеп утырган сәяхәтчеләр юл буе “Болгар мирасы” фонды ярдәмендә төшерелгән фильмны, балалар күрсәткән концертны карап, үзара аралашып, чараны, оештырган “Болгар мирасы” фондына, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә һәм “Туган тел” оешмасына, шәхсән Гомәр Батыршинга, Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовларга, Шамил Галимовка һәм башка бик күп милләттәшләребезгә рәхмәтләрен әйтә-әйтә өйләренә таралыштылар.  
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
Римма НУРЕТДИНОВА фотолары.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 37 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»