поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.09.2014 Җәмгыять

"Мине Казанга төш китерде”

Кешенең аурасын бизмәнгә салып үлчәп, билгеләп буламы икән? Ә менә Казанда яшәүче Тимерхан Низамов бу хакта төгәл әйтә ала. Карап торышка гади генә бер бабай ул. Хәер, аны бабай дияргә тел әйләнми. Сакалын исәпкә алмасаң, егет­ләр кебек әле ул. “Мин ке­шеләрне дуслаштырыр өчен Казанга килдем. Бервакыт төш күр­дем. Ул чакта Ин­гу­шетия­дә яши идек. Төшемдә ярты ипиемне карга күтәреп алып китте. Баштарак уйга калдым. Казанга киләсемә булган икән ул”, – ди Тимерхан абзый.

Кешеләрнең эчке органнарын күрү, күңел халәтен сизү бик көчле икән анда. “Электрчы булып эшләгәндә утны тоташтыра алмыйча интектем. Белмәүдән түгел, нидер комачау итә иде миңа. Бервакыт кулымдагы сә­гатем эшләми башлады. Баксаң, биомагнит кыры көче бар икән үземдә. 6-7 яшьләрдә авырып киттем. Авырганыма әни бик кайгырды. Температурам югары, һич кенә җиңеп булмый. Бала булсам да, әнинең: “Яши алмас, китәр”, – дигәнен хәтерлим. Үзем бел­мәсәм дә, әнинең сөй­ләгәне истә. Мин ул төнне каз үләне өстендә яланаяк йөргәнмен икән. Шуннан соң терел­гәнмен. Олыгайгач, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегә башладым. Шулчак тагын югарыдан хәбәр килде: “Эссе суда дәваланырга кирәк”. Мин шул урынны эзләп таптым. Ингушетиядә иде ул. Бирегә рәттән 4 ел барып дәваланганнан соң терелдем”, – дип сөйли ул.

– Беренче тапкыр бу сә­ләтемне кызым кечкенә вакытта белдем. Балага кемдер күз тидергән. Төннәрен елады. Кулыма алам гына, кызым тынычлап йоклап китә. Кара күңелле ке­ше­ләрне дә сизәм. Күптән түгел шундый бер кеше белән аралашырга туры килде. Моның күңеленә үтеп керә алдым. Танышым үзеннән-үзе бу эшен ташлады. Һәркайсыбыз тирә-якка тәэсир итә ала. Әгәр дә кеше организмында биомагнит дулкыннары 50-60ка җитсә, ке­шенең күңеле чистара. Моның өчен бер-береңә оч­рашкан саен саулык теләргә кирәк. Шулай иткәндә кешелеклелек дәрә­җә­се арта. Моны башкача аура яхшырту дип тә атыйлар”, – ди ул.
 
1990нчы елларда Тимерхан абзыйның сиземләү сәләте тагын да арта. Шушы елда ул Казанга килеп урнаша. “Барыр җирем юк. Вокзалда кунам. Шунда тагын төш күрәм. Имеш, кибеткә кергәнмен. Ә анда идәннән түшәмгә кадәрле итеп ипи өеп куйганнар икән. Менә шуннан соң Казанда яшәп каласымны аңладым”.
 
Тимерхан абзыйның алты хатыны булган. Беренче хатыны аңа Галиханны табып бирә. Ул мәрхүм икән инде. Икенче хатыныннан кызы Рәзинә туган. “Кызым белән хатыным Чуашстанда яшәп калдылар. Мәктәпне тәмамлагач, Рә­зинә Казанга укырга килде дә биредә калды. Аннан соң берничә хатынга өйләнеп карадым. Соңгысы Сания белән 14 ел тату гына яшәдек. Тик моннан 4 ел элек Сания мине калдырып китте. Хәзер ялгызым гына яшим”, – ди ул.
 
Тимерхан абзыйның яшәү дәрте ташып тора. Һәр­кем белән итагатьле сөй­ләшә. Акыллы фикер йөртә. Юкса үзенә 78 яшь икән инде. Кешеләрнең исеменә карап, алардагы кешелекле­лекнең күпме икәнен дә әйтеп бирә ул. Авырулар турында да әйтергә онытмый. Хез­мәт­тәшләремнең кайбер­сенә тиздән туй көтелә дисә, кемгәдер бәбиең булачак дип вәгъдә итте. Минем дә күңелгә кагылды. “Борчуың бар икән, озакламый бетәр”, – ди бу. “Сез боларны каян беләсез соң?” – дигәнемә: “Күрәзәче булуым ярдәм итә. Миңа төш аша хәбәр килә, әйтеп тә торалар”, – ди ул.
 
Менә шулай, бер-бере­безгә елмаерга иренгән, күңелебезне ачып сөйләш­мәгән заманда, кешеләрне татулаштырам, дуслаштырам, дип йөрүчеләр дә бар әле. Йө­зеннән нидидер яктылык бөркелүче бу абзыйга сокланмый мөмкин түгел. Әле картаерга да ашыкмый. “Болай булса, сез 100гә дә җитәрсез”, – дигәнемә, “Узып китәр исәбем дә бар”, – дип җавап кайтарды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 134 | 16.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»