поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2014 Җәмгыять

“Сине, әти, картлар йортына бирсәк, яхшырак булыр”

Балалар йортыннан алып үстергән малай әтисе урынына калган кешене картлар йортына тапшырырга тели. Үксез бала асрасаң, авыз-борының кан булыр, диюләре хак микән әллә?

Әңгәмәдәшемнең авыр чагы, күптән түгел хатынын җирләгән, көтмәгәндә генә карчыгының бакыйлыкка күчүе тәмам аяктан еккан аны. Җитмәсә, улы да хәленә керми. Аның белән булган вакыйгаларны газетага языйк дигәч тә, башта каршы килде ул, аннары исемнәрне, районны күрсәтмәү, үзгәртеп бирү шарты белән ризалашты. Бәлки язманы улы укып, уеннан кире кайтыр.

Хәтирә апа белән Сәлим абый икесе дә озак еллар колхозда бил бөгеп, гомер буе тырышып хезмәт итеп яшәгән кешеләр. Икесе бер авылда туганнар, шунда төпләнеп калганнар. Көттереп туган улларының гына гомере кыска булган. Мәктәпне яхшы гына тәмамлап, хәрби хезмәттән исән имин әйләнеп каткан егет 21 яшендә якты дөньядан китеп бара. Кич утырырга чыгып киткән җирдән катмый ул. Икенче көне пычак кадалган гәүдәсен күрше авыл киоскы яныннан табалар. Милиция хезмәткәрләре тикшерүләр үткәреп карасалар да, җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмыйлар, 50 яшеннән узган, үз кайгылары үзләренә җиткән ата-ананың да ныклап тикшертергә көчләре дә, мөмкинлекләре дә булмый. Икәү генә яшәргә өйрәнмәгән, улларын сагынып көне-төне елаган әти-әни ятимнәр йортыннан бала алырга уйлый. Үз улларына ошаган, Булатлары кебекне. Балалар йортыннан 10 яшьләр тирәсендәге малайны сайлый алар, исемен дә Булат дип үзгәртәләр. Ул алар өчен юаныч була, үлгән улларын алыштыра, кайгыларын аз булса да баса.

Булатны укыталар. Һәрчак кайгыртып, иркәләп үстерәләр. Гөлләр сусап та корый, су күплектән дә диләрме әле? Иркәләгәндә дә чама хисен белергә кирәк икән. Балаларын кайгырта-кайгырта ата-аналар еш кына үзләрен оныта шул. Авызыңнан өзеп бирсәң, бала усал була дип белми әйтмәгәннәрдер. Булат та артык иркә, тәкәббер булып үсә. Әллә каның нинди, җаның шундыймы икән? Бәлки үз әти-әнисенә ошап шундый тәүфикъсыз булгандыр ул. Кыскасы, яшьли тәмәке тарта башлый, хәмергә үрелә малай. Мәктәпне тәмамлагач, әби белән бабайдан машина сорый. Хәтирә апа белән Сәлим абый, пенсия акчаларын җыеп, улларының теләкләрен тормышка ашыра. Машинасын да ала, башкасын да. Иномаркасы белән юл һаләкәтенә очрагач та туктап калмый Булат. Юньләп эшләми дә, өйләнергә дә уйламый. Икенче машина сорый. Артык борчылудан Хәтирә апа кан басымы күтәрелеп еш авырый башлый. Көтмәгәндә генә үлеп китә. Ялгызы гына калгач, Сәлим абыйга тагын да авырга туры килә. Җитмәсә, малае:

- Сине, әти, картлар йортына бирсәк, яхшырак булыр, мин сине барыбер карый алмыйм, син дә миңа булышмыйсың хәзер,- ди.

Бабайның күзләрендә яшь, олыгайган көнендә кайгыртучысы булыр дип бала алгандыр югыйсә, ә монда бердәнбер Булатлары кадерсез картлык вәгъдә итә...  


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»