поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.09.2014 Дин

Шайтан – башка, җен – башка

Зәвык таләпләре, техник нормалар бар. Аларны Җинаятьләр кодексына яки Гражданлык кодексына кертергә кирәк, дип дәгъва белдерүчеләр юк. Әмма аерым социаль норма буларак квалификацияләнсә дә, бездә гореф-гадәтләр нишләптер дини таләпләр эченә кертеп карала.

Моның сәбәбе нәрсәдә соң, дип озак уйландым мин. Аң­ладым да шикелле. Әйтик, милли гореф-гадәтләрдә дә, дини нормаларда да үлемгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. Шуңа күрә кайбер гореф-гадәт­ләрнең дин белән үрелеп китүе гайре табигый хәл түгел. Шул ук вакытта дин әһелләре аларның кайберләрен бидгать дип (дингә яңалык кертү. – Р.М.) каһәрли. Хәтта кайбер имамнарыбыз бөтен гомерен шул гореф-гадәтләргә каршы кө­рәшүгә багышлый. Киресенчә, кайбер дини гыйлеме булмаган кешеләр ул гадәтләрне дин дип кабул итә. Еш кына менә шушындый каршылыклар килеп чыга. Бу инде элек-электән килгән про­блема. Классик саналган дин галимнәребезнең бер өлеше алар­ны каһәрләгән, кискен каршы чыккан. Мәсәлән, күренекле якташыбыз, шагыйрь һәм дин әһеле булган Утыз Имәни кеше үлгәннән соң уздырыла торган искә алу мәҗлесләрен – өчесе, җидесе, кырыгы, елын ачыктан-ачык кабахәтлек дип атый.

Шәкертләре тарафыннан Ши­һабетдин Мәрҗанинең васыяте бастырып чыгарылган. Ул анда, гүр сәдакасы, фидия бирмәссез, өчесе, җидесе, кырыгы көн­нә­рен­дә аш булмас, кирәк нәр­сә­ләр түгел, дип әйтеп калдырган. Габдерәхим Утыз Имәни кебек әлеге җәһәттә аның фикере алай ук катгый булмаса да, ул да бу чараларны кирәксезгә санаган. Риза Фәхретдин дә бу мәҗ­лесләрне, Хуҗалар тавы кебек җирләрне зиярәт кылуны бик нык тән­кыйть­ләгән, бидгать хө­кем­нә­рен­­нән хисаплаган. Шул ук вакытта үзләре андый мәҗ­лес­ләр­гә йөрмәсәләр дә, йөрүне тыючыларны хупламаучылар да бар.

Проблеманың асылы нәрсәдә соң? Халык әлеге гореф-га­дәтләрне бер төрле дини тәртип дип кабул иткән. Классик гыйлем алган дин әһелләре моны кабул итә алмаган. Минемчә, ике тарафта да булган ялгыш шуннан гыйбарәт: халык гореф-гадәтне, диндә булмаган нәрсәне дин белән бутаган, ә гыйлемле ке­шеләр дин белән гореф-гадәтне аерып карый алмаган. Миңа калса, һәр нәрсәне үз урынына куярга кирәк. Гореф-гадәтләргә шәр­гый хөкемнәрдән чыгып бәя бирә алмыйбыз. Еш кына килеп шундый сораулар бирәләр: фә­лән көнне кырыгы иде, әмма ял көненә туры килми, шуңа күрә утыз тугызынчы көнендә, йә булмаса кырык алтынчы көнендә үткәрсәм ничек була; йә булмаса өчесендә нинди сүрәләр укырга да, җидесендә кайсыларын укыр­­га...

Шәригать хөкемнәре бу­енча боларга җавап биреп буламы? Әлбәттә, юк.

Әлеге милли йолалар буенча, мөгаен, этнография, психология белгечләре шөгыльләнергә тиештер. Билгеле, бу йолаларның тамыры бик тирән. Әйтик, Спас районындагы Татар Такталысы авылы картларының сөйләвенә караганда (галимнәр язып алган), әби-бабаларыбызның, ислам дине кабул иткән изге җиребез дип, шәһри Болгарны зиярәт кылуы бик борынгыдан килә, ягъни Тәлгать хәзрәт Таҗет­дин 1989 елны гына башлап җибәргән гамәл түгел бу. Татар тарихында аеруча караңгы чор дип бәяләнгән XVII гасырда да аны зиярәт кылу тукталмаган. Ул заманнарда Хуҗалар тавын зия­рәт кылуны дини хәйрия­че­лекнең бер формасы дип тә әй­тергә мөмкин (нәзер итеп корбан чалганнар, шунда килгән, җыелган фәкыйрь-мескеннәрне сыйлый, туендыра торган булганнар). Җәмәгать белән бергә яшәү динебезнең аерылгысыз бер өлеше икән, халыкның фәлән вакытта, фәлән урында җыелуы хуплана торган эш булырга тиеш, минем исәпләвемчә. Бу гадәт­ләрне билгеле бер тәртипкә салып сакларга кирәк.

Милләтнең билгесе нәрсәдә? Тел, милли үзаң һәм гореф-гадәтләр белән билгеләнә ул. Әгәр аларны сызып ташлыйбыз, башта гореф-гадәттән, аннан телдән ваз кичәбез, аннан соң мәдәнияттән, милли үзаңнан баш тартабыз икән, татар дигән халык калырмы?! Хәнәфи мәзһәбе нәкъ менә шуның өчен дә ни­гездә гарәп булмаган халыкларда киң таралыш алган. Чөнки башка халыклар үз гадәтләре буенча да яшәгән. Бүген дини ида­рәнең бу җәһәттә бер фәт­васы булса да ярый. Кайсы гореф-гадәтне без дини күзлек­тән чыгып бәяли алабыз, кайсын бәяли алмыйбыз; әйтик, кайсыларына дин әһелләре катнашырга тиеш түгел, кайсында катнаша ала кебек сорауларга җавап бирелсә, дөресрәк булыр иде. Билгеле, моның нигезе элеккеге диннәр­дән килә. Без инде беләбез: һәр халыкның Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән үз нәбие, рәсүлләре булган. Бәлкем дин ниндидер халыклар аралашуы нәтиҗәсендә кергән булырга мөмкин. Минемчә, без – татарларда ислам диненә каршы килә торган гореф-гадәтләр юк. Аларны ничек тә сакларга һәм ислам диненә яраклашкан хәлдә, гармониядә киләчәккә алып барырга кирәк. 


Рәфыйк НАСЫЙРОВ
Ватаным Татарстан
№ 132 | 12.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»