|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2014 Шоу-бизнес
Гайфулла Абзалов 6 ел буе кешедән иярә торган чир белән “көрәшә” (ФОТО)Бер балык тота башласаң, аннан кайтып кереп булмый, диләр. Әнә, җырчы Гайфулла Абзалов та бу чир белән инде 6 ел буе “көрәшә”. Кичә генә иртәнге сәгать өчтә торып ул янә балык тотарга дип Лаеш районына барып кайткан. Балык үзе бик эләгә, ди. Бу шөгыльгә аны җырчы дусты, бик оста балык тотучы Равил Харисов өйрәткән. Хәтта Гайфулла әфәндегә кармакка кадәр бүләк иткән. – Иртән-иртүк торып мин балык тотарга йөрим. Дуслар белән дә, аерым үзем генә дә барам. Җырчы дустым Равил Харисовка рәхмәт инде. Балыкны бик оста итеп тотарга ул өйрәтте. Беренче вакытларда аның балык тотканын шаккатып карап тордым. Кармакны суга салуга, балыклар аңа эләгә иде. Аңа карап мин дә өйрәндем. Тормыш иптәшем Бриллиант: “Балыкны күп тотма”, - дип орышып озатып җибәрә (көлә.) Мин кайчакта артык күп тотып, балыкның берникадәрен кире суга җибәрәм. Балык чистартуның эше күп шул. Ашарга гына тәмле. Аеруча миңа аның тоту процессы ошый. Бер балык эләксә, тагын икенчесен, өченчесен тотасы килә башлый. Үзенә күрә адреналин! Аннары табигатьтә саф һава сулап, суның тынычлыгына таң калып, ял итеп кайтам, - дип сөйләде Гайфулла Абзалов. 1 2
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|