поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.09.2014 Җәмгыять

Миләүшә һәм Рүзәл Мөхәммәтшиннар: “Милләтебезгә файдалы кеше үстерәсе килә” (ФОТО)

Рүзәл Мөхәммәтшин әле бик яшь булуына карамастан, татар әдәбияты, шигърияте дөньясында шактый билгеле шәхес. Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, “Идел” журналының шигърият бүлеге мөхәррире, “Каралама”, “Бүре мин” кебек шигырь китаплары авторы ул.

Универсиада вакытында дөньяны шаулаткан “Ак бүре” операсының либретто авторы үзебезнең Рүзәл икәнен белү һәр татар кешесендә горурлык хисләре уяткандыр. Соңгы елларда Рүзәлнең тагын бер вазыйфасы артты: ул гаилә башлыгы да. Хатыны Миләүшә белән Идел исемле ул үстерәләр. Иҗади гаилә бала тәрбияләү серләрен безнең белән дә уртаклашырга булды.   

 “Телефон түгел, кеше икән...”
 
Рүзәл белән Миләүшә сабакташлар. 6 ел очрашып йөриләр. Өйләнешкәч үк, икесе тиң бала алып кайтырга ниятлиләр. Менә ул сабыйны түземсезләнеп көткән, хыяллар диңгезендә йөзгән 9 ай. “Ниндидер күңелле ягы гына күз алдына килә иде, – дип хатирәләрне яңарта Рүзәл. – Күңелле мәшәкатьләр. Балабыз гел елмая, көлә, имеш... Рекламадагы кебек. Ләкин ул тугач, үземнең кинәт кенә олыгаеп китүемне сиздем. Шул көннән үзем өчен яшим дигән сүз, гомумән, юкка чыкты”. Беренче тапкыр сабыйны кулга алган вакытларны искә алабыз. “Күктән төшкән кебек булмады, – ди ул. –  Әнисенең көмәнендә чагында ук сөйләшеп йөрдем бит. Табиблар куйган вакыт буенча 6 июньдә туарга тиеш иде. Ул 17 майда – 3 атна алдан туды. 16сы кичендә сөйләшеп ятам: “И-и улым, улым... Сине бик күрәсем килә, сагындым, кайчан туасың инде?” Икенче көнне хатынны бала тудыру йортына илттем. Баксаң, мин сөйләшеп яткан ул көн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәрнең әти-әнисе никахлашкан кич булган икән. Ә ул көнне теләгән барлык теләкләр чынга аша. Һәрхәлдә, кайтып сөйләгәч, авылыбызның Акъәбисе шулай диде. Баланы кулга тоттырдылар. Беренче хис: өченче элемент – менә сиңа яңа телефон, машина алган кебек. Ә сабый кисәк кенә кулымда селкенеп куйды. Мин тетрәнеп киттем: ул тере, ул кеше бит! Телефон-фәләннәр генә түгел...” Миләүшә бу хәлне искә алып көлә. “Ул чакта мин дә баланы ничек исән-сау тудырырмын, дип кенә уйлап йөрдем. Ничек тәрбияләрмен, дигән уй башка да килеп карамады”. 
 
Әти кеше яңа һөнәрләрне бик теләп үзләштерә: тартмадагы бала ризыкларын болгатып ботка ясарга, биләүсә, ыштаннар юарга, бишек-коляска селкетергә өйрәнә. “Беренче айлар минем өчен бик авыр булды. Моңарчы вакытымның күп өлешен иҗатка багышлый идем. Ә монда дөнья үзгәрде – биләүсәдә яткан балаңа иҗат кирәк түгел. Мине генә кара син, ди. Концерт куеп алуларын да өстәсәң, тынгысызлык бик авыр тәэсир итүен чамалагыз инде...”  
 
Идел бит ул – киң бит ул
 
“Исем кушканда башка вариантлар булмадымы?” – дип кызыксынабыз. “Минем халкыбызны ача торган чын төрки-милли исем кушасы килде, – дип җаваплый Иделнең әтисе. – Хатын башта риза булмаган иде. Бала тудыру йорты тәрәзәсеннән күрсәткәч: “Күр, Идел исеме шундый килешә бит”, – дидем. Бу вакытта аның да фикере үзгәргән иде. Иделнең әтисе булу минем өчен дә бик зур җаваплылык алу дигән сүз. Берүк тәүфыйклы, игелекле бала булсын. Әле исемне йөртеп кенә түгел, күтәреп тә бетерергә кирәк. Идел исемле манкорт үстерүдән Аллаһ сакласын!”
 
Хәзер Иделгә яшь тә 3 ай. Берәр җиргә чыгып китәсе булса, әнисе ышанып калдыра микән? “Бала, нигездә, әни тәрбиясендә, шулай да мине чит итми, – ди Рүзәл. – Рәхәтләнеп уйныйбыз. Дөрес, без икебез дә бер төсле, “арбалырак” – минем белән булганда ул я егыла, берәр җирен бәреп авырттыра, я пычрана, я җир ашый башлый...” Ә мин “Идел” журналының юбилей кичәсен искә төшерәм. Рүзәл сәхнәдә шигырь укыган саен, балконда әнисенең җылы кочагына чумган Идел дә нәни йодрыкларын селкеп, үз телендә “шигырь укып” утырды. “Улыбыз һәрвакыт әтисенең шигырь укуына мөкиббән булды, – ди Миләүшә. – Рүзәл өйдә китап тотып укый башласа, кечкенәбез дә әтисен кабатлый. Телевизордан чыгыш ясаганын күрсә, танып, сөйләнә-сөйләнә кулларын селкергә тотына”. 
 
Очрашып йөргән вакытта Рүзәл белән Миләүшә, кимендә 5 бала үстерәбез, дип фаразлый. Шулай булмый ни, үзләре дә ишле гаиләдә үскән кешеләр ич. Тик тормыш баскач, икенче төрле фикер килә. “Без күп бала алып кайтып, тәрбияләп үстерергә риза, ләкин, бик тотрыксыз илдә һәм заманда яшибез, – диләр. – Иртәгә нәрсә буласын белмәгән көе, андый адымга барып булмый, тиеш тә түгелбез. Туфан Миңнуллинның “Саташу” пьесасын беләсездер? Гүзәл исемле кыз, укып бетергәч, әти-әнисен судка бирә: әти-әниләре, янәмәсе, аңа шарт тудырмаган, хокукларын кыскан, аны тудырып җинаять эшләгән, нинди илдә яшәгәнегезне белә торып, бала тудырырга тиеш түгел идегез, ди ул. Нинди тетрәндергеч сүзләр. Аларны ишетергә язмасын иде, әлбәттә”. 
 
Шәһәр әрсезләр тәрбияли
 
Сүз сөреше авылга күчә. Анда бала үстерү яхшырак дип таныйбыз. Миләүшәнең фикере мондыйрак: “Шәһәрдәге 20 квадрат метрда бала берничек тә сыешып бетә алмый. Урын таба алмый ул. Иртәме-соңмы, елый, канәгатьсезлек белдерә башлый. Гомумән, шәһәр ул, бер яктан, шәхестән бүген таләп ителә торган кыюлык, әрсезлек тәрбияләсә, икенче яктан барыбер рухи дөньяңны кыса торган җир. Кая чыксаң да, таш йортлар басып тора, тыз-быз машиналар. Һәм син шулар эчендә бер кисәк кенә. Ә авылда – дала. Үзеңне бу киңлеккә хуҗа итеп тоясың. Шәһәр ирек хисен тәрбияли алмый. Тик бала үстерер өчен шәһәрдә мөмкинлекләр әйбәтрәк. Иделне нинди түгәрәкләргә йөртергә икәнен тәгаенләп куйдык инде”. “Безнең авыл гүзәл табигатьле, болыннары, елгасы, урманнары – ул яктан бик шәп, – дип сүзгә кушыла Рүзәл. – Ә эчеңдә котырган иҗади хисләргә бернинди йөгән юк. Китапханә, мәсәлән, мин мәктәпне тәмамлар алдыннан гына ачылды. Мәктәп 9 чакрымда. Бернинди түгәрәкләргә йөрермен димә. Баянда, гармунда, гитарада уйнарга хыяллана, хоккей ярата идем. Ә ул хыяллар пшик булып калды. Бердәнбер юанычым – китап булды, шуңа тотынып чыгарга тырыштым”. “О-о, димәк, Идел каникулларга авылга кайтачак инде”, – дип төрттереп алабыз. “Бик теләп тә, ләкин җәмәгатем моңа әзер түгелдер, – ди әти кеше. – Миләүшә бик нечкә күңелле. Әле монда 2 сәгатькә берәр җиргә чыгып китсә дә, сагындым, дип елап кайта”.
 
“Сак-Сок” тәрбиясе
 
Әти-әни булырга өйрәткән курслар, мәктәпләр дә бар. Кичә генә егет-җилкенчәк булып йөргән кеше кинәт кенә әти булса, мондый курсларны үтү кулайрак түгел микән? Әмма бу җәһәттән Рүзәлнең сүзләре шактый катгый. “Йөрмәдем, йөрергә уйламадым да. Бу мәсьәләдә нәкъ менә үзебезнең халкыбызның буыннан-буынга күчкән тәрбия чараларына ныграк таянам. Гәрчә бу өлкәдә психология китаплары, интернетта видеолар да җитәрлек. Әлбәттә, алардан да тамызып була торгандыр, ләкин иң яхшысы – сыналган әби-бабай тәрбиясе. Анысы катып калган әйбер генә түгел, этаптан этапка күчкәндә үзгәрә, эволюция кичерә. Мин әти кебек булырга телим. Аның ныклы характерын тоеп, гел шөлләп яшәдем, ул хис әлегәчә сакланды кебек... Әни әни инде ул, кирәксә дә сүгә, кирәкмәсә дә сүгә. Ахырдан аның сүгүенә игътибар итми башлыйсың. Әти бер әйтә, берәгәйле әйтә. Аларның киңәшләренә хәзер дә колак салырга тырышам, тулысынча ышанам”. 
 
Әллә сез бүген тәрбияви шигырьләр язган Рүзәл гомер буе гел тәртипле генә булган дип беләсезме? Аның да тормышның яшенә күрә шактый ымсындыргыч “ярамый”ларына тартылган чаклары булган. Әйдәгез, үзеннән сөйләтик әле. “Тәмәкене бәләкәй вакыттан тарта башладым. Минем бик җайлы. Юклык заманы иде бит. Форсат тугач, әти күп итеп шырпы алып куйган. Әле һаман шуны сызабыз. Ягъни, шырпы бар дигән сүз. Әнә келәттә кабы белән ята. Бабам тәмәке тарта. Аны да запас белән алып куйганнар. Ул булмаса, махоркасы да төргәге белән. Әти-әни эштә, әби-бабай карт. Тәмәке, шырпы “сугасың” да эш бетте. Берсендә, яман әшәкәләнеп, өй тирәсендә үк тарта башладым бит. Һәм әни тотты. Һәрвакыттагыча “контрольный” “Әтиеңә әйтәм!” сүзен ирештерде. Кайтканын котым алынып көтеп утырам. Арып кайтты, ачулы күренә. Тәмәке төпчегемне борын төбемә китерде дә: “Нәрсә бу?” – диде. Шуның белән бетте. Бүтән тәмәкегә якын килмәдем. Тагын бер вакыйга истә калган. Әтинең өйдә сырхаулап яткан вакыты иде ул. Арабыз яшь ярым гына булган сеңелкәш белән гел сугышабыз, нидер бүлә алмыйбыз. Әти күзәтеп яткач, “Сак-Сок бәете” тартып чыгарды һәм минем кулга тоттырды. “Сак урынына – “мин”, ә Сок урынына “Рәзимә” дип укы!” – ди. Укыйм, үзем дер-дер калтырыйм, әнкәй каргый, без күрешә алмыйбыз... Әле дә шул халәтем искә төшеп, тәннәрем чемердәп китә. Мин әлегәчә һәр гамәлемне әти күзлеге аша үткәрәм. Бик молодец кеше ул. Армиядән бик матур калын солдат альбомын алып кайткан. Хәзер дә саклана ул. Анда мактау грамоталары, газетада аның турында чыккан язмалар бар. Кәгазь ише әйбергә аерым мәхәббәт булганга, шушы әйберләр тәэсирендә күз алдымда әтинең искиткеч зур фигурасы калыкты. Гомер буе, әти минем белән горурлансын иде, әти күрсен иде дип тырышып яшим”. Аз сүзле Миләүшә исә ире ишетмәслек итеп безгә болай дип өсти: “Идел дә әтисе белән шулай горурлансын, хөрмәт итсен иде, дип телим”. 
 
Айдагы җир нигә кирәк?
 
Улы тугач, шагыйрь Мөхәммәтшинның иҗат резеденциясе балконга күчкән. Миләүшәсе, кыш җиткәч тә шунда яшәрсең инде, дип үртәгән итә. Тыйнак кына гаҗәеп урын булган ул. Озынлыгы 2 метр, киңлеккә 1 метр да юк ул резеденция дигәненең. Шунда идәнендә матрас, юрган, мендәр, көндезгә шул җыелып куела, кронштейн белән өстәл. Лампочка сузылган, Хәсән Туфан портреты эленгән. Төнлә язарга бик уңай, ди Рүзәл үзе. Идел дә балконны ярата. Ачык калганын күрсә, атылып керә, шул матраска ятып ауный, уйный, котыра. Әтисенең китапларын да “укыштыргалый”. “Хәзердән үк юрфакка кертергә танышлык эзләп йөргән гаиләләр бар. Иделнең киләчәген бүгеннән кайгыртырга кирәк, дип саныйсызмы?” – дип тә сорыйк әле. “Мин үзем бик ирекле тәрбияләндем, – ди Рүзәл. – Бездә шыр демократия иде. Беркайчан да син болай итәргә тиеш, дигән фикерне көчләп такмадылар. Китап укырга яраттым, язарга яраттым – тыймадылар. Язу-сызу һәм китап изге әйбер булды. Әгәр дәрес хәзерләп утырсың икән, димәк, сиңа кагылырга ярамый. Хәзергәчә шулай. Язып утырганымны күрсә, әти, ниндидер кичектергесез эше булса да, башта сорап куя: “Син кирәкле әйбер белән утырасыңмы соң?” – ди. Мин, әлбәттә, кирәкле булса да, алай дип әйтмим, әти артыннан иярәм. Уку йортын да үзем сайладым. Без, гомумән, күтәренке рух заманында үстек. Милли университет студенты буласы кеше идем. Балам юлына мин дә киртә булып төшмәм, дим. Шул яман гадәтләрдән сакларга тырышырга туры килер инде”. 
 
“Тормышта гел дөрес кенә булырга да ярамый, – ди Миләүшә. – Нишләп бераз уйнап алмаска? Нишләп әкияткә ышанмаска? Мәсәлән, Кыш бабайга. Бернинди начарлыкка өйрәтми ул. Киресенчә, бик матур хисләр тәрбияли. Аннары, ул тәрбия чарасы да бит. Кыш бабай сиңа бүләк алмаячак малай, кара аны, дисәң, шәп бит инде. Тик Идел бәләкәйрәк әле...” “1 яше тулган көнен дә бик тыйнак уздырдык, – дип сүзгә кушыла әтиләре. – Гәрчә, бу вакыйга уңаеннан спектакльләр ясаучыларны да беләбез. Мондый шау-шу аңа, югыйсә, гомумән, кирәк түгел. Менә миңа айда ике гектар җир биргән кебек. Ягъни аңа кемдер күп миллиардлар акча сарыф итәргә мөмкин. Ләкин миңа аннан ни файда? Ә үсә төшкәч, аңлый башлагач, ихтимал, күңелендә матур, җылы хисләр калырлык итеп матурлап уздырасы булыр инде”.
 
Инде Иделнең бераз үсәсе генә калган. Гаилә башлыгы аңа укырга дип әзерлек чаралары да күргән: татарча тәрҗемә мультфильмнарын, Тукай әкиятләрен алып куйган. Машинада йөргәндә дә Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичевлар башкаруында үзебезнең татар җырларын гына тыңлап йөри егет. “Аны милләтебезгә файдалы кеше итеп үстерәсем килә, – ди әтисе. – Ләкин тормышның күзенә карарга кирәк. Мондый вәзгыятьтә күп кешеләр манкортлашачак. Әмма бер төркем – 50 мең, 1 миллион булсын, һичшиксез, калачак. Халкыбызның бөек рухи һәм матди мирасы шушы кешеләргә насыйп булачак. Алар арасында минем нәселем вәкилләре дә булсын иде”. 
 
 
1
 
 
2
 
 
3

Гөлүсә ЗАКИРОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 9 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»