|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2014 Мәдәният
![]() Ваһапов фестивале тәкъдим итә: Илһамга мәдхия!26 сентябрьдә Тукай филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале, үзенең 10 еллыгы уңаеннан, уникаль проект – “Илһамга мәдхия!” дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итә. Бу көнне Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Асаев, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Гөлсирин Абдуллина - легендар Илһам Шакиров хөрмәтенә җырлаячак. Шулай итеп Ваһапов фестивале бөек остазга җырлы рәхмәтен җиткерергә ниятли. Бәйрәм кунаклары арасында – Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, яшь җырчы Ярамир, виртуоз музыкант Ринат Вәлиев. Концертта “Казан” бию ансамбле, “Казан нуры” оркестры һәм “Мирас” инструменталь ансамбле катнаша.
Билетлар – филармония һәм шәһәр кассаларында.
Белешмәләр өчен – 296-06-27.
Илһам – безнең горурлыгыбыз!
Илһам – безнең символобыз!
Илһам белән очрашу – тарихи мизгел!
Рәхим итегез!
![]() |
Иң күп укылган
|