поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
26.03.2009 Җәмгыять

“СТС” КАЗАННАН КИТӘ

Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларының ябылуы дәвам итә. Бу атнада “СТС” федераль телеканалы да Казанда үзенең эшен туктата. Белгечләр моны күп очракта кризиска бәйләсә, журналистлар исә гади итеп - илһам бетүе белән аңлата. “История в деталях” тапшыруы баш мөхәррире Наилә Набиуллина сүзләренчә, пәнҗешәмбе тапшыру соңгы тапкыр эфирга чыгачак.

  

“Кризис вакытында күп кенә ширкәтләр беренче чиратта маркетинг, реклам бүлекләрен кыскарта. Шуңа реклам күләме дә нык кими. “СТС” исә ул тулысынча реклам акчаларына гына яшәүче телевидение. Күрәсең, хәзер акча мәсьәләсендә тыгызрак, шуңа телевидениене ябарга мәҗбүрләр. Без бүген соңгы көн эшлибез, иртәгә моннан китергә кирәк. Аннары эшне кая дәвам итүебез билгесез. Чөнки бүгенге көндә республикада журналистларга яхшы эш тәкъдим итә алмыйлар,” ди Наилә Нәбиуллина.

 

“СТС”ның Казан бүлегендә телекомпаниянең ябылу сәбәпләрен рәсми рәвештә коммерция директоры Оксана Юрис кына әйтә ала диләр. Ул исә, көн озын журналистлар белән сөйләшергә теләмәде. Шулай да ул “БИЗНЕС online” хәбәрчеләренә ябылу хәбәрен расламаган.

 

Аның сүзләренчә, “СТС” бөтенләй ябылмый, ә форматын гына үзгәртә. Үзгәрешләрдән соң “СТС” каналында Казаннан 5 минутлык реклам тапшыру гына кала. Оксана Юрис сүзләренчә, тапшыруларның ябылуы финанс кризиска түгел, ә иҗади торгынлыкка бәйле. “Тапшыруларның ачылуы, ябылуы – гадәти хәл”, ди ул.

 

Белгечләр исә, “СТС” каналының тарихына игътибар итә. Телеканал “Эфир” башлыгы Андрей Григорьев һәм Николай Шаховнинныкы булган. 1995 елда бу телеканал “Канал 6”исеме астында ачылган. Бер елдан соң ул “СТС” каналы белән берләшә.

 

Заманында Григорьев “Восточный экспресс” газетасын күңел ачу матбугатына әйләндергән төсле, “СТС”ны да нигездә күңел ачу каналы иткән. Әмма хәзер кризис вакытында халыкта уен-көлке кайгысы юк. Шуңа да кешеләр, илдәге сәяси вакыйгаларга, икътисадка, җәмгыятькә бөтенләй дә игътибар итмәгән “СТС”ны үз итми, ди белгечләр.

 

Икенче яктан, кайбер белгечләр “СТС”ның ябылуын Григорьевның матди хәленә дә бәләп карый. Берничә атна элек кенә аның “Восточный экспресс” газетасы чыгуыннан туктады. Хәзер “СТС” телеканалы, болай булгач республикада иң танылган “Эфир” каналының да алдагы язмышы ничек булачагы билгесез.

 

Күп кенә белгечләрне хәзер Миңтимер Шәймиевнең матбугат үзәге җитәкчесе Айрат Зариповның тормыш иптәше Гуляра Зарипованың язмышы да кызыксындыра. Чөнки “СТС-Казан” телеканалында ул җитәкче иде. Канал ябылгач исә, Зарипованың кайда эшлиячәге билгесез.

 

Күпләр “СТС-Казан”ның ябылуын 2008 елның ахырында ук фаразлый башлады. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган елның октябрь – декабрь айларында каналның рекламнан килгән табышы 16%-ка төшкән. Күрсәткечләр түбән булгач, “СТС”ның Мәскәүдәге җитәкчелеге каналның төбәктәге бүлекчәләрен ябарга карар кылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, “СТС” бүгенге көндә Петербурда, Белградта үз эшен туктаткан инде, чиратта Казан.


Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Азатлык
№ --- | 26.03.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (15374) / 30.03.2009 22:02:03

наданнар , Сербияне гел ишеткэннэре юктыр дип уйлап, Югославия дип язган идем. Язарсын Сербия дип, кемнендер башын кан савып ауачак...

№3 (15372) / 30.03.2009 21:44:20

Югославия дэ юк бит, алайга китсэ.
Гел тел чарлау инде монда!

№2 (15258) / 27.03.2009 07:30:45

"Күп кенә белгечләрне хәзер президент матбугат үзәге җитәкчесе Айрат Зариповның тормыш иптәше Гөлирә Зарипованың язмышы да кызыксындыра".
"Азатлык" радиосы хәбәре. Гөлирә матур исем. Ә Гулярага килгәндә, гафу...

№1 (15249) / 26.03.2009 22:50:18

Яп-яланаяк. Профнепригодность.

Зинхар дип эйтэм, акылыгыз эз генэ булса, укымагыз бу нэмэрсэне, чонки ана (акылыгызгы) зыян килергэ момкин.

""СТС” бүгенге көндә Петербурда, Белградта үз эшен туктаткан."

-Белград - Югославия башкаласы ул, наданнар. БЕЛГОРОД дип язарга кирэк иде.

-Ул эфэнденен хатыны чынлап та "ГУЛЯРА" исемле микэн?

"Белгечләр исә,"
-Жил исэ ала, белгечлэр исэ алмый, наданнар кавеме.

Х.б., х.б., х.б.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar