поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
09.09.2014 Мәгариф

“4ле” һәм “5ле” гә укыган студентларның матди хәлләре җиңеләергә мөмкин

Киләсе елдан югары уку йортларының түләүле бүлекләрендә “4ле” һәм “5ле” гә укыган студентларның матди хәлләре бераз җиңеләергә мөмкин. Россия Мәгариф министрлыгы аларны бюджетка күчерү турындагы боерыкка үзгәрешләр кертергә җыена.

Бүген мондый мөм­кин­леккә сессияләрен вакытында тапшырган, тәртипле, акчаларын вакытында түлә­гән, шул ук вакытта ике семестрны да бары “5ле” билгеләренә генә тапшырган егет-кызлар ия. Әмма бер үзенчәлеге бар: әлеге юнәлеш буенча буш урын­нарның булуы кирәк.

 
– Мондый мөмкинлектән хәзер “5ле”гә генә түгел, “4ле”гә укучылар да файдалана ала. Бу аларга яхшырак укырга этәргеч бирәчәк, – дип ачыклык кертә Россия Мәгариф министрлыгының матбугат үзәге.
 
Әлеге мәсьәлә вуздагы махсус комиссия ярдәмендә хәл ителәчәк. Шулай ук Студентлар союзының да фикере исәпкә алыначак. Әгәр студент балигъ булмаса, югары уку йортларындагы ата-аналар советы да тәкъ­дим­нәрен җиткерә ала.
 
Бюджетка күчәргә гариза биргән студентның уку, фән өлкәсендәге казанышларыннан тыш, иҗтимагый, мәдә­ни, спорт буенча уңышлары да бизмәнгә салыначак. Бер урынга ике кеше дәгъва кылган очракта, өстенлек яхшырак укыганнарга биреләчәк. Мөмкинлекләр тигез булганда иҗтимагый тормышта ни дәрәҗәдә катнашуына, активлыгына игътибар итәчәк­ләр. Билгеле, әлеге яңа­лыкны кертү өчен бюджет урыннарының санын арттырырга кирәк. Сер түгел, хәзерге вакытта мондый бәхет бик сирәкләргә генә елмая.
– Яхшы белем алучыларга мондый мөмкинлек би­рүне хуплыйм. Студент­лар­ның уңышларын болай бәяләү яхшы нәтиҗәләр китерер дип уйлыйм, – ди Югары икътисад мәктәбенең белемне үстерү институты директоры Ирина Абанкина.
 
– Әлеге яңалык әти-әниләрдә кызыксыну уятырга өлгерде инде. “Безнең мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт аграр универси­тетының түләүле бүлегендә яхшы укыган кызлар бар. Минем кызым икътисад бүлегендә 4нче курста укый. Әлегә уку өчен акчаны түләмичә торабыз. Бюджетка күчереп булмасмы әле”, – дип шалтыратты безгә Балтач районыннан бер ханым.
 
Әлеге сорау буенча аграр университетның икътисад факультеты белән элемтәгә кердек. Деканатта хәзерге вакытта вакантлы урыннар булмавын әйттеләр. Соңгы ике елда булачак икътисадчыларны бары түләү­легә генә кабул иткәннәр икән. Гомумән алганда, тү­ләүсезгә күчү очрак­лары бар. Бу, әлеге дә баягы, буш урыннарга бәйле. 
 
P.S. Узган уку елында югары уку йортларында барлыгы 180 меңнән артык студент белем алган. Шуларның 140 мең 874е – дәүләти, ә 40 меңгә якыны – хосусый уку йортларында. Дәүләт вуз­ла­рының көндезге бүлегендә акча түләп белем алучылар 30 меңне тәшкил иткән.

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 130 | 09.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы