поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.09.2014 Медицина

“Мин – Жанна Фриске түгел, миңа кем булышыр?”

“Безнең гаиләдә дә яман шеш белән авыручы булыр дип кем уйлаган? Социаль пакеттан баш тарткан идек, шулай яхшы булыр, акчасы килеп торыр, дидек. Хәзер ул акча гына җитми. Дарулар бик кыйммәт. Барыр, ярдәм сорар кешем юк. Мин бит – Жанна Фриске түгел, миңа кем булышыр? Үтермәгез, зинһар, ярдәм итегез!” Быел Татарстан Сәламәтлек сак­лау министрлыгына йөздән артык кешедән шундый эчтәлектәге хат килгән.

Аяныч хәлдә калучылар­ның берсе – күптәнге танышым. Балалары үгетләүгә карамастан, әти кеше социаль хезмәт җыелмасыннан гел баш тарта килде. Быел бик нык авырый башлады, хас­таха­нәләрдә еш ятса да, мантый алмады. Соңрак җенес бизендә яман шеш үсеп, дүртенче стадиягә җитүе ачыкланды. Операция ясарга кирәк иде, ә аннан соң бертуктаусыз дару эчеп торырга. Кызы сөйлә­венчә, дарулар шулкадәр кыйбат, берсе-берсе йөзәр мең сумлыклары да бар, бөтен акчалары шуңа китә, бурычка да ала башлаганнар. Авыр хәлдәге әтиләре бу хакта берни белми. Хәер, белеп нәрсә эшли алыр иде. Социаль пакеттан баш тартып гариза тапшыргансың икән, 1 октябрьдән соң ел дәвамында карарыңны үз­гәр­тә алмыйсың. Пенсия фон­ды­ның Татарстандагы идарә­се мәгълүматлары буенча, 2013 елда ташламалы дарулар һәм социаль хезмәт җы­елма­сын­нан инвалидлар­ның 71,97 проценты баш тарт­са, быел бу сан 72 процент булган. Бик күп­ләр­не аның урынына бире­лүче 679 сум акча кызыктырган.

 
Әйе, кешегә федераль закон нигезендә социаль пакет җыелмасыннан баш тартып, аның урынына акча алу хокукы бирелгән. Күпләр шулай эшли дә. “Шуның аркасында ташламалы дарулар җибәрү программасының иминият өлеше бозыла, программада бик кыйммәтле дарулар алучылар гына кала”, – ди сәла­мәтлек саклау министры урын­басары Фәридә Яркәева. Бездә норматив буенча җан башыннан ташламалы дару алу өчен якынча 1224 сум акча карала, ләкин ул сумма җитәр­лек түгел. Әйтик, шул ук яман шеш белән авырып киткәндә нишләргә? Законда андый очракларда, ягъни үзең кыенлык кичергәндә (бүтән­нәр турында уйлау юк инде ул), карарыңны үзгәр­теп, социаль җыелманы кире кайтару мөмкинлеге турында берни язылмаган.
 
Бу законны төрле якны күзалламаган, озак уйлап тормастан чыгарылган канун дип атап була. Шуның аркасында авырулар гына түгел, табиблар да иза чигә. Сырхау­лар дару җибәрүне җайлы итеп оештыра алмаган тү­рәләрне сүксә, табиблар исә ташламалы дару җибәрү өчен бүленгән акчаны кесә­ләренә алып тыккан авыруларны гаепли. Ә бит ике як та хаклы. “Ул закон чыккан 2005 елларда казнада ташламалы дарулар өчен акча бик күп иде. Яман шеш авыруларын дәвалар өчен генә дә миллиард сум каралды”, – ди Рес­пуб­лика яман шеш авырулары клиник диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов. Чөн­ки баштарак социаль пакетны сирәк кеше генә кирәк­сенми. Соңрак, ай саен чират торып, дару яздырып йөргән­гә караганда, акчалата алу ансатрак икәнен аңлыйлар. Да­руха­нә­ләрдә табиб язган рецепт буенча дару булмаска да мөмкин. Инвалид кат-кат барып, дару соранып йөрер­гә тиеш түгел бит инде. Күп нәрсә урыннарда эшнең ничек оештырылуыннан да тора. Фәридә Яркәе­ваның кулында шундый исемлек тә бар: социаль җы­елмадан баш тартучылар Кукмара, Яшел Үзән, Актаныш, Баулы, Чис­тай, Нурлат, Бө­гелмә, Балтач, Алексеевск, Саба районнарында күп. Ә менә Мөс­лим, Яңа Чишмә, Тукай, Сарман, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында чагыштырмача азрак. Югый­сә җибәрелә торган дарулар бер, хакларында да аерма юк. Ә төрле җирдә төрлечә баш тарталар.
 
Инвалидлар сафына ел саен яңа кешеләр өстәлә тора. Байтагына даими дару эчеп торырга кирәк, чөнки ул  – авыру кеше. Шулай булмаса, аңа инвалидлык бирмәс­ләр иде. Тагын шул сорауга әйләнеп кайтыйк: социаль пакет җыелмасыннан, дарулардан нигә баш тарталар? Әйе, сәбәп акчада гына түгел, чиратта торырга инвалид кешенең түземлеге дә, сә­ламәтлеге дә чыдамый. Ләкин беткә үч итеп, тунны кайнар мичкә атмыйлар лабаса.
– Ул иминият акчасы нигә авыруга бирелә, инвалидка болай да өстәмә акча түләнә бит. Дарулар өчен каралган акча бүген кемгәдер бик кирәк, иртәгә сиңа кирәк булуы бар. Ник тияләр ул акчага, мин табиб буларак, шуны аңлап бетерә алмыйм, – ди рес­пуб­ликаның баш онкологы Р.Хә­сәнов. – Кешегә инвалидлык бирелгән икән, димәк, сә­ламәтлеге яхшы түгел. Шулай булгач, нигә иртәгәге көне турында уйламый?
 
Аның фикеренчә, яман шеш белән авыручы дарусыз тора алмый, ул аның гомерен озынайта. Нур дәвасы бары бер тапкыр үткәрелергә мөмкин, ә дару көн дә кирәк, еллар буе шулай. Табиб рецепт яза, ә аның өчен казнада акча каралмаган икән, дару кем хисабына бирелергә тиеш? Менә шуннан соң китә елап йөрүләр, ялварулар, рән­җүләр... Кеше күп вакыт өендә дәвалана, ә акча стационарда ятучыларга гына бү­ленгән. Сырхауны ел әй­ләнәсендә хастаханәдә тотып булмый бит инде. Кайбе­рәүләрнең кесә­сеннән дару өчен атна саен кимендә 160-200 мең сум акча чыга. Ә акчаң булмаса... Яман шеш байга да, ярлыга да, тазага да, ябыкка да, картка да, яшькә дә карамый. Респуб­ликаның һәр 48нче кешесе яман шеш белән авырый. Шулай ук бүтәннәргә – психик чирлеләргә, диабет белән авыручыларга да дару һава кебек кирәк. Бүген республикада 100 меңнән артык кеше диабет чиреннән исәптә тора. Ел саен 8-9 мең кешегә шул диагноз куела. “Инфаркт, инсульт кичергән кешеләрнең һәр икенчесе диабет белән авырый. Шикәр чире шундый: бүген кеше дару эчмичә дә үзен яхшы хис итәргә мөмкин, ләкин бу вакытлыча, иртәгә урынга егылачак ул. Диабет белән авыручылар моны белә. Сатып ала башласаң, дарулар­ның, инсулинның кыйммәт торуын да яхшы аңлый алар”, – ди баш эндокринолог Энгель Хәсәнов.
 
Социаль пакеттан баш тартучыларга карарларын үзгәр­тергә вакыт бар әле. Пенсия фондында гаризалар 1 ок­тябрь­гә кадәр кабул ителә.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 129 | 06.09.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»