поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.09.2014 Шоу-бизнес

Замирә Рәҗәпова: “Тормыш йөген үзем тартып арыгач, аерылышырга булдым” (ФОТО)

Алып баручы Замирә Рәҗәпованы күпләр калын тавышыннан танып белә. Студент чагында биеп тә йөргән ул. Бервакыт Азат Тимершәех биюче эзләп Замирәгә шалтырата. Телефон аша гына чыгыш ясау вакытын сөйләшәләр. Концерт вакытында очрашкач, Азат Тимершәех аңа: “Мин сине тәмәке тартып, тавышы карлыгып беткән кыз дип уйладым”, – дип каршы ала. Әмма тартмый ул. Аның тавышы табигатьтән шундый.

Соңгы арада Замирә телевизор экраннарыннан югалды. Тормышы, ниләр белән мәшгульлеге турында белергә теләп, Замирә белән күрешеп алырга булдым.
 
– Замирә, кая югалдыгыз?
 
– Телевидениедән китү теләге ике-өч ел элек туды. Камера алдында басып сөйләү – иң җиңел эш. Өч-дүрт программага сценарий язу, “Җомга киче”, “Хөршидә-Мөршидә”нең сценариеннан тыш, съемкасы да минем өстә иде. “Яңа ел кичәсе”нә ничә ел рәттән сценарий яздым. Моннан тыш гаиләм дә бар бит. Филүс Каһировта алып баручы булып эшлим, башка кичәләрне дә алып барам, гастрольләргә йөрим. Мине җитәкчелек аңлый иде, әмма аңласа да, үзең киткәндә барлык эшләреңне тәмамлап китәргә кирәк. Тәүлек буе эшләдем. Берьюлы дүрт сценарий язган очраклар да булмады түгел. Улым Аяз хоккей белән шөгыльләнә. Аны боз сараена илтеп кую өчен иртәнге 5тә торырга кирәк, 6да алар бозда булырга тиеш. Шуңа күрә, бу хәлләрдән чыгу юлын эзләдем, нык арыган идем.
 
 
– Бүген кайда эшлисез?
 
– Халыклар дуслыгы йортында режиссермын. Ярты ел үз көемә генә концертлар алып барып, банкетлар үткәреп йөргәч, бирегә урнаштым. Режиссер булырга махсус белемем юк, әмма мин – телевидение мәктәбен үткән кеше. Эшем бик күп. Шәһәр көнендә узачак концертның, башка планлы концертларның режиссеры мин. Моннан тыш, өч җырчыга клип әзерлим, дүрт җырчыга концерт сценарие язам.
 
– Аязга ничә яшь?
 
– 8 тулды. Җәен әни янында уздырды.
 
– Авылыгызга еш кайтасызмы? Әниегез ни хәлләрдә?
 
– Башкортстанның Илеш районы Торачы авылында гомер итә. Быел пенсиягә чыкты. Әтине белмим дә. Әти үзбәк бит минем. Без кечкенә чакта ук, 24 яшендә әни Үзбәкстаннан аерылып кайткан. Шуннан бирле барлык гомерен сеңлем белән миңа гына багышлады. Әти белән аралашып үсмәдек.
 
– Халык арасында “Замирә аерылган икән” дигән сүзләр йөри...
 
– Аннан соң Замирә кияүгә чыкты бит инде! Булды андый хәлләр. Беренче ирем Фәрит белән 2009 елда аерылыштык. Аерылышу тәкъдимен мин ясадым. Рәхәт, бәхетле тормыштан хатын-кыз баш тартмый. Шуны гына әйтә алам: дөньяның бөтен авырлыгын үз җилкәмдә генә тарту арытты. Тормыш булгач, ир дә, хатын да гаиләне карарга, сакларга тиеш. Әгәр үзен гаиләгә берсе генә багышлый икән, аның көче җитми. Менә минем дә көчем җитмәде.
 
– Аның белән нинди мөнәсәбәттә калдыгыз? Аралашып торасызмы?
 
– Кайда икәнен дә белмим, кызыксынганым да юк. Әти булган кеше үзенең кайдалыгын сиздерер, хәбәр бирер иде. Шушы көнгә кадәр улы белән очрашканы юк икән, димәк, ул әти түгел, андый кеше безгә кирәкми.
 
– Яңа ирегез белән ничек таныштыгыз?
 
– Ул – сәнгать кешесе. Халыклар дуслыгы йортында музыкант булып эшли. Филүс Каһиров белән эшләгәндә сәхнәдә таныштык. Беренче иремнән соң, гомумән, ир-атка ышанычым юк. Барлык ирләр дә хыянәткә бик җиңел бара дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки беренче ирем белән яшәгәндә хыянәт белән бер генә тапкыр очрашмадым. Әлеге егет белән дә бик сагаеп кына аралаштым. Яңадан гаилә кору миңа бик авыр булыр дигән идем, ләкин ничектер шулай килеп чыкты, бүген без бергә. Аның үз дигәнендә нык торучанлыгы аркасында кушылдык. Инде менә никахыбызга да ике ел.
 
– Яңа кешегә ияләшү авыр булмадымы?
 
– Мин һәрнәрсәгә үзем ирешергә, үзем эшләргә күнеккән. Яңадан гаилә корып яши башлагач, эш бүлешүе баштагы мәлдә авыррак булды. Миннән дүрт яшькә кечерәк булса да, яши-яши шуны аңладым: ул акылы белән миннән күпкә өлкәнрәк икән.
 
 
– Яңа ир-атны Аяз ничек кабул итте?
 
– Бик әйбәт. Ул аны бик ярата. Мөнәсәбәтләре яхшы, күз тимәсен!
 
– Аяз ирегезгә кем дип эндәшә?
 
– Фәлән абый дип (Замирә иренең исемен сер итеп саклый). Үз әтисе бар бит аның. Аннан соң үзем дә андый ясалмалылыкны яратмыйм. Әтисе килсә, аралашуларына да каршы булмас идем.
 
– Сезне бик уңган хуҗабикә, диләр. Өйдәгеләрне ниләр белән сыйлыйсыз?
 
– Ашарга пешерү – хатын-кызның мәҗбүри эше. Ашарга пешерергә яратам, бәлки шуңа да тәмле килеп чыгадыр. Нәрсәгә тотынсам да, эшне “бисмилла”дан башлыйм. Нәрсә пешерсәм дә, барлык нәрсәне чама белән салам, кашыклап, граммлап үлчәп утырганым юк.
 
– Тормыштан канәгать булуыгыз йөзегезгә чыккан. Шулай да зәңгәр экран сагындырмыймы?
 
– Сагынып утырырга вакыт юк. “Мине күрсеннәр әле” дигән принцип белән яшәмим. Телевидениедән җиңел киттем. Әмма тамашачы мине онытмый. Бервакыт Себердә гастроль вакытында грим бүлмәсенә әбиләр җыелышып кергәннәр дә: “Без сине декрет ялына киткән дип торабыз, ә син “Җырлыйк әле”дә эшләмичә, концерт куеп йөрисең икән”, – дип ачуландылар.
 

Чулпан ШАКИРОВА
Акчарлак
№ --- | 08.09.2014
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»