поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2014 Дин

Безгә Мамадыш сыры да ярый

Әле генә изге айларны озатып, Рамазанның бер айлык эмбаргосы (чикләүләр) тәмамланып, менә-менә иркенләп ашый гына башлаган идек, янә яңа чикләүләр керде.

Берничә ай элек Америка Россия өчен үзенең акча янчык­ларын, икътисад-сәүдә юлларын япты. Америка каршында “ләббәйкә” дип торучы Аурупа илләре дә аның әмереннән чыга алмады. Әлеге адымга каршы ничек җавап бирергә? Инҗил кушканча, “Бер яңагыңа суксалар, икенчесен куяргамы?”, әллә Коръән кушканча, “Тешкә теш, күзгә күз” белән кайтарыргамы?

Чыннан да тамак мәсьләсе безнең тормышта зур урын алып тора. Тамак сәбәпле җирдә күпме явызлык кылына. Корсагын кайгыртып, карак бәндә кеше малына кул суза, фахишә тәнен сата, ришвәтче ришвәт (взятка) бирә һәм ала, сатучы насыйбын арттырам дип, җимешнең бозыкларын аска тутыра, машина белән сәүдә итүче төне буе спидометр саннарын әйләндерә... Корсак туйдырам дип, туган белән туган дошманлаша. Илләр, халыклар арасында күпме кан коела? Күп сугышларга ризык бүлешә алмау китерә.

Шуңа күрә, дин атабыз Адәм чорыннан ук ке­ше­леккә зур бер хаклыкны аңлатып килә, халык кына моны аңлый алмый: җан ияләренең ризыкларын Аллаһы Тәгалә Үзе бүлә. Кемгә күпме бирәсен, Бер Үзе хәл итә һәм бу эштә һичкемнең киңәшен яки рөхсәтен сорамый. Аллаһы Тәгалә: “Син - теләгән бәндәңне мөлкәтле итәсең, теләгәненнән тартып аласың” , - ди. (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 26нчы аять).
Аллаһ һәр мәхлугының ризыгын Үз өстенә алды: мөэминнең дә, кяфернең дә, изгенең дә, яманның да... Хәтта иң яман җан иясе булган шайтанның да ризыгы Аллаһ кулында. Хәдистә килгәнчә: Иблис Аллаһтан: “Йә, Раббым, һәр мәхлугыңның ризыгын билгеләдең, ә минем ри­зыгым кайда?” - дип сорады. Иблис кяфер булса да, ризыкны кемнән сорыйсын яхшы белде. Аллаһ аңа: “Кем “бисмилләсен” әйтми ашаса, синең ризыгың шул булыр”, - дип әйтте.

Кеше анасының карынында дүрт ай да ун көнлек булганда, Аллаһ аңа махсус фәрештәсен җибәрә, ул үзе белән кешенең гомерлек ризык микъдарын (лимит) алып төшә. Соңгы сулышына кадәр кеше шул ризыгың ала, беркем дә аның өлешенә керми. Ата-анасы да, туганы да, дошманы да... Һичкем Раббыбыз билгеләгән “лимитны” арттыра да, киметә дә алмый. Әгәр кешеләр бу хаклыкны аңласалар, күпме хәсрәтләрдән имин булырлар һәм башкаларны да имин итәрләр иде. Хәсән әл-Басри исемле галим: “Миңа язылган ризыкны, башка беркем дә ашый алмаганны аңлагач, күңелем тынычланды”, - дигән. Ә бит әлеге сорауда ислам, насара (христианство), яһүди (иудаизм) диннәре барысы да бер карашта.

Аллаһ Үз ризыкларын бүлә һәм әлеге эшен Үзенең гыйлеме, хикмәте, рәхмәте белән башкара. Әлбәттә, кешегә һәрвакыт күбрәк кирәк. Әмма Аллаһ кемгә күпме бирәсен Үзе белә. Әгәр бөтен кешегә аның нәфесе теләгәнчә бирелсә, бу хәерле булмас иде. Шуңа күрә, Аллаһ вакыты-вакыты белән ризыкларын чикли, “эмбарго” куя. Чикләрнең кайберләре вакытлыча, кайберләре мәң­гелеккә. Әмма, һәр чик­ләүнең үз хикмәте бар. Рамазан “эмбаргосы” бер айлык кына, әмма ул безгә ризыкның кадерен белергә, бер йотым суның кыйммәтен татырга өйрәтә. Бу дөньяда кешеләргә исерт­кеч эчем­лекләр тыелган, ирләр өчен ефәк киемнәр, алтын бизәнгечләр ярамый. Әмма, сынауларны үтеп, җәннәт бакчаларына кайт­кач, анда ефәк, алтын һәм шәраб өстеннән санкцияләр төшә. Җәннәт әһелләре өсләренә ефәк һәм парча киемнәр киеп, алтын-көмеш касәләрне шәраб елгаларына “батырып”, җәннәт эчемлекләреннән авыз итәрләр...

Аллаһ бәндәләрен дөньяда төрле ысуллар белән чикли. Шәригать кануннары дуңгыз ите, кеше малы, хәмер эчүне хәрәм итә. Шулай ук Аллаһ бер мәхлукларын башкалары аша да чикләргә мөмкин. Әгәр сыерны фураж савыты янында калдырсаң, ул туктый белми ашап күбенә һәм үлә. Шөкер, аны туктату өчен хуҗасы бар. Безгә дә кайвакыт, дөнья куып күбенмәсен өчен Раббыбыз туктатучыларын җибәрә. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр Аллаһ берәүләрне икенчеләр белән тотып тормаса, җир өсте бозылып бетәр иде”, - диде (“Бәкара” сүрәсе, 251нче аять).

Россиянең көнбатышка куелган азык-төлек эмбаргосы күпләрне аптырашка калдырды. Кемдер: “Шул кирәк аларга”, - дип куанды, кемдер: “Ә без нәрсә ашарбыз?” - дип, янә үз кор­сагын кайгыртып куйды. Чыннан да, бүген хал­кыбызның азык-төлеккә сарыф иткән акчаның 40 проценты чит илгә китә, диләр. Үз карыныбызны кай­гыртып, күп­ме илләрне баетып ятабыз. Бәрәңгенең дә Аргентина яки Мисырдан килгәнен ашыйбыз. Шөкер, “Буш ботлары”ннан халык соңгы елларда биз­де һәм үзебезнең Питрәч, Чаллы тавык­ларына күчте. Кызганыч, көнбатышның ризыгы белән халкыбызга көнбатыш мә­дә­нияте дә, дөресрәге мә­дәниятсезлеге кереп бара. Ирекле мәхәббәт, ирек­ле киенү, үзеңә ошаган җенесне сайлау һ.б... Бәлки, аларның азык-төлекләре ки­мү белән, тискәре йогынтылары да бераз кимер. Аллаһы Тәгалә безнең илгә биргән байлыкларны тагын кайсы илгә бирде микән? Алтын, нефть, газ, урманнар, басу-кырлар, елга-күлләр... Кара туфрактан йөрибез, ишек төбенә чыгып орлык чәчсәң тишелеп өскә күтәрелә. Аз гына чокысаң да, аяк астыннан чиста салкын сулар бәреп чыга. Кайбер илләрдәге кебек гарасатлар, җир тетрәүләр, су басулар да бездә сирәк күренеш. Тукаебыз әйтмешли: “Барсы да бар”. Тик бәрәкәт кенә юк. Безнең халыкка Раббыга рәхмәтле булып, “күктән төшкән” байлыкларның кадерен белергә, яшәгән җиребезне сакларга гына кирәк.

Һәр дәүләтнең нигезендә, иң элек, гаделлек ятарга тиеш. Ислам галимнәре: “Аллаһ гадел дәүләткә көч бирер, гәрчә ул Ислам дәүләте булмаса да. Залим дәүләтне җимерер, гәрчә ул мөселман дәүләте булса да”, - диделәр. Раббым патшаларыбызга хикмәт, аек акыл бирсен. Әбиләребез әйтмешли: ипикәйләре булып торсын, бәрәңгедән өзмәсен. Ә сырның безгә Мамадышныкы да бик ярый.

Түбән Кама шәһәре. 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»