07.09.2014 Ир белән хатын
Гаиләсез кеше бәхетле була аламы?
Август башында Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумына Самара өлкәсе делегациясе составында мин дә барган идем. Әлеге чарадан файдалы мәгълүмат туплап, бик әйбәт тәэсир белән кайттык, дисәм дә була. Тик форум кысаларында узган "Яшь татар гаиләсе һәм аның алдында торган сынаулар" манзарасы гына күңелемне борчып, әлегә кадәр уемнан чыкмый.
Әлеге чарада залда иркен микрофон булып, һәрбер делегатка үз фикере, көн күреше белән уртаклашу мөмкинлеге бар иде.
Биредә җыелган алты йөз кешенең һәрберсе диярлек үз өлкәләрендә, үз төбәкләрендә милләтебезнең проблемаларына битараф калмыйча, милли чараларда актив катнашып, форумга килергә иң лаек булган яшьләр. Аңа карамастан, бу чара вакытында микрофон алган кайбер кешеләрнең сүзләренә шаккатып утырдык, көтелмәгән җавапларыннан гаҗәпкә калдык.
Әңгәмәне алып баручылар “Гаилә кирәкме яисә гаиләсез кеше бәхетле була аламы?” - дигән риторик сорау бирделәр. Бәхәсләр күбесенчә татар телендә барды. Шулай да кайбер делегатлар үз фикерләрен урыс телендә яхшырак аңлатып бирәчәкләрен әйтеп, кыенсынып булса да үз карашларын урыс телендә яңгыратты. Бер егет торып: ”Гаилә кирәкми. Мәхәббәт юк, ә булса да 2-3 елга гына җитә, ә аннары ир белән хатын бер-берсеннән туеп, гомер буе бер-берсенең кәефләрен бозып яшиләр. Гаилә кирәкми, чөнки ул кешегә проблемалар гына китерә”, - диде.
Залда утырган халык “уууу” дип тавыш чыгарып, ризасызлыгын белдерде, ә кайберәүләр “Бу шаян сүзләр” дип көлеп алды. Ләкин бу егет үз сүзендә торып, барлык делегатларны бик җитди рәвештә “өйләнергә кирәкми” дип үгетләде.
Кызганычка каршы, залда тагын бер-ике егет бу сүзләрне яклап чыктылар, ә берсе (чит ил егете) аудитория алар ягында булмаганын тоеп, бөтенләй залдан чыгып ук китте.
Шушындый делегатлар татар телен, татар милләтен ничек саклап калырга җыена соң?! Ә бу сорауларны үз алларына куймыйча, татар проблемаларына салкын карап, җәмгыятьнең башлангыч күзәнәге кирәкми, дип санаган егетләр VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында нәрсә эшләп йөриләр икән?! Бу форумга килгән егетләр, кызлар борынгы рухи мирасыбызны, милли йөзебезне, ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф - гадәтләребезне саклап калуда ярдәм итәргә кирәклеген тоеп, бергә җыелышты һәм сүздә генә калмыйча, чынга да ашсын, дип яңа татар проектларын тәкъдим иттеләр.
Бер яктан бу егетләр минем күңелемдә каршылыклы эз калдырса, икенче яктан караганда, аларның шулай чыгыш ясавы бик тә әйбәт булды әле. Аларны тыңлап, бу темага бәхәсләшкәндә калган делегатлар “гаилә кирәк” дигән фикерләре дөрес булуына тагын бер мәртәбә инанганнардыр, минемчә.
Дискуссиядә күп кеше катнашканга, ул көнне микрофонга минем чиратым җитмәде. Шуңа күрә үз фикеремне бүген матбугатта язып чыгарырга булдым.
Ниндидер дәрәҗәдә мин теге егетнең сүзләре белән килешәм. Чөнки, күпләр өйләнешеп берничә ел торгач, туйга кадәр булган кайнар тойгылары суынганын сизәләр. Тик бу мәхәббәт сүрелде дигән сүз түгел бит әле. Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам, җаваплылык артып, яшь чактагы “любовь-морковь”, “хочу не хочу” югала, ә аның урынына олы мәхәббәт туа.
Бу егет мөнәсәбәтләрнең икенче стадиясенә кадәр җитмәгән, шуңа күрә дөрес түгел дигән нәтиҗәгә килгән, күрәсең. Дөресен генә әйткәндә, чын мәхәббәт хисләре тоймаган кешеләрне мин бик кызганам. Аңа чын күңелемнән йөрәгендәге бозны эретерлек яр очратып, гаилә бәхетен татып каравын телим.
Кадерле милләттәшләрем! Гаиләнең иң мөһим, иң әһәмиятле җәмгыять учагы булуын онытмыйк! Гаиләдә генә кеше үзен чынлап бәхетле тоя, гомер юлында уңышларга ирешә. Бу дөньяда кеше ни генә теләмәсен, барысы да мәхәббәткә, гаиләгә кагылышлы.
Чын татар гаиләләре төзеп, без үзебезнең бай мәдәниятебезне, милләтебезне, ана телебезне саклап кала алабыз, чөнки буыннан-буынга әби-бабайлар, әти-әниләр аша, гаилә аша гына без татар булып кала алабыз.
Самара шәһәре.