поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.03.2009 Җәмгыять

“БУШЛАЙ” ҺӘМ "ТҮЛӘҮСЕЗ"ЛӘР КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

Мәктәптә “Хокук белеме нигезләре” фәне керә башлагач, балалык беркатлыгым белән: “Нигә бөтен кеше илебездәге законсызлыктан зарлана? Нигә законнарны алып укымыйлар икән, барысы да уйланылган, бөтенесе дә тәртиптә бит! - дип гаҗәпләнә идем. - Әнә бит законнар безне ничек яклый!" Кырыс чынбарлык хыял күкләреннән җиргә тиз төшерә. Гадел законнар сакланган “алтын сандыкны” ачам дисәң, черек чүплеккә төртеләсең.

Кайбер кыенлыклар аркасында укуыннан ике елга академик ял алган ирем быел башка уку йортының икенче курсына укырга керде. Кайсы уку йорты турында сүз барганын язмыйм, тиктормас телем аркасында иремә аяк чалыр хәлем юк. Бәхетле дәүләтебезнең түләүсез белем алырга хокуклы гражданнарының берсе буларак, иремнең дә читтән торып уку бүлегенә түләүсез урнаша алуына бик сөендек. Ник дигәндә, яшь гаилә программасы буенча фатир көтәбез, анда да акча кертергә кирәк, яңа туган сабыебыз бар.

 

“Түләүсез” белем алуның нәрсә икәнен беренче сессиядә үк тойдык. Авырып китү сәбәпле, ирем соңгы имтиханны группасы белән бергә тапшыра алмады. “Койрыгың” булса, аягың йөртә бит ул - укытучысын эзләүгә генә дә ничә көннәр үткәндер. Укытучысы сугыш ветераны икән, көчкә генә утырып тора, сүзе үзеннән ерак китми ди. Машиналы кайбер студентлар еш кына аны өенә кайтарып куеп, зачет алу бәхетенә ирешәләр икән. Сессия чорында андый “таксистлардан” чират төзелә. Ярый, тапкан бу укытучыны ирем, бирем алып утыруга ук бабайның телефоны чылтыраган. Трубканың теге башындагы кешегә математик болай дигән: “Озак тормыйм, бер нәрсә генә алам да, кайтып җитәм.” Моның акча өмет итеп утырганлыгы иремә дә “барып җиткән”. Кәгазенә: “Ответ: 500 руб.”, - дип язган да, зачет кенәгәсенә 500 тәңкәсен кыстырып, бабайга тапшырган. Шул ук кабинетта йөргән аспирант кызлар каршында да сынатмаган математик бабай: “Молодец, дөрес җавап булды бу!” - дигән дә, имтиханын куеп чыгарган.

 

Бу бердәнбер очрак түгел, әлбәттә. Иң кызыгы булганга гына яздым. Калган зачет-имтиханнарны да нәкъ шулай, “түләүсез” алып чыкты ирем.

 

Хуш, бары тик үз белеменә генә таянып, принципиаль рәвештә бер тиен түләмим дип дөреслек яулап йөрүчеләр дә бар ди. Старосталары - китап белән бик дус егет, физиканы үзе бирергә җыенган. Тик анысын башка яклап кысканнар. Имтиханын тапшыруын тапшырган, әмма аңа һәр студенттан берәр мең сум акча җыеп тапшыру бурычы йөкләнгән. Зачет кенәгәсенә үз белеме белән алган билгесен акча тапшырылгач кына төшергәннәр.

 

“Түләүсез” укуның баласы гына булган икән әле бу. Ничек кирәк, алай сессияне ябып, декан янына кул куйдырырга сөенә-сөенә килеп кергәч, анасының кайдалыгын күрсәткәннәр иремә. Баксаң, һәр студент (түләүле бүлектә укыса да, түләүсезендә дә) факультетка ел саен “пожертвование”, ягъни хәйрия максатыннан 10 мең сум акча түләргә тиеш икән. Укытучыларның хезмәт хакын арттыру максатыннан, янәсе. “Бу, әлбәттә, мәҗбүри түгел, әмма алга таба укыйсың бар бит, үзең аңлыйсың инде. Шуңа күрә, үзеңә кара...” - дип, икеле-микеле уйларга урын калдырмыйча, аңлатып чыгарып җибәргән декан. Бу очракта студент нишләсен ди? Акча таләп итәләр дип судка бирергәме? Таләп итмиләр ич, “хәйрия” сүзе үзе үк “чын күңелдән” дигәнне аңлата бит! Башны җүләргә салып түләмәскәме? Киләсе сессияңдә батыра башласалар, нишләрсең? Инде бер тотынып, тыныч кына укып йөргән җирдән “чыгып очасы” килми бит!

 

Түләп укучы студентлар икеләтә авыр хәлдә. Рәсми рәвештә елына - 30 мең, кемнеңдер кесәсенә - 10 мең, шуның өстенә барлык имтихан-зачетларың өчен фәлән мең түләп, кесәң генә түгел, нерв җепселләрең дә чыдамас.

 

Мин декрет ялында утырам, гаилә бюджеты тулысынча ирем өстендә, артык 10 меңебез “кычытып” тормый. Һәм менә шул рәвешле “түләүсез” уку бүлегендә түли-түли белем алып ятабыз.

 

Бәхетле Русия гражданнары өчен медицина да бушлай бит әле. Һәрхәлдә, илнең төп законнар җыелмасы - Конституция шулай дип әйтә. Сырхауханә бусагасыннан атлап керүгә үк медицинаның ни дәрәҗәдә бушлай икәнлеген тоясың. Бахила алырга кесәңдә алай-болай 5 тәңкәң табылмаса, бинага керә алмыйсың. Дәүләт сырхауханәләрендә шулай бу. Авыруның акчасы ташып торса, дәүләт сырхауханәләрендә йөрмәс тә иде! Санитарлары ишек төбеннән үк елмаеп каршы алган, бушлай бахила кигерткән, бөтен уңайлыклары булган түләүле сырхауханәләргә барыр иде!

 

Баланы да бушка “бирмиләр” хәзер. Бу арада бик күп дусларым, апаларым бәби алып кайтты. Әмма берсен дә “кешечә” ашыгыч ярдәм машинасында алып китмәделәр. Һәркайсы табиб белән сөйләшү буенча (халык телендә “по договоренности” дип атала ул) тапты. Алдан сөйләшеп бала табу бәясе бүген 10-15 мең тирәсе. Әмма акча түләгәнче үк нәрсәләр өчен түләячәгеңне җентекләп сөйләшергә кирәк. Мисал өчен, бер танышыма табиб үзенең бәясен 11 мең сум дип куйган. Әле ярый: “Ул бәягә ниләр керә соң?” - дип сораганнар. Табиб: “Роддом тулы халык, коридорга эләксәгез дә рәхмәт әйтерсез әле,” - дип “шатландырган” үзләрен. Акча түли-түли коридорда ят инде!

 

Икенче бер танышым бәбиен 8 меңгә табарга дип килешкән иде. Кесарев кисүе белән табачагы алдан ук билгеле булса да, үзенә таптыртып җәфалап бетергәннәр. Яшь әнинең җәрәхәтләнмәгән җире калмаган. “Сезгә монысы да артык әле!” – дип, ире табибка 3 мең сум калдырып чыгып киткән.

 

Тагын өч дустым унар мең сум биреп таптылар. Тапканнан алып, өйгә чыгып киткәнче табиблары яннарыннан китмәгән. “Әле ярый түләгәнбез, бөтенләй икенче мөнәсәбәт инде, үзебезне кеше итеп хис иттек,” - диделәр.

 

Хәер, танышларымның барысы да түләп таба дип, бераз арттырып җибәргәнмен икән. Берсе, һаман да шул принципиаль рәвештә дигән булып, беркемгә дә акча түләмичә, алдан ук килешеп куймыйча табарга уйлады. Табуын тапкан анысы, тик бала табу өстәлендә урын бушаганын көтеп, көне буе коридорда алҗып беткән. “Ник берсе килеп карасын, хәлемне белешү турында сүз дә юк инде", - ди.

 

Үзем дә бәбиемне алдан сөйләшеп куйган табиб ярдәмендә таптым. Аллага шөкер, әйбәт кенә котылдым. Түләмичә табу турындагы уйның башыма кереп караганы да булмады. Илебезнең түләүсез медицина әкиятенә ышанып, туачак балам һәм үземнең язмышым белән уйный алмый бит инде! Әти-әни эштә чакта дәү әни тәрбиясендә “бисмилла” гына ишетеп үстем. Авырлы вакытта да ирем тарафыннан иркә-назга төренеп, гомергә бер тапкыр да сырхауханәләрдә йөрмәгән (тфү-тфү, йөрергә язмасын!), андагы тәртипләрне күрмәгән нәзберек башым белән битараф һәм ихтирамсыз мөнәсәбәткә юлыксам, күңелем катыр дип курыктым.

 

Гаилә бюджетыннан илебезнең “түләүсез” хезмәтләренә киткән меңнәребезне исәпләп утырдык әле беркөнне. Рәхмәт инде законнарыбызга! “Хокук белеме нигезләре”нең мәктәп укучылары өчен уйлап чыгарылган гади бер дәреслек китабы икәнлеген шушы минуларда аеруча ныграк аңлыйсың. Ә чынбарлыкта тормышның дәреслеге дә, дөреслеге дә акча законына буйсына.

 


Ләйсән НИЗАМОВА
Татарстан яшьләре
№ 30 | 14.03.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»