поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.03.2009 Фаҗига

ТҮЛӘҮЧЕ АТА-АНА, Ә ҮТЕРҮЧЕ КЕМ?

Казан-Аксубай юлында бик матур авыл кала. Шул Олы Тигәнәле эченнән үткәндә, бер музей күзне гел кызыктыра иде. Күптәннән тукталмакчы булам, һич вакыт җитми. Менә бу юлы керәчәкмен дип сүз бирдем үземә. Сәфәрем юл уңаенда гына. Кердем, тик мине бик күңелсез каршы алдылар биредә. Авыл тирән кайгыда икән. Армиядән кайткан егет үз-үзенә кул салган. Әйтәм аны, ерактан ук моңсу булып күренгән иде гел балкып торган авыл…

Ә музей хезмәткәрләре әфганчылар, солдатлар стенды янында мәш килә. Азатның сурәтен дә ябыштырасы бар бит… Әллә язмыш кушуы, әллә ниндидер көчләрнең махсус шушы хәбәрне ишетергә, фаҗига турында язарга этәрүеме, белмим, музей кайгысы онытылды. Минем кайтуымны ишетеп, халык та җыела башлады. Гомумән, күз яшьләрен күп күрдем бу көнне. “Еларлык бит. Ирләр дә яшьләренә буылып йөри хәзер бездә”, – дип кисәтте авыл җирлеге сәркәтибе Ләйсән Хәмитшина. Әниләренә кереп борчып йөрмәскә киңәш иттеләр. Гомер буе балта остасы булган Хәмит абыйның һәм хуҗалыкта хисапчы булып эшләгән Асия апаның хәле әйбәт түгел. Бу тирән кайгыны күтәрергә Ходай аларга сабырлык бирә күрсен, диеште минем белән очрашучылар.

 

…АЗАТ ДУДКИНГА БЫЕЛ 4 НОЯБРЬДӘ 24 ЯШЬ ТУЛГАН БУЛЫР ИДЕ. Киләчәккә зур планнар корган ул. Туган мәктәбенең горурлыгы булган. Бер генә спорт ярышы да аннан башка үтмәгән. Авылда гына түгел, район, республика ярышларында катнашкан. Сабантуйларда да ул иң җитезе – колга башындагы әтәч аныкы гына булган. Билгеле инде, спортны яраткан таза-сау үсмерне Казан педагогика университетының физик культура факультеты кызыктыра. Анда да өлгер егет игътибар үзәгендә була. Төркемдә староста итеп билгеләнә. Күңел ачу кичәләрендә дә ул актив. Авылда үткән Яңа ел кичәсендә катнашуын, соңгы Сабан туенда алган бүләкләрен юксыналар... Әти-әнисенә җиңелрәк булсын өчен, эшләп укыган... Боларны ни өчен шулай тәфсилләп сөйлим, чөнки соңрак Азатны электән үк сырхау дип аңлатырга тырышачаклар...

 

Укып чыгуга, әнисе армиягә бармау җаен эзләргә сораса да, ул үзе теләп хезмәт итәргә китә. Киләчәк өчен кирәк миңа армия, дип тынычландыра ул әнисен. Тик инде ул теләгән десант яки флот тулган, аны авторотага алалар. Дипломын да кулына тотарга өлгерми. Дустына ышаныч документы тутырып калдыра. Узган елның 6 июлендә китә һәм вакытыннан алда сәламәтлеге буенча, дип мартта кайтаралар... 3 көн йөри дә, якыннарына язу калдырып, бу дөнья белән бәхилләшә. “Әти-әни һәм башка туганнар, дуслар. Миңа бүген ТНВ йолдызнамәсе башланган эшне бетерергә, диде. Уйланып йөрдем дә үз-үземә кул салырга булдым. Сезгә гомер буе гел кайгы гына китердем. Бу юлы Ходай Тәгалә үзенә алыр дип уйлыйм. ҮЗЕМДӘ ЯШӘҮ КӨЧЕ ТАБА АЛМЫЙМ. Беләм, бу – зур гөнаһ.

Лә иләһе илләллаһу Мөхәммәде расүллүллаһ.

Улыгыз Азат. 08:10

Амин”

 

Бу Азатның фани дөньяга әйтеп калдырган соңгы җан өшеткеч сүзләре. Яшәү дәрте ташып торган Азат бүген ни өчен яшәү көчен җуйган? Халык шул сорауга җавап эзли. Бар да армиягә төртеп күрсәтә. Сөйләшеп куйганнармыни, кемнән генә сорама: “Без Азатны танымадык, ул башка кеше булып кайткан иде. Янып-көлеп торган Азат боек, аралашмаска тырыша. Иптәшләренә дә бик ачылып китмәгән. Кичен клубка да чыкмаган. Күрешергә килгән дуслары белән бик кыска гына сөйләшү булган. “Иртәрәк кайтырга туры килде шул...” – дигән ул ачынып аларга. Азатның рухын имгәткәннәр иде, эчке дөньясын гарипләндергәннәр, җанын үтергәннәр, диеште беравыздан авыл халкы.

 

Музей хезмәткәре Гөлсем Галимуллина аның машинадан төшми генә баш кагып исәнләшүен күреп аптыраган. Гадәттә, армиядән кайтучылар бөтен авыл белән исәнләшеп чыга бит... Авыл җирлеге сәркәтибе Ләйсән Хәмитшина Азатның машинасы белән килеп исәпкә басканын әйтә. 13 мартта районга барып каршы алалар үзен, 16сында биредә теркәлә... Тагын бер көннән җир куенына урнаштыралар...

 

– Киткәндәге янып торган малай түгел иде ул. Без ни булганын сөйләтмәдек, ярасын кузгатырбыз, дип курыктык. Туган апа, дип өзелеп торган энем үз эченә бикләнгән иде. Йоклый алмыйм, дип зарланды. Дару да биреп карадык, – дип сөйли аның җиңәсе Ландыш, күз яшен тыя алмыйча. – СЕЗНЕҢ ЯЗУЫГЫЗДАН НИ ФАЙДА? Армиядә шулай, болай дип язасыз. “Безнең гәҗит” тә, “Ирек мәйданы” да күп яза бу хакта. Ахырдан кайчан тәртип урнашыр дисез дә, бетә. Ә тәртипсезлек дәвам итә, – дип сүзгә теләмәс кенә кушылды Азатның Шамил абыйсы.

 

“Тормыштагы хаксызлыкны, җиде кат йозак астына яшерелгән серләрне казып чыгарырга журналистлар кирәк. Әнә Чистай вакыйгасы – Раилне Казан вокзалында ташлап калдырганнан соң журналистлар шау куптару аркасында гына хаклык җиңде. Мондый мисаллар җитәрлек. Армиядәге тәртипсезлекне, шушындый фаҗигаләрне мөмкин кадәр тирәнрәк яшерергә тырышалар бит”, – дигәч кенә, аралаша алдым Шамил әфәнде белән.

 

Азат авырый, госпитальдә дигәч, янына барган ул. Азат үзе чыккан. Табиб аның кайдандыр егылып төшүен сөйләгән. Боек булса да, Шамил энесендә шикләнерлек җөйләр, тырналган, күгәргән урыннар күрмәгән. Медкомиссия үз карарында баш сөяге һәм ми җәрәхәтләнү, баш мие селкенү аркасында, Азатны хәрби хезмәткә яраксыз дип билгеләгән.

 

– Мин Азатның шушы эшкә тик торганнан, 4 айга иртәрәк кайтканга бара алуына ышанмыйм. Көчсез кеше генә шулай эшли, дия иде ул. Дәү әнисе белән үскән, догалар өйрәнгән, моның зур гөнаһ икәнен белә. Без бит армиягә сәламәт егет җибәрдек. Кем гаепле, ни өчен? Менә шул билгесезлек безне җәзалый, – дип өсти җиңәсе.

 

Сыер савучы Гөлсем Сунакова, китапханәче Фәния Садыйкова кебек АНАЛАРНЫҢ ИНДЕ ЙОКЫСЫ КАЧКАН. Гөлсемнең улы 11 сыйныфта. Димәк, чират җиткән. Фәниянең дә 2 улы үсеп килә. “Безнең алып калырга акча юк, законга каршы бара алмыйбыз, китәләр инде. Улларыбызны шушы мәхшәрдән ничек якларга икәнен белмибез”, – ди әниләр.

 

Әле безнең якларда мондый фаҗигаләр күренмәгәч, күңел ул чаклы борчуда түгел иде, диләр Олы Тигәнәледә. Хезмәт итүчеләр бар, әнә Рафис Хисмәтов белән Илнар Яруллин флотта хезмәт итә, дип безгә бер зур рәсем күрсәттеләр. Анда әлеге егетләр янына басып район хакимияте башлыгы В.К.Козонков та төшкән. Егетләр яхшы хезмәт итә, зарланмыйлар. Ә Азат аларга кушылырга бик теләсә дә өлгермәгән... Армия хезмәте 1 елга калгач рәтләнер дип өметләнгән идек тә бит, дип уфтана халык. Иминлеккә кайчан гарантия булыр да, офицерлар кайчан эш күрсәтә башлар, ди алар.

 

Азат укыган мәктәптә дә буласы иттем. Авыл җирлеге башлыгы Рашат Зарипов үтенечемне тыңлады. Мәктәпкәчә озата килде. Кайчандыр Азат та, башкаларга ияреп, бер риясыз чабышып йөргән, киләчәккә зур планнар корган мәктәп моңсу. Гадәттә, шау-гөр килеп торган коридор тынып калган. Укытучылар гына түгел, балалар да басынкы сөйләшә. КҮЗЛӘР ӨСКӘ КҮТӘРЕЛМИ. Башлар иелгән. Әйтерсең һәркем үзен гаепле сизә. Азатны алып калмауларына, вакытында аңлап ярдәм кулы сузарга өлгермәүләренә җәфаланалар сыман төсле тоелды миңа. Укытучылар бик тиз җыелды. Иң элек физкультура укытучысына дәштем. Азат ничек укыды, спорт ягыннан, чынлап та, көчле идеме, баш әйләнә дигән чаклары булмадымы, дим. Соравымны аңламады укытучы:

 

– Ул мәктәбебезнең горурлыгы иде. Нинди баш әйләнү?! Башы әйләнгән кеше колгага менә, физкультура факультетына керә аламы, анда теләсә кемне староста итеп куялармы, спорт ярышларында җиңгән бүләкләре белән генә дә өйләре тулган. Ул әйбәт укыды, бик оста шахматчы булды, – дип соравыма сораулар яудырып сөйләп китте Илгиз Галимов.

 

– Азат безнең күрше иде. Ул мәктәптә, аннан университетта гына түгел, урамда да, өйдә дә үрнәк булды. Бөтен йорт эшләрен җимертеп эшли... Хәзер Асия белән Хәмиткә ничек түзәргә?! Кызлары, Азатның апасы елый, мин бит хәзер берүзем калдым, туганым юк, ди. Әти-әни мәңгелек түгел. Ул балага ничек гомер итәргә? Армиягә сәламәт балалар җибәрәбез, ә аннан гарипләндерелгән уллар каршы алабыз. Без бит ул балаларны төн йокысын йокламый баккан. Аларның һәр адымы өчен куркып яшибез. Балаларны картаймыш көнендә таяныч булыр дип үстерәбез бит... Хәзер Асия белән Хәмит кемгә таяныр? Сабантуйлар Азатсыз ничек үтәр? Анда аңа һәркем сокланып карый иде. Бик тәртипле бала булды бит. Бигрәк кызганыч, – дип тезеп китте укытучы Фәния Нәсыйхова. – Азатның әнисе, улы Азат тугач, инде кызың да, улың да бар, син ничек бәхетле, дигән сүзгә, әй, аны армиягә җибәрәсе була ич, дигән булган. Бәлкем, ана йөрәге шул вакытта ук сизгәндер. Типсә тимер өзәрлек егет иде. Бер елны Сабантуйларда берьюлы 3 тузан суыргыч алды. Азатның бөтен җире исән. Тик аның җанын үтергәннәр, рухын сындырганнар иде... Кечкенә генә нәрсәдән дә кызык табып көлә белә иде ул. Беренче очрашкач ук күрдем, күзләрендә бәргәләнү...

 

Әйе, СОРАУЛАР БИК КҮП. АЛАРГА ҖАВАП БИРҮЧЕ ТАБЫЛЫРМЫ? Ул кайдан егылган? Үзе әйткәнчә, түбәдәнме? Ул нинди түбә булган? Туганнан туган энесенә, кайткач, армиягә бармасаң яхшырак булыр, дип ник әйткән? Үзеннән-үзе шик туа, егет болай гына, тик торганда гына егылмаган. Бәлкем, “булышканнардыр”... Яңа елга кадәр бар да әйбәт дип язган ул. Аннан соң да зарланмаган. Тик сүз арасында гына ымлыклар булган. “Армия бит күп нәрсә өйрәтә: атарга, юарга, тегәргә, алдарга. “Газиз” “бабайларны” яшерү өчен, офицерларны ничек кенә алдап бетермибез”, – дип яза ул 6 ноябрьдә авылдаш дусты Ленарга. Бу хатта тагын мондый юллар да бар: “Безгә телефон тотарга ярамый. Имеш, дошманнарга Русия армиясенең серен ачабыз...”

 

Узган ел Татарстан егетләренә армиягә киткәндә телефон тоттырылган иде. Тик Азат аннан сөйләшә алмаган. Сер чишеләсе икән алайса... Мин үзем аңламыйм, нинди серне телефон аша таратып була торгандыр?! Минемчә, телефон аша тәртипсезлекне генә туган якка, журналистларга җиткереп була. Ягъни чүп читкә чәчелергә мөмкин... Ә бүген сер яхшы саклана: ата-аналар шикле сорауларына җавап таба алмый. Кыерсытылган, мәсхәрәләнгән, физик яктан гына түгел, рухлары гарипләндерелгән егетләр белән ни булганын белә алмыйбыз. Бар да хәрби “сер”.

 

...Азатны командиры үзенең шәхси шоферы итеп билгели. Командир янында булгач, аңа шәһәргә чыгарга да мөмкинлекләр күбрәк ачыла. Тамак ягы да тәмлерәккә әйләнә... Билгеле инде, бу хезмәттәшләргә ошамый. Азат командирыннан, аны бу эшеннән азат итүен сораса да, тегесе колак салмый, үз шоферын кыңгыр карашлардан да (мин моны бүген шулай гына дип язарга мәҗбүр, артыгы безгә мәгълүм түгел. И.Ф. иск.) араламый. Менә шунда күренә инде кеше кадере, Асия апалар үстереп биргән Азатларның кемгә кирәклеге... Инде күп сорауларга җавап табу кыен булачак. Егетнең өйгә кайткач вафатына дәүләт җаваплылык алмас өчен, бар тырышлыгын куяр. Шулай булганда да мине бер сорау борчый. Азатны ник дәвалап бетермәгәннәр? Аның рухын кем сындырган да, җимерелгән рухны төзәтү чарасы ник күрелмәгән? Азат белән ник психологлар эшләмәгән? Ник аны шундый хәлдә әнисенә кайтарып атканнар? Менә мә, ул безнең проблема түгел, сезнеке, дипме? Шушы сораулар баштан ук тынгылык бирмәде. Авылда психолог юк, билгеле. Ләкин шунда юләр сорау белән авыл җирлеге башлыгына дәштем: “Ник шунда иптәшләре арасыннанмы, кем дә булса Азат белән бер ачылып сөйләшер мөмкинлек тапмаган. Мондый чакта, көфер сүз булса да әйтәм: аракы да ярдәм итә алыр иде. Утырасы калган Азат белән, исерешеп беткәнче, бәлкем, җиңеләеп китәр иде, тормышка кайтырга көч тапкан булыр иде...” “Мондый куркыныч финалны кем уйлаган, сөйләшкән булырлар иде... ТИК ӨЛГЕРЕЛМӘГӘН ИНДЕ”, – диде миңа башлык уфтанып. Хәер, туганнан туган абыйсы Шамилның, башкаларның эштә булуыннан файдаланып, теге дәһшәтле көндә энесе белән нәкъ менә ирләрчә сөйләшергә керүе булган. Тик өлгермәгән, яраткан, хөрмәт иткән энесен баудан алырга туры килгән аңа...

 

Әйе, күп вакытта өлгермибез шул. Җылы сүзгә, якты чырайга... гаделсезлекләрне җиңәргә, армиядә тәртип урнаштырырга... Әнә бит армиядән гарипләнеп кайткан Азатның җәсәдын ярыр өчен дә кайгыга баткан ата-ана 5590 сум акча түләгән. Түләүче ата-ана, ә үтерүче кем?

 

P.S. Инде сүзем ахырында бер генә теләк: ата-аналарга Аллаһыбыздан сабырлык телим. Ләкин гаделсезлек белән очрашканда язмышым шулдыр дип кул селтәмәскә, көрәшергә көч табарга, газеталарга язудан нинди мәгънә дип ятарга түгел, журналистларга сөйләргә, чаң кагарга. Хәзер сезне бушлай бары тик журналистлар гына тыңлый, алар гына ярдәм кулын суза. Алар гына ялганны, хаксызлыкны фаш итә, акчасыз диюем. Ә серен яшергән үлгән, диләр. Шул хакта Олы Тигәнәледә дә әйттем. Шунда яныма бер ана килде. Алсу Усманова икән, күрше авылдан. Улы Тимур шулай ук Свердловск ягында, госпитальдә. “Нишлим, – дип миннән сорый. – Декабрьдә генә киткән иде әле. Алдан тамагым белән генә дигән, неврологиядә булган, хәзер кардиологиядә. Комиссия карыйсы икән... Ул да 14 яшьлек энесе Әхәткә армиягә барма дигән...”

 

– Барыгыз, күрегез, хәлен белешегез. Улыгызны савыктыру чарасын күрегез, дидем. Газетабызда чыккан бер язманы исләренә төшердем (“БГ” 1 февраль.2007 ел. “Егетләр илне сакларга тиеш, ә аналар – улларын...”). Казаннан инвалид ана, таякка таянып булса да, Владивостокка барып, улын үлемнән йолып ала, алып кайта. Язма шул хакта иде...

 


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 12 | 25.03.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»