|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2014 Экология
Бүген Татарстанның кайбер районнарына томан төшүе көтеләКөзнең беренче чәршәмбесендә бөтен Татарстан Республикасы териториясе буенча алмашынучан болытлы һава булуы көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан булуы фаразлана. Төнлә температура 4-9 градус җылы, ә республиканың көнбатыш районнарында 14 градуска кадәр җылы. Көндез һава температурасы – 17-22 градус җылы. Татарстан башкаласында төнлә температура 4-7 градустан югары булмаячак, көндез – 18-21. Ә 4 сентябрь төнендә 8-13 градус кына җылы булачак.
--- |
Иң күп укылган
|