|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2014 Җәмгыять
Рафис Корбан: “Сталин булыр идем һәм бу илгә әзрәк тәртип кертер идем”Татарстан Язучылар берлегендә 327 язучы бар, шуның 210ы – пенсиядә. Ике ел эчендә 18 язучы гүр иясе булган. ТР Язучылар берлеге рәисе белән Габдрәхим әңгәмәсе: – Рафис туган, коммунистлар партиясе Язучылар берлеген үзенең идеологиясен үткәрү өчен оештырган. Бүгенге көндә Язучылар берлегенең максаты нинди?
– Язучының тормыш-көнкүрешен кайгырту, социаль яклау белән шөгыльләнү, язучыга иҗат итәр өчен мөмкинлекләр тудыру.
– Хәзер үзен язучы дип атаучылар бихисап. Язучылар берлегенә теләсә кемне аласызмы?
– Юк. Язучылык ул – Ходай биргән сәләт. Махсус уку йортларында укып, аның төрле теорияләрен өйрәнеп, язучыда образлы фикерләү сәләте булырга тиеш. Шундый шартларга җавап биргән очракта гына аны чын язучы дип атап, Язучылар берлегенә алырга була. “Нәрсәгә кирәк соң ул сезнең союзыгыз?” – дигән кешеләр дә бар. Әдәбиятның, әдәби әсәрнең асылын аңлап бетермәүчеләр шулай ди. Әдәбиятка җитди карарга кирәк.
– Халык Зифа Кадыйрова китапларын егылып укый. Язучыларның шуңа эчләре поша икән...
– Зифа Кадыйрованың әдәби яктан эшләнмәгән әсәрләр иҗат итүенә эчләре поша. Әдәби нормалар буенча язылмаган алар, гади көндәлек шикелле генә. Әдәби кыйммәте бик түбән ул китапларның.
– Казанда затлы татар китап кибете юк. Ник ачмыйсыз?
– Аның өчен акча кирәк. Бу эшне Президент һәм хөкүмәт ярдәме белән генә эшләп була.
– Ахырзаман алдыннан китаплар күп язылыр, укучы булмас диләр...
– Әкият сөйләмә, ахырзаман булмаячак.
– Ышанмыйсызмы?
– Юк.
– Аллага ышанасызмы соң?
– Ышанам. Әмма миллион еллар яшәгән җир беркайчан да юкка чыкмаячак.
– Ахырзаман, Кыямәт көне хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә язган бит!
– Аны Аллаһы Тәгалә түгел, Мөхәммәд Пәйгамбәр язган.
– Пәйгамбәребез укый да, яза да белмәгән... Рафис туган, сезнең хакта: “Үзе рәис булгач, бөтен туганын союзга эшкә алып тутырды”, – диләр.
– Әкият! Син эшкә килсәң, сине дә алам. Сигез мең сум хезмәт хакына риза булсаң, әлбәттә...
– Кем булып?
– Тукай клубына әдәби чаралар уздыручы хезмәткәр кирәк. Атна саен чара үткәрәсең. Секретарь кирәк, шулай ук хезмәт хакы сигез мең тәңкә. Килегез, теләгән кешене чакырам, килүче генә юк. Урам себерүче кирәк – биш мең тәңкә. Һәр көнне эшләргә кирәк, әнә, агачтан яфрак коелып тора. Ә кемне алырга тиеш соң мин? Туганымны алам да эшләтәм инде. Автобус йөртергә шофер юк, чөнки хезмәт хакы 5 мең 500 сум. Киләме кеше? Районнарга йөриме? Эшне ничек оештыра икән бу дип уйлаган кеше юк. Бөтен кеше дә туганын ала. Алдырырга теләмәсәләр, кемнәр бу сүзне сөйли, үзләре килсен дә эшләсен!
– “Казан утлары”нда баш мөхәррир булырга теләгәнсез...
– Була алмадым... “Казан утлары”на Илфак килде. Килер дип уйламаган идем. Күп кенә татар газета-журналларыныкы кебек үк “Казан утлары”ның да хәле авыр бүген. Тиражы да мактанырлык түгел. Очрашуга баралар да: “Мәгез, сезгә “Казан утлары” дип калдырып кайталар.
– Сезне “Казан утлары”ның кай ягы үзенә җәлеп итә?
– 300дән артык язучыбыз бар, килсәм, һәрберсе 10 кешене журналга яздырырга тиеш дип бурыч куяр идем. 3000ләп укучы була дигән сүз бу. “Союзга ал әле”, – диючеләргә дә шундый ук бурычны куяр идем.
– Ник сезне “Казан утлары”на мөхәррир итеп куймадылар соң?
– Миннән сорамадылар, ник икәнен әйтмәделәр.
– 15-20 ел элек циркта Айдар Минһаҗев белән трусикчан килеш чабып йөргәнегезне хәтерлисезме?
– Булды андый хәл. Курчак театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли идем. Анда курчак театры артистлары да катнашты. Ул вакытта “Татарстан хәбәрләре” дигән газета чыга иде. Шул редакция оештырган чара иде ул. Читенсенмим дә, үкенмим дә. Трусикчан йөрүнең ни ояты бар? Хәзер урамда бөтенесе трусикчан йөри. Шорты шул трусик бит инде ул. “Мунча” дигән хикәяне трусикчан килеш укыган идем.
– Туган авылыгыз Кече Битаманда бик зур йорт салып ятасыз дип ишеттем.
– Кайтып күрсеннәр, зур түгел: 6га 6 метр. Энекәшнең иске йорт бурасыннан (яңа бура да түгел) ун ел буе шул бер йортны салып ятам.
– Газ кергәнме?
– Юк әле. Быел, ниһаять, су кертәм дип торбалар үткәрдем, суын әле кертмәгән. Җәйге йорт. Кышкы йортка әйләндерергә хыялланам, ләкин аның өчен акча күп кирәк.
– Монда күпме аласыз?
– 30 мең сум.
– Үзегезнең нәшриятыгыз бар бит.
– Аны эшләтер өчен штат тотарга кирәк, әлегә ул эш тукталып тора. “Рафис үзенең нәшриятына Президенттан акча ала да китап чыгара, баеп, урлап ята”, – дип сөйлиләр. Аны урлап булмый, ул казначейство аркылы керә торган акча. Казначейство акчасының һәр тиене исәптә. Белмәгән кеше генә сөйли, эче поша. Урлый белә торган кеше бар икән, килсен, бергәләп урларбыз.
– Нәҗибә Сафинаны ник эшкә алмыйсыз?
– 63 яшьтәге пенсионерны ничек алыйм ди? 8 мең тәңкәгә килсен дә, приемныйда утырсын, яки завклуб булып килсен, эшләтәм. 8 меңгә килмәячәк бит ул! Интернет аша приемныйда утырырга кеше эзләдем. 20-22 яшьлек кызлар референт-секретарь булу өчен 40тан алып 100 мең сумга кадәр акча сорыйлар.
– “Әгәр дә мөмкинчелек бирелсә, Гитлер булыр иде ул”, дип әйтәләр сезнең хакта.
– Гитлер начар булганмыни? Кем әйтә начар дип? Сталин әйбәт булганмы? Икесе дә бертөсле. Бер-берсе белән килешеп сугыш башлаганнар. Мин Сталин булыр идем һәм бу илгә әзрәк тәртип кертер идем. Югыйсә, илдә бернинди тәртип калмады бит.
– Ник депутат булмыйсыз?
– Аның өчен күп акча кирәк. Депутат булып, нәрсәдер үзгәртеп булыр дип уйлыйсыңмы?
* * *
Нәҗибә Сафина (язучы):
– Рафис Корбан ике ел рәис булып эшли. Шул чорда аның белән бер тапкыр да очрашканым юк. Бер кичәдә ул: “Язучылар кичәләргә үзләренең фикерләрен генә әйтергә килә. Мин Нәҗибә апа Сафинаны күздә тотып әйтәм”, – диде. Кем фикерен әйтергә тиеш соң язучы, үз фикере дә булмаса?! Әдәби чараларга чакырганнары, катнаштырганнары юк. Язучылар берлеге язучыларга ай саен 300 сум хәер бирә. Ачтан үлмәсен ди торганнардыр инде. Шуны алырга гына барам.
Гәрәй Рәхим: (Татарстанның халык язучысы):
– Рафис Корбан рәис буларак бик әйбәт эшли, һәрбер язучының мәнфәгатен кайгырта: иҗатын, матди тормышын бик әйбәт белә. Язучылар берлеге тулы канлы тормыш белән яши. Рафис Корбан – оста нәшир дә, аның “Илһам” китап нәшрияты бар. Ул бик матур китаплар чыгара. Үзен халык бик ярата.
фото: art16.ru
ГАБДРӘХИМ |
Иң күп укылган
|