поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2014 Дин

Шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Нижгарга килде (ФОТО)

7 август көнне безнең якларга танышу визиты белән һәм Дзержинскта яңа мәчет ачу тантанасында катнашу өчен Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин килде.

Аны район түрәләре һәм җирле дин әһелләре Сергач тимерьюл станциясендә зурлап каршы алдылар. Шул ук көнне ул Пашат белән Семочки арасында урнашкан мемориаль комплекста репрессияләр вакытында гаепсезгә корбан булган дин әһелләрен искә алу чарасында катнашты.

Бу авылларда “Хәтер көне” быел бишенче ел рәттән үтә һәм аны оештыру матур гына бер традициягә әйләнде дип тә әйтеп була.

Төш сәгатьләрендә ике авыл мөселманнары сафка басып, Аллаһыны олылап, тәкбир әйтеп шушы изге урынга килделәр. Махсус ясалган сәхнәгә шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе эчке эшләр министры урынбасары Сергей Тарасов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, фин татарлары мәхәлләсе рәисе Атик Али, Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Надир Хафизов, Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов һәм башка кунаклар менде. Алар үз чыгышларында “Хәтер көне”нең мәгънәсе турында сөйләделәр. Репрессия корбаннарын искә алып хөрмәт иткәннәре өчен Пашат мәчете имамы Марат хәзрәт Салахетдинов барлык җыелган халыкка, олы кунакларга чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм мәрхүмнәрнең рухына дога кылды.

Чарадан соң халык үз авыллары мәчетләренә намазга юнәлде, ә Равил хәзрәт Пашатның Аллаһы йортында кунак булды.

Әйтергә кирәк, шәех Равил хәзрәт буш кул килмәгән. Ул кайбер мәчетләргә изге Коръән сүрәләре төшерелгән рәсемнәр тапшырды, дин юлында игелекле хезмәт кылучыларны медальләр белән бүләкләде, рухи-агарту эшләрендә эзлекле хезмәт итүчеләрне Рәхмәт хатлары белән билгеләде. Мәсәлән, безнең төбәгебездә яңарыш елларында (1987) беренчеләрдән булып төзелгән Печә мәчетенә мөфти шундый рәсем бүләк итте, аның имамы Нуриман хәзрәт Әйзәтуллинга да истәлекле бүләк тапшырды.

Печәнең беренче мәчетендә Нуриман Нурмөхәммәт улы 2003 елдан алып имамлык итә. Ул бу эстафетаны үзенең остазы, авылның рухи лидеры, аксакалы Абдуләхәт абый Аляутдиновтан алган. Әхәт хәзрәт 26 ел авылда мулла булып торган, әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле ул имамлыкны ышанычлы кулларга – Нуриман Әйзәтуллинга тапшыра һәм тәҗрибәле остаз ялгышмый. Бүген Нуриман хәзрәт җитәкләгән беренче мәчет мәхәлләсе авылны төзе-кләндерүдә зур ярдәм күрсәтә, яшьләрне һәм халыкны иманга тарту өстендә даими эш алып бара.

Шул ук көнне шәех Чүмбәлидә булды. Аны анда татар-мишәр көрәше ветераны Рәис Мөҗипов каршылады, кунак итте. Төш ашыннан соң мөфти авылның ике мәчете белән дә танышып чыкты, җирле зиярәтлектә булып, шушында яткан барча мөселман кардәшләр рухына дога кылды, Рәис Әхтәм улы инициативасы белән булдырылган һәйкәлне тантаналы ачуда катнашты.

- Бу һәйкәл ахирәткә иман белән үткән бөтен авылдашларымның якты рухына багышланып төзелде. Берсе кызганыч, каберлекләрне тәртипкә китерүдә, мөфтине югары дәрәҗәдә каршы алуда җирле хакимиятләрдән ярдәм булмады диярлек, бүген авылда яшәп килгән халык та никтер бу эшләргә битараф карашта торды. Аллага шөкер, изге эшкә Ходай Тәгалә ярдәмен бирә. Каберлекләрне дә тазарттык, һәйкәлне дә төзедек, менә меңләгән кешегә бер дигән концерт та бүләк иттек, - дип сөйләде безгә Рәис Мөҗипов. Аның дин юлында җәмгыять өчен башкарган игелекләрен бәяләп, шәех Равил хәзрәт беренчеләрдән нәкъ Рәис әфәнденең күкрәгенә “Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте алдындагы хезмәте өчен” дигән медальне такты.

Шулай ук Чүмбәли мәктәбе абзарында урнаштырылган зур сәхнәдән һәм күп санлы тамашачылар каршында Равил хәзрәт милли район башлыгы Халит Сөләймановны Коръән шәриф сүзләре язылган рәсем белән, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әлбәттә, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин бу көнне Чүмбәлидә тагын Мәдәнә мәчете имамы Рамис хәзрәт Әшрәфетдиновны, Нижгар татарларының этно-график музее директоры Максут Гаязовны, Чүмбәли мәчетенең икенче мәхәлләсе рәисе имам Мәсум хәзрәт Сибгатуллинны һәм җаннары-тәннәре белән ке- че ватаннарын якын күргән, ярдәм итеп торган Хәмит Хәмзә улы Алиев кебек милләтпәрвәр чүмбәлилеләрне дә бүләкләде, аларга олы рәхмәтләрен белдерде. Билгеле, иң күркәм һәм олы рәхмәтләр бу көнне Рәис Әхтәм улы Мөҗиповка иде. Шәех Равил хәзрәт Чүмбәлидә халык белән саубуллашканнан соң, шәхсән Рәис әфәндегә мөрәҗәгать итеп түбәндәгене белдерде:

- Рәхмәт, дустым! Бик әйбәтләп безнең делегацияне каршы алдың, кадер-хөрмәт күрсәттең, милләттәш-якташларыңа яхшы һәм бай эчтәлекле концерт та оештыргансың. Кылган бу игелекләрең барысы да Аллаһы каршында булсын. Ходай сине сәламәтлегеннән ташламасын, гаилә бәхете һәм мәхәббәте бирсен, - диде аңа шәех Равил хәзрәт һәм ихластан кулын кысып кабат Сергачка юл алды.

Ә зур концерт әле дәвам итте. Аны ипле генә Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хабибуллина авылдашлары һәм якташлары каршында алып барды, үзе дә матур җырлады. Якташ артистлардан тагын Халидә Бигичеваны, Ирфан Измайловны һәм Ринат Вәлиевны әйтер идек. Аларның чыгышлары иң кайнар алкышларга күмелде. Татар эстрадасының шулай ук популяр җырчыларыннан булган Рәсим Низамов, ИлСаф чыгышлары да безнең тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Әмма ләкин шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның беренче көне шуның белән генә тәмамланмады. Ул Пашат, Семочки, Чүмбәли һәм башка авыллар халкы белән очрашуыннан, туган ягыбызның матур табигатеннән, авылларыбызның төзеклегеннән, бай йортларыннан һәм күркәм мәчетләреннән алган соклануын яшермәде, чын күңелдән горурлануын белдерде. Ә олы кунакны кич белән әле тагын зур очрашу чарасы көтә иде. Аның килү хөрмәтенә бер төркем Сергач эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре шәһәрнең иң зур ашханәсендә кичке аш табыны кордылар. Шулай ук бу мәҗлескә Сергач, Спас, Пильна һәм К.Октябрь районы җитәкчеләре, татар авыллары башлыклары, кайбер имамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.

Олы кунаклардан тагын Нижгар татарлары автономиясе рәисе Надир Хафизовны, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировны һәм өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры урынбасары Сергей Тарасовны әйтергә кирәк. Шулай ук якташ артистларыбыздан Роза Хабибуллина, Халидә Бигичева, Ринат Вәлиев һәм Шөбиле кияве Мирсәет Сөнгатуллин да хөрмәтле кунаклар арасында иде. Җәмәгать эшлеклеләреннән Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фаттаховның, киң кырлы иганәчелек белән шөгыльләнүче Камил Иксановның, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновның, К.Октябрь районында гына түгел, тирә-якта да төзелеш эшләре һәм милләтпәрвәрлеге белән шактый киң танылган семочкилы Равил Садековның, Андыда яңа мәчет салдырган Сәяр Сөләймановның, Сергач районы татарлары лидеры Рушан Идрисовның бу мәҗлестә үзләренең лаеклы урыннары бар иде. Финляндия мөселманнары мәхәлләсе рәисе Атик Али бу юлы әнисе Өлкән ханым белән килде. Америка татарлары вәкиле Илдар Агиш та бу мәҗлеснең түрендә утырды.

Ресторандагы бу чараны Татарстанның атказанган артистлары Рәшит Сабиров белән Роза Хабибуллина алып бардылар. Билгеле, алар беренче сүзне шәех Равил хәзрәткә бирделәр. Әмма моңа кадәр безнең якларга махсус кунакка килгән Эстония имамы Илдар хәзрәт Мөхәммәтшин Коръәннән берничә сүрә укыды.

- Кадерле дусларым, мөхтәрәм кунаклар һәм Т.Новгород өлкәсе хөкүмәтенең эчке эшләр министры урынбасары хөрмәтле Сергей Михайлович Тарасов, сезгә барчагызга безнең делегация исеменнән кайнар сәламнәремне җиткерәм, - дип чыгышын башлады шәех Равил хәзрәт. – Мин чын күңелемнән олы рәхмәтләремне Т.Новгород өлкәсе башлыгы Валерий Павлинович Шанцевка юллар идем. Чөнки ул безне һәрвакыт зур кадер-хөрмәт белән каршы ала, шушындый игелекле сәфәрләребезгә ярдәм итә. Без, әлбәттә, Т.Новгород өлкәсенә сәяси визит белән килмәдек. Максатыбыз – хөрмәтле милләттәшләребезнең, газиз дин кардәшләребезнең конкүрешләре, рухи тормышлары белән танышу. Әмма шул ук вакытта Валерий Шанцев җитәкләгән хөкүмәтнең өлкәдә милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр сәясәтен тигез, гадел итеп алып баруын да әйтергә кирәк. Бер милләт вәкиле дә безне биредә кыерсыталар дип әйтә алмый. Аллага шөкер, безнең дә мәчетләребез саны елдан-ел арта бара, мәдрәсәләребез эшләп тора, халкыбызга динне өйрәнергә бөтен мөмкинчелекләр бар. Шуны исбатлаган соңгы мисал – берсе көнгә Дзержинск шәһәрендә тагын бер яңа мәчет ачачакбыз. Ә бу төзелештән җирле хакимият тә, өлкә хөкүмәте дә читтә калмаган, үз өлешләрен керткәннәр. Аллаһыга мең шөкер, Россия хөкүмәте диннәргә иреклек бирде һәм динле кеше безнең җәмгыять өчен шактый файдалырак булуын аңлады. Бүген Владимир Путин үзе Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен яңадан үзгәртеп коруга булыша, дин белгечләренә югары белем алырга чит илләргә чыгу мөмкинлеген дә тудыра. Хәзер Мәскәү мэры Сергей Собянинның урынбасары, безнең милләттәшебез Марат Шакирҗан улы Хөснуллин мәчетебез төзелешен тизрәк тәмамлар өчен, үзе белән Татарстанда ун ел уңышлы эшләгән кешене Мәскәүгә китерде һәм аны безнең төзүчеләрнең башлыгы итеп куйды. Ә ул, үз чиратында, Казанда Универсиадага күп объектлар төзегән, изге Болгарда Ак мәчетне торгызган Төрек компанияләрен безнең төзелешкә җәлеп итте. Хәзер менә шулай 10 мең кеше сыярлык мәчетебезнең төзелеш эшләре Аллаһының рәхмәте белән ахырына якынлашып килә. Алла боерса, тиздән шушы мәчетне бергәләп ачарбыз, бу тантанага Владимир Путин да килергә ышандырды, - дип сөйләде шәех Равил хәзрәт Гайнетдин.

Аннары йөздән артык булган кунаклар каршында Надир Хафизов, Сергей Тарасов, Гаяз хәзрәт Закиров сүз тоттылар. Надир Мансурович, мәсәлән, Нижгар татарлары арасында бердәмлекне ныгытырга кирәк, диде. Сергей Михайлович соңгы елларда мөселман өммәтеннән булган чит ил эмигрантларының Түбән Новгород өлкәсенә күпләп килүен әйтте һәм аларны безнең тормышка күндерүдә татарларның роле зурдан, дип бәяләде. Гаяз хәзрәт милли хәрәкәттә уңышларга ирешүдә дини һәм иҗтимагый оешмаларның бергә эшләве генә тиешле нәтиҗәләр бирер, диде.

Шулай ук район башлыклары Евгений Соколов та (Cергач), Татьяна Бирюкова да (Спас) һәм Халит Сөләйманов та (К.Октябрь) чыгыш ясадылар. “Сергач районында рус, татар һәм мордвалар арасында толерантлык хөкем сөрә”, - диде Евгений Михайлович. Ә Татьяна Валентиновна: “Спас районындагы татар авылларын без башкаларга үрнәк итеп куябыз”, - диде. Халит Мөхәммәтович шәехнең безнең якларга килүен тарихи вакыйга дип атады.

Бай табын артында ашап-эчеп утырган кунакларны үзләренең җырлары белән Роза Хабибуллина, Халидә Бигичева, Мирсәет Сөнгатуллин, Рәсим Низамов, ИлСаф сөендерде, Ринат Вәлиев башкаруында музыкаль тезмәләр дә зур алкышларга лаек булды. Форсаттан файдаланып, грибанлы егетебез, Татарстанның атказанган артисты Ринат Сөләйман улы шәех Равил хәзрәткә үзенең яңа компакт дискын да бүләк итте.

8 августта шәех Рангы елгасы буенда урнашкан Спас татарлары белән очрашты. Россия мөселманнарының рухи лидерын Спас җирендә район башлыклары Татьяна Бирюкова һәм Андрей Ганенков каршы алдылар. Шуннан соң автомобильләр кортежы Бозлау авылының иске мәчете каршында тукталыш ясады. Биредә инде шәех Равил хәзрәтне Бозлау, Ишавыл һәм Тукай авыллары халкы көтә иде. Мөфти тарихи мәчеткә керде, намаз укыды, дога кылды һәм урамга чыгып дини сәламнәрен җыелган халыкка ирештерде, алар каршында тирән эчтәлекле нотык тотты.

- Мин Түбән Новгород өлкәсенә 20 ел йөреп торсам да, сезнең якларга килеп чыкканым юк иде. Без биредә күп мәчетләр ачтык, дини конференцияләрдә катнашканым бар, әмма сезнең авыл-ларга беренче килүем. Рухи сәфәребезнең максаты – Нижгар төбәгендә яшәүче дин кардәшләребез белән күрешү. Менә Аллаһы Тәгалә сезнең белән күрешергә дә насыйп итте, искиткеч матур авылларыгызны күрергә шатмын. Әле машинада килгән вакытны ук без хәләлем белән матур табигатьне күреп шаккаттык, авылларыгыз да гүзәл, төзек, мәчетләрегез дә нур сибеп тора. Менә хәзер Бозлауның тарихи мәчетенә кереп ике рәкәгать намаз укып чыктык.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, ислам динебез – Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан җир йөзенә, кешелеккә җибәрелгән иң соңгы дин. “Мин бүген сезгә үземнең ачылган динемне җибәрдем һәм аны камил иттереп сезгә ирештердем”, - ди Раббыбыз.

Без бу динебезне ата-бабаларыбыздан кабул иттек һәм аны күз нурыдай сакларга, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Безнең кан тамырларыбыз буенча иманыбыз җаныбызга иңгән. Ахирәткә күчкән көннәребездә бала-оныкларыбыз догачы булсын өчен, Аллаһы Раббыбыз аларны дөрес иттереп тәрбияләргә куша. Һәм шуңа ирешергә ул үзе насыйп кылсын иде.

Илебездә бик зур үзгәрешләр булды. Соңгы 20 ел эчендә сигез мең яңа мәчет ачылды. Тарихта мәчетләр булмаган урыннарда да мәхәлләләр оешты һәм Аллаһы йортлары төзелде, репрессия һәм торгынлык елларында җимерелгән мәчетләребез яңадан торгызылды. Пенза өлкәсендә бер тол хатын мәдрәсә төзегән һәм аны мәчеткә бүләк итте. Бу Россиядә дини биналарның артып торуына тагын бер ачык дәлил булды. Аллага шөкер, Түбән Новгород өлкәсендә дә дини хәятнең һәм исламның күтәрелгәнен күреп торып сөенәбез. Хөкүмәт тарафыннан да мөселманнарга һәрвакыт уңай караш булганын шатланып кабул итәбез. Иртәгә менә Дзержинскта ислам мәркәзе булачак зур җәмигъ мәчетне ачу тантанасына барабыз. Мәчетләребез төзелә икән, димәк, халкыбызда дингә, тәрбиягә ихтыяҗ бар. Ул үзенең малын дингә сарыф итмәсә, мәчетләребез дә төзелмәс иде. Ә халкыбыз хәләл акчасын, малын мәчет-мәдрәсә төзелешләренә кызганмый, шунысы аеруча куандыра. Чөнки изге бәндәләрдән булган бу милләттәшләребез Аллаһы Тәгаләгә ихлас калепләре белән ышана.

Бу дөньяга без вакытлыча килгәнбез. Гомеребезнең озынлыгын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ә Аллаһының рәхмәте белән игелекле эшләр эшлибез икән, димәк, без Аллаһыга ышанган кешеләр. Шуңа да Аллаһы каршысына барачагыбызны без онытмаска тиеш.

Мин Бохара Ислам мәдрәсәсендә укыганда, Кече Рбишчага шәкерт буларак практикага килгән идем. Шул вакытта мәчеттә хезмәт иткән бик хөрмәтле абзый үлем түшәгендә ята иде. Хәзрәт мине ясин укырга аның янына алып барды. Шуннан соң әйтте, соңгы сулышында булса да колагына иман керсен, дидек.

Хөрмәтле җәмәгать, Аллаһыга шөкерана кылыгыз, биргәненнән разый булыгыз һәм аңа ышанып яшәгез. Барчагызга да безнең делегацияне шулай зурлап каршылаганыгыз өчен олы рәх\\мәтләремне белдерәм. Аллаһы Тәгалә һәрберегезгә хәерле саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете һәм бала-онык сәгадәте бирсен. Бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән, төрле афәтләрдән Үзе сакласын, - дип сөйләде шәех Равил хәзрәт һәм делегация составында булган хөрмәтле хезмәттәшләре, чит илләрдән, өлкәләрдән килгән кунаклар белән таныштырып үтте. Шулар арасында безнең күренекле милләттәшебез һәм эшмәкәребез Надир Хафизов кебек барлык социаль инфраструктуралары булган “Ока яры” дигән торак комплексы сыман Пензада “Спутник” шәһәрчеген төзүче кардәшебез Рафик Ибраһимовны атады. Ул шул булачак шәһәрчектә үз исәбеннән мәчет төзергә дә ышандырган.

Аннары Равил хәзрәт хәер-догасын кылды, мәчеткә бүләген тапшырды, авыл башлыгы Али Аймасовны, Зиннур хәзрәт Хәсәновны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Татар Моклокасында шәехне авыл стеласы алдында милли ризыклар белән каршы алдылар, авыл башлыгы Салех Щегалев: “Төкле аягыгыз белән безгә рәхим итегез!” – диде. Авылның үзәк мәчете алды халык белән тулган иде инде. Равил хәзрәт Гайнетдин биредә дә бик эчтәлекле чыгыш ясады, дин юлында хез-мәт һәм ярдәм итүчеләрне бүләкләде, ә мәчеттә җомга намазы укыганнан соң, мәктәп ашханәсендә халык белән аралашуын дәвам итте.

Дзержинск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тормышында 9 август көнне олы вакыйга булды – шәһәрнең иң матур урынында төзелгән яңа мәчет тантаналы рәвештә ачылды. Бу чараның хөрмәтле кунаклары арасында шәһәрдә яшәүче күп кенә мөселманнар белән бергә Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Валерий Шанцев та бар иде.

Тантананың кульминациясендә барча мөселманнар шәех Равил хәзрәт җитәкчелегендә тәкбир әйтеп, яңа мәчеткә керделәр, ике рәкәгать намаз укыдылар, мөфти мәчетне котлап дога кылды.

- ...Мәчет шәһәргә иман нуры сибә. Шуңа бу Аллаһы йорты Дзержинскның бер бизәге булып торыр. Ә иң мөһиме – без мондый изге урыннарда иманлы буын тәрбияли алырбыз. Шәһәр мөселманнарына шундый матур гыйбадәт йорты төзергә мөмкинлек биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлебез, - диде шәех Равил хәзрәт журналистларга.

Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үз чыгышында: “Бөек, тарихи көн бүген. Һәм без барыбыз да изге эш шаһитлары. Бу мәчетнең төзелешендә һәрберебезнең өлеше бар. Изге Коръән китабында: “Кеше җирдә кош оясы хәтле генә мәчет төзесә яисә аның төзелешендә катнашса, Ходай Тәгалә аңа җәннәттә сарай төзер”, - дип ассызыклады. Ә тантана зур концерт белән тәмамланды. Мәскәү делегациясе тантаналы төшке аштан соң кайтыр юлга чыкты.

1

2

3

4

5

6

7


Олег ӘНДӘРҖӘНОВ, Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»