|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2014 Шоу-бизнес
Таһир Гайнуллинның туган көненә Салават нәрсә бүләк иткән (ИНТЕРВЬЮ+ФОТО)Салават Фәтхетдинов концерты алдыннан Таһир Гайнуллин бүлмәсенә кердем. – Таһир, 30 яшең тулды, өйләндеңме инде?
– Аллага шөкер, өйләнмәгән әле.
– Җыенмыйсың дамы?
– Исәптә бар, вакыт юк.
– Кызың бармы соң?
– Була да юкка чыга.
– Кызлар белән йөрергә вакытың юктыр?
– Табыла инде ул.
– Бер-ике кичкә генәме?
– Шулай дип әйтсәк тә була.
– Каян табасың?
– Табылалар алар үзләре.
– Авыру эләктерсәң?
– Алла сакласын...
– Әти-әниең исән-саумы?
– Әйе, Әтнә районы Каенсар авылында яшиләр. Гаиләдә өч бала идек, энекәш мәрхүм булды. Ике ел элек Кабан күлендә батып үлде. Су коенырга кергән булган. Салават Зәкиевичкә рәхмәт, водолазлар белән эзләп таптылар. Бертуган апам кияүдә.
– Һаман да төнге клубларга йөрисеңме?
– Андый җиргә йөргән юк хәзер, ирендерә.
– Әле дә саласыңмы?
– Салмыйм.
– Тормышның ләззәтен каян аласың?
– Халыктан.
– Аягыңа ни булды?
– Баскычтан төшкәндә ялгыш бастым, тартылды. Шеште, укол ясадылар.
– Туган көнеңә Салават нәрсә бирде?
– 30 мең сум.
– Салаватка нәрсәң белән ошадың?
– Җененә ошаганмындыр.
– Син дә сүгенәсеңме?
– Сүгенәм.
vk.com фотолары.
ГАБДРӘХИМ |
Иң күп укылган
|