поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.08.2014 Бәйрәм

Татарстанлылар бәйрәм итә

Бүген татарстанлылар Республика көнен бәйрәм итә. Иң элек Суверенитет көне буларак билгеләп үтелгән бу датаны бүген Шәһәр көненә генә кайтарып калдыручылар да бар. Ә шулай да, бу көнне без нәрсә бәйрәм итәбез соң?

Тарихка күз салсак, Татарстанда 1990 елның 30 августында төнге унберенче яртыда бәйсезлек турында Декларация кабул ителә. Соңрак әлеге документ нигезендә республикада конституция эшләнде, референдум үткәрелде, татар теле, мәдәнияте белән бәйле кануннар кабул ителде.

Декларацияне кабул итү белән Татарстанның яңа тарихы языла башлады дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки республикадагы төп уңай үзгәрешләр дә, ирешкән уңышларыбыз да нәкъ менә шушы документ белән бәйле. Татарстанда татар балалар бакчалары, мәктәпләре сафка басты, дингә кайту башланды, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә игътибар артты. Кыскасы, республика өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Әлеге көннең әһәмияте һәм кыйммәте турында берничек тә онытырга ярамый. Шуңа да, татарстанлылар өчен 30 август – Республика көне иң күркәм бәйрәмнернең берсе булып кала бирә. Иң мөһиме, бу көннең тантаналы рухы сүрелмәсен, тарихи тамырлары корымасын иде!

Бәйрәм уңаеннан без берничә кешедән Республика көне турында фикерләре белән урталашуын сорадык.

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:


30 август Татарстан, татар халкы өчен тарихи вакыйга. Чөнки 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, татар халкының дәүләтчелеге юкка чыкты. Беренче мәртәбә 1920 елда Татарстан автономиясе төзелде. Дәүләтчелеккә күпмедер дәрәҗәдә нигез салынган булса, бу дәүләтчелекне яңа бер баскычка күтәрелүе 1990 елның 30 августында булды. Дөрес, соңгы вакытта аңа ревизия ясарга тырышучылар да, хыяллар тормышка ашмады дип әйтүчеләр дә юк түгел. Алар да өлешчә үзләренчә хаклыдыр. Әмма бу фикер белән тулаем килешә алмыйм. Чөнки 1990 елның 30 августыннан соң татар халкы тормышында булган үзгәрешләрне сукыр кеше генә күрмәскә мөмкин. Безнең, иң беренче чиратта, милли аңыбыз югары дәрәҗәгә күтәрелде. Татар халкы инде моннан 20-30 ел элек булган халык түгел. Без үз тарихыбызны беләбез, бүгенге көндә аны үзебез язабыз. Кая таба барганыбызны анык белә башладык. Алга куелган бурычлар арасында иң зурысы – дәүләтчелегебезне ныгыту. Дәүләтчелегебезне ныгыту өчен туган телне, мәгәрифне, мәдәниятебезне сакларга, аны киң даирәгә чыгарырга тиешбез. Бүгенге Президентыбыз да, хөкүмәтебез дә, Татарстан Дәүләт Советы да нәкъ шул эш белән шөгыльләнә. Дөрес, алдыбызда күп кенә киртәләр дә очрый. Әмма шуңа да карамастан, бүгенге көндә Татарстанны, һичшиксез, киләчәге якты булган республика дип уйлыйм, шуңа ышанам. Күңел азатлыгы, күңел көрлеге, рухи азатлык өлкәсендә эшләргә тиешбез. Бары тик шушы сыйфатларга ия булганда гына халык үзен ирекле, дәүләтле итеп тоя ала.

Айдар Хәбетдинов, тарих фәннәре докторы, Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы профессоры:


Күпме генә нефть чыгарсак та, моннан 24-25 еллар элек бездә ни юллар, ни Казаныбызның тарихи биналары юньле хәлдә түгел иде. Аллага шөкер, суверенитет игълан ителгәч, тормышыбыз сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Беренчесе, әлбәттә, нефть эшкәртүгә бәйле, икенчедән, халык Татарстанга ашыла башлады, хәтерләсәгез,1970-1980 елларда, киресенчә, якташларыбыз туган якларын калдырып, Урта Азия якларына китә иде бит. Ә өченче уңай күренеш: суверенитет татар теленең абруен күтәрергә сәбәп булды. Мин мәктәптә һәм университетта укыган чакта, Казан урамнарында татарча сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер инде горурланыр урыныбыз бар. 30 августны ат спортына гына әйләндереп калдырмасыннар иде. Куандырганы шул - бездә тынычлык хөкем сөрә. Татарстанда татар һәм рус халкының үзара дуслыгы республиканың абруен күтәрде.

Фәрит Гыйбатдинов, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе, «Мишәр» фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе:


Бүгенге көндә Татарстан конституциясенең 14нче матдәсе Җир шарындагы бөтен татарларны берләштерә. Дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребез Татарстанны үз иле кебек хис итә. Бу Чуашстанда яшәүче татарларга да кагыла. Менә без Чуашстаннан Казанга Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов бүләк иткән 45 урынлы яна автобуста 30 август көнне Казанга килеп, «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә катнашырга җыенабыз. Башка җырлы мәйданнарда чыгыш ясап, үзебезнең аутентик мишәр композицияләрен бәйрәм программасында катнашучыларга күрсәтергә ниятлибез. Татарстанны һәм Җир шарының бөтен почмакларында яшәүче татар халкын бәйрәм белән котлыйсы килә.

Азат Ахунов, Казан федераль университеты доценты:


Элек, 90нчы еллар башында, 30 август минем өчен зур бәйрәм иде. Яңа хыяллар, өметләр! Минем өчен генә түгел, рус һәм башка милләттәге дусларым өчен дә. Бәлки ул хыяллар яшьлек белән бәйле булгандыр? Бәлки, теге елларда, гомумән, бөтен илдә хөкем сөргән Горбачевнын үзгәртеп кору сәясәте, рухы белән. Ләкин хәзер ул минем өчен бер гадәти көн кебек. Бәйрәмнен исеме дә кат-кат үзгәрде, эчтәлеге дә... Шуңа да карамастан, үз илемә ышаныч какшамады. Татарстан 1990-2000 елларда, Ельцин әйтемешли, үзенә җитәрлек, йотарлык мөстакыйльлек алды һәм тотрыклы үсеш кичерүче ил буларак сакланып калды... Менә шуларны искә алырга була 30 августта.

Ильяс Гаффаров, «Ямми Мьюзик» компаниясе директоры:


Татарстанда яшәвем белән горурланам. Сонгы атна вакыйгаларыннан Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертүләре куандырды. Моны бик мөһим адым, дип саныйм. Гомумән, Татарстанны дөньяда танытуга зур көч куючыларга рәхмәт әйтәсем килэ. Без - яшьләр дә шул юнәлештә эшләргә тырышабыз. Менә куптән тугел генә дусларыбыз ижатын берләштергән жыентык чыгардык. Опера белән даунтемпо, хип-хоп белән рок-н-ролл, диско белән синтипоп кебек стильләр безгә дә хас икәнлеген күрсәтәбез килә. Чөнки татар мәдәнияте, беренче чиратта, шәһәр мәдәнияте белән тыгыз бәйләнештә үсәргә тиеш.

Нурия Нәҗмиева, пенсионер:


Дөресен генә әйткәндә, авыл кешесенең бәйрәмдә йөрергә вакыты бик юк инде ул. Көннәр матур торса, яңгыр яумаса, бәрәңге алырга ниятләп торабыз. Балалар укырга киткәнче, көзге уңышны урнаштырасы иде бит. Ә болай бәйрәмне телевизордан караячакбыз, Алла боерса! Шәхсән үзем Казанга барып карар идем. Өч дистә ел почтада эшләдем, хәзер аякларым авырта. Ерак юлга чыгып китә алмыйм. Иң мөһиме, күңелләрдә бәйрәм, ил-көннәребез тыныч булсын!

Фоат Галимуллин, әдәбиятчы, галим:


Минем өчен бу бәйрәм һич тә үзгәрмәгән. Ул безнең Татарстанда суверенлык декларациясен кабул иткән көн. Әлеге вакыйга халыкта бик зур өмет уятты. Халкыбыз бу декларациягә ышанды, чөнки анда бәян ителгәннәр безнең көткән әйберләр иде. Бәйрәмне хәзер дә Татарстан Республикасы көне буларак кабул итәм. Соңгы елларда Шәһәр көне дип тә йөртә башладык. Аның бит мәгълүм сәбәбе булды. Казаныбызга нигез салынугның 1000 еллыгын билгеләп үткән вакытта, шушы ике бәйрәмне бер көндә уздыру турында карар кабул ителде. Халык күңелендә 30 август – Республика көне буларак бәйрәм ителә. Шәхсән минем күңелемдә бу көнне ниндидер тантана була. 


Мөршидә КЫЯМОВА, Ләйсән ИСХАКОВА
Интертат.ру
№ | 30.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»