поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.08.2014 Милләт

Рус мультфильмнары татар баласының туган телен белүенә зыян китермәсме?

Рәзил – гап-гадәти татар авылында туып үскән малай. Гаиләдә алар бишәү: әти-әнисе, әбисе, абыйсы һәм Рәзил. Аңа хәзер 4 яшь һәм ул мультфильмнар карарга ярата. Иң яратканы – “Маша и медведь”. Күптән түгел Рәзил сөйләшергә өйрәнгән. Туганнары малай әйткән беренче сүзне ишетеп шатланып һәм аптырап калганнар. Эш шунда: 4 яшькә кадәр сөйләшмәгәннән соң аның әйткән беренче сүзе русча булган.

Гаиләдә һәм Рәзил үскән авылда бар кеше диярлек татарча сөйләшүгә карамастан. Рәзил әлегә берничә дистә генә сүз белә. Аларның да күбесе русча.

Баласы, оныгының русча мультфильмнар карап, рус сүзләре кабатлап йөрүен әйтүчеләр танышлар арасында берәү генә түгел. Казанда яшәүче 2 яшьлек Илүзәнең бабасы оныгы турында: “Әнисенә “мама” дип әйтә, – ди. – Юкса, гаиләдә барыбыз да татарча сөйләшәбез. Русча сөйләшә торган, еш күрешеп торган дуслары да юк әле”. Сөйләшү ахырында: “Мультфильмнар карый, мөгаен, шуннан өйрәнә”, – дип әйтеп куйды.

Ни өчен бала экраннан яңгыраган сүзләрне тизрәк отып ала? Бу аның туган телен белүенә зыян китермәсме? Бала кече яшьтән ике телне дә үзләштерә аламы? Баланы татарча камил сөйләшерлек итеп ничек тәрбияләргә? “Гаилә” сәхифәсенең бу санында шушы сорауларга психолог һәм әти-әниләр җавап бирә, тәҗрибә уртак­лаша.

Казанның “Жасмин” психология һәм иҗат үзәге психологы Ләлә Баһрамшина:


– Мультфильмнарның балага йогынтысы зур. Өлкән кеше дә, кино карый башлагач, мондагы тормышны онытып, тулысынча экрандагы вакыйгаларга чума. Ә бала бигрәк тә тиз мавыгып китә. Андагы төсләр, эмоцияләр, сюжет аны бөтереп ала. Ул геройларны кабатлый башлый. Күптән түгел генә бер әни килде. Бала ташлар ата, “үтерергә кирәк” дигән сүзләр әйтә башлады ди. Ул әтисе белән сугыш турында фильм­нар карый башлаган булып чыкты. Әгәр баланың тормышында мультфильмнар күп урын алып тора икән, аны тормышны, вакыйгаларны позитив кабул итәргә өйрәтмибез икән, нәтиҗәнең шундый булуына аптырыйсы юк. Баланы экран каршына утыртып, үзегез эшлә­регезне карарга китмәгез. Мультфильм карагач, аның белән сөй­ләшергә, вакыйгалар турында фикер алышырга кирәк. Нәр­сәнең яхшы, нәрсәнең начар булуы, вакыйгалардан нинди нәти­җә ясарга кирәклеген аңлатыгыз.
Мультфильмны ничә сәгать карарга кирәген бала түгел, әти-әнисе хәл итсен. Әмма “Җитте!” дип кистереп әйтеп кенә булмый. Ничә яшьтә генә булса да, бала күп нәрсәне аңлый. Шуңа күрә аның белән сөйләшергә, карашын киңәйтергә, башка кызык­лы, мавыктыргыч өлкәләр дә барлыгын, уку, нәрсәдер өйрәнү кирәклеген аңлату тиеш. Өлкән кешенең бала белән аралаша белүеннән күп нәрсә тора.

Чит тел укытуны кайчан башларга?


Психолог сүзләренчә, бала ике телне дә параллель үзләш­терә ала. Әнисе – бер милләттән, әбисе башка милләттән булган балалар бар. Мәсәлән, ул әбисе белән татарча, әнисе белән русча аралаша. Мондый бала, гадәттә, соң сөйләшә башлый. Аңа игътибарын ике тарафка юнәлтергә туры килә, шуңа күрә тел үзләштерү өчен күбрәк вакыт китә. Әгәр бала белән бер үк вакытта ике телдә сөйләшә башлаганнар икән, һәм икесендә дә өлкән кеше, сабый белән дөрес мөнәсә­бәт­ләр корып, уртак тел таба белә икән, бала кайсы яшьтә генә булса да, әлеге телләрнең икесен дә үз­ләштерә ала. Бу аның өчен катлау­лы түгел. Әгәр бала сау-сәламәт, тормыш сөючән, тормышка җай­лашуы әйбәт бара, аңлап кабул итә икән, чит тел өйрәтүне дә кече яшьтән башларга мөмкин. 3 яшьтә балалар, гадәттә, мөстә­кыйль­лек күрсәтә башлыйлар. Ба­ланың “телим”, “теләмим” диюенә дә колак салырга кирәк.

Айгөл Әюпова, “Үчтеки” проекты җитәкчесе, 2 бала әнисе:


– Татар телендә баланы би­шектән тәрбияләү өчен кулланмалар бик аз. Материаллар җит­ми. Баласын татар телендә тәр­бияләргә теләгән әти-әнигә күп эзләнергә туры килә. Танышларым арасында үзләре принтердан рәсемнәр чыгарып, карточкалар ясаучы, аларны китап рәвешенә китереп беркетүче әти-әниләр дә бар. Әзер материаллар булса, эш күпкә җиңел булыр иде.

Олы улыма хәзер – ике яшь ярым. Мин аңа татарча һәм инглизчә мультфильмнарны куям. Ни өчен рус телендәгеләрен куймыйм? Ул рус телен барыбер урамда өйрәнә. Берничә минут кына урамда уйнап керә, инде “спасибо”, “давай” дигән сүзләр­не кабатлый башлый. Кызганыч, татар мультфильмнары баланың игътибарын озакка тотып тора алмый. Инглиз телендәгеләренә көндәш була алмый. Чит илне­келәр балага күп мәгълүмат бирә, төрле яклап үстерә. Татарчага тәрҗемә ителгән вариантлары булса, әйбәт булыр иде. Шулай ук укыганда аның өчен инглиз һәм рус телендәге китап­ларны татарчага тәрҗемә итеп барам. Сүзләрне ике телдә: татарча һәм инглизчә әйттерергә тырышам. Әлегә икесен дә әйбәт кенә үзләштереп килә.

Айгөл Фәйзрахманова, Арча педагогия көллияте укытучысы, 1 бала әнисе:


– Балага күңелле музыка яңгыраган, рәсемнәре тиз алмашынып торган мультфильмнар ошый. Татарчага тәрҗемә ител­гән “Простоквашинодан өчәү” мультфильмын, “Бала белән кү­бә­ләк”не ошатты. Русчаларын да күрсәтәм. Кызыма ике яшь кенә. Ул әле күбрәк рәсемнәргә генә игътибар итә. Гадәттә, экран каршында озак утырмый, бераз карый да, нәрсәдер сорап, яныма килә, аннары тагын барып карарга мөмкин. Бергә китаплар укыйбыз, мин аңа шигырьләр сөйлим. Эт, песи авазларын әйтә, алар булып йөреп күрсәтә. Хәрефләрнең дә берничәсен белә. Әлегә татар телен генә белә. 4 яшьләрдән инглиз теле өйрәтә башларга уйлыйбыз.

Ландыш Нәсыйхова, “Салават күпере” жур­на­лы­ның баш мөхәррир урынбасары, 1 ба­ла әнисе:


– Баланы татарча камил белерлек итеп тәрбияләү гаиләдән башлана. Улыбыз туар алдыннан, өйдәгеләргә шундый шарт куйдым: 3 яшькә кадәр татарча гына сөйләшәбез. Шәһәрдә туып үс­кән, моңа кадәр үзара русча сөй­ләшкән туганнарыма башта читенрәк булды. Аннары ияләш­теләр. Улыма озакламый 5 яшь тула. Яраткан мультфильм­на­рының берсе – “Жихарка”. “Мик­ки Маус”ны, татарчаларны да карыйбыз. Татарчалардан иң ошаганы – “Сөткә төшкән тычкан”. Ләкин безнең мультикларда хә­рәкәт, эмоция кимрәк, минемчә. Андагы төп герой һаман йөгереп йөри, тавышлана... Башта бала аларның эш-гамәлен кабатлый иде, аннары сүзләрне дә кабатлый башлады. Минемчә, баланың бер-ике рус сүзе кушып сөйләве куркыныч түгел.

Татар телен өйрәнергә үзем укырга өйрәнгән әлифба ярдәм итте. Русчабыз балалар бакчасына йөрүнең икенче көнендә үк җайга салынды. Инглиз телен әлегә өйдә карточкалар һәм “Салават күпере” журналындагы уеннар аша өйрәнәбез.

Белеп тор!

“Үчтеки” проекты


Бу сайтта шигырьләр, бишек җырлары, санамышлар, бармак уеннары, мультфильм­нар, балаларны санарга өй­рәтүче һәм башка кызыклы видеолар таба аласыз. Болардан кала, сайтта балалар өчен кызыклы китаплар исемлеге, балалар өчен инглизчә язылган китапларның татарчага тәрҗе­мәләре дә бар. Күптән түгел проект авторлары видео­әлифба ясый башлады. Әлегә “а”, “ә” һәм “т” хәрефләре әзер. Видеоларны YouTube.com сайтында да табарга мөмкин.

Сайты: http://uchteki.ru/
Вконтакте сайтындагы сә­хифәсе: http://vk.com/uchteki

“Акыллым” проекты

Проект авторлары төрле темаларга карточкалар эшләгән. 1-4 яшьлекләр өчен ел фа­сыл­ларының үзенчәлек­ләрен күр­сәтүче, 3-8 яшьлекләр өчен сүзләр төзеп уйнау өчен “Укырга өйрәнәбез” җыелмасы, шулай ук төсләр, формалар һәм саннарны өйрәнү өчен карточкалар сатыла.

Вконтакте сайтындагы сә­хифәсе: http://vk.com/akyllym

“Хәсән” Интернет кибете


Кибеттә каты тышлы китап­лар, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен кулланма китаплар, “Без­нең як җәнлекләре”, “Африка хайваннары” карточкалары, ки­селә торган әлифба, мульт­фильмнар, аудиодисклар, башка кирәкле һәм файдалы кулланмалар сатып алырга мөмкин. Товарларны Россия­нең һәр шәһәренә китереп бирү дә каралган. Аларның күбесе Казан кибетләрендә сатыла. Тулырак мәгълүмат – сайтта.

Сайты: http://khasan.ru/shop/
Вконтакте сайтындагы сәхифәсе: http://vk.com/imkhasan

“Сабыем” проекты


Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, мультфильмнар, китаплар, видеоязмалар, тәрбиячеләр өчен методик ярдәмлекләр табарга мөмкин.

Сайты: http://sabyem.ru
Вконтакте сайтындагы сә­хифәсе: http://vk.com/sabyem

“Татармультфильм” берләшмәсе


Берләшмә татар мульт­фильм­нары иҗат итә, дә­рес­лекләр, сәнгатьле-анимацион басмалар, татар, инглиз, рус телләрендә биремнәр белән дисклар чыгара. Товарларны оешманың сайтында карарга була.

Сайты: http://tatarmultfilm.ru/ 


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 126 | 29.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»