поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.08.2014 Дин

Илдар хәзрәт Баязитов: Традицион исламның асылы

Илдар хәзрәт Баязитов – Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылган шәхес, дин эшлеклесе. Зәңгәр экраннардан, мөнбәрләрдән чыгыш ясаганын еш күрмәсәк тә, ул кылган изге гамәлләр Татарстан киңлекләренә генә сыймыйча, ерак төбәкләргә дә барып җитә.

Дөресен әйтергә кирәк, тыйнак хәзрәтләребез алай күп түгел безнең. Илдар Баязитов әнә шундый сирәкләр рәтенә керә торган дин эшлеклесе. Ә башкарган эшләрен саный китсәң, бер кулның бармаклары да җитми: «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе, «Инфо-ислам» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе, социаль ислам идеологы һәм аны тормышка ашыручы, Татарстан мөфтие урынбасары, республика Эчке эшләр министрлыгы, Россиянең Татарстан буенча наркотикларны контрольдә тоту идарәсе Иҗтимагый Советы, Казан мэриясенең дини һәм милли мәсьәләләр, Россия Дәүләт Думасының наркоманнарны комплекслы тернәкләндерү һәм профилактикалау, ВИЧ-инфекция һәм башка социаль әһәмиятле авырулар мәсьәләләре буенча депутатларның фракцияара эшче төркеме әгъзасы. 2012 елда - «Ел татары», 2013 елда «Ел хәйриячесе» конкурслары лауреаты булды. Үз тирәсенә көчле команда туплап, киңкырлы эш башкара. Әңгәмәдә әлеге эшчәнлекнең кайберләренә генә тукталдык.

- Илдар хәзрәт, соңгы арада традицион ислам дигән төшечә аеруча популярлашып китте. Шәхсән үзегез исламның асылын нәрсәдә күрәсез?


- Һичшиксез, мөселманнар да илебездәге социаль проблемаларны хәл итүгә үз өлешен кертергә тиеш, чөнки социаль хезмәт һәр мөселманның - мәчеткә йөрүче гади әһле исламнан алып имам һәм галимнәргә кадәр - һәркемнең бурычы. Иман ныклыгы мөселманнарның дини нигезе, моның өчен исә социаль эшчәнлек бер шарт булып тора. Мөселманнар үзләре яшәгән җәмгыятькә файда китерергә тиеш, бу - безнең изге бурычыбыз. Нәкъ менә социаль тотрыклылык аркылы экстремистик һәм башка радикаль юнәлешләргә профилактика ясала. Бу өлкәнең әһәмияте шунда: башка юнәлешләр белән чагыштырганда, хәйрия һәм социаль әһәмияткә ия башка гамәлләр кешедән билгеле бер дәрәҗәдә белем һәм мөмкинлек кенә түгел, зур теләк һәм ихласлык та таләп итә.

Без мөселманнар ислам динен тотуыбыз белән бәхетлебез. Ләкин моның өчен Аллаһның кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк. Шуны онытмыйк: чын мөселманның эшеннән һәм сүзенннән башкалар зыян күрми. Әлбәттә, һәркем - үзенчәлекле шәхес. Аны стандарт кысаларга куып кертеп булмый. Тәкъвалык сакал озынлыгы белән үлчәнми. Хәтта озын сакаллы мөселман да фетнәче, халыкны ялгыш юлга кертеп җибәрүче була ала. Галимнәрне инкарь итеп, аерым бер кеше артыннан иярү генә динилек түгел әле ул. Әйдәгез, Аллаһ илчесе әманәте турында искә төшерик. Бер-беребезгә хөрмәт, Аллаһ ризалыгы өчен ярату, сабырлык, күндәмлек турында... Көнләшү, сабырсызлык, гайбәт сөйләү вә яла ягу кебек начар сыйфатлардан арынырга тырышыйк. Чөнки яраткан пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) үз-үзеңне тәрбияләргә, яхшы сыйфатларны күбрәк булдырырга чакырган.

- Мөфтиятнең иң эшлекле һәм эшләре күзгә күренеп торган урынбасарыннан көнләшүчеләр дә юк түгелдер?


- Остазларымның берсе: «Эшләргә кирәк!» дип әйтә иде. Дин әһелләре арасындагы низаглар – мөселман өммәтенең төп проблемасы. Бу, бәлки, бик күренмидер дә. Кызганыч, күп кенә имамнар төп илаһи вазифаларын онытты. Акчага, данга, хакимияткә омтылу күпләрнең аңын томалады. Уртак бурычларны хәл итү өчен берләшәсе урынга, дин әһелләре бер-берсенең эшеннән гаеп эзли, тырнак астыннан кер табарга тырыша. Ә яшьләр мондый имамнардан ераклаша һәм кочак җәеп каршы алучы ят агымнарга кереп китә. Бүгенге көндә дин әһелләре деструктив секта оештыручыларга киң юл ача. Бу турыда безгә җитдирәк уйлана башларга һәм тиешле чарасын күрергә кирәк.

Әле дә хәтерлим: узган гасырның 90нчы елларында кайсы гына мәчеткә керсәң дә, мөселманнарны очраткач, күңел сөенә иде, чөнки ниндидер бердәмлек, кардәшлек хөкем сөрде. «Дин кардәшләре – бер-берсенә туган» дигән гыйбарә гади генә сүз түгел иде ул чагында. Берәүләр ниндидер уңышка ирешсә, аның белән горурлану хисләре туа иде. Тора-бара, үзебез дә сизмәстән, мондый хисләр сүрелә башлады. Күп төркемнәргә бүленгәнгә күрә, арабызга таркаулык җиле үтеп керде. Мондый хәл ни өчен килеп чыкты соң? Әлеге күренешнең сәбәбе нәрсәдә? Дөрес, биредә идеологик фикер каршылыкларын да сәбәп итеп китерергә була. Яшьләрнең аерым бер агымында безнең өчен чит мәгълүматның таралуына да сылтарга мөмкин. Ләкин, минем уйлавымча, бу - бердәнбер төп мәсьәлә түгел.

- Яшьләр күбрәк нинди кешеләргә иярә?


- Исламны кабул итүче яшьләр, дингә өндәү белән кем актив рәвештә шөгыльләнә, күбрәк шуларга иярә. Кешенең мөселман булып китүендә беренче дини белем бирүченең дә роле зур. Моннан шундый нәтиҗә чыга: дингә өндәүче имамнарның эшен активлаштырып кына исламны кабул итүче күп кешеләрнең диндәге саташуларын булдырмаска, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

- Бүгенге көн дин әһеленә таләпләр дә арта торгандыр?

- Имамнар мәчеттә ниндидер мәсьәләләрне хәл итүче, дини хезмәтләрнең вә йолаларның кагыйдә буенча һәм үз вакытында үтәлүен тикшереп торучы гади администраторлар гына түгел. Гомумән, алар беркайчан да бу эшләр белән генә шөгылләнмәде. Әгәр тарихка күз салсак, мәчет - җәмәгать урыны, ә имамнар аларның лидерлары булган. Кызганычка, хәзерге заманда бу система җимерелгән һәм мәчеткә йөрүче гади халык мәхәлләнең элеккеге эшчәнлеге ничек оештырылганлыгын, гомумән, мәхәлләнең нәрсә икәнлеген белми.

Хәзерге чорда халыкка мәхәллә системасы, аның нинди функцияләргә ия булганлыгын бары имамнар гына аңлата ала. Әлбәттә, тарихчылар да бу хакта гыйльми хезмәтләр яза. Әмма бары тик имамнар гына төрле катлам халык белән тыгыз элемтәдә тора. Мәсәлән, дин тотучы мөселманнар җомгага һәм бүтән намазларга мәчеткә килгәч, имамнар аларга татар халкының тарихы буенча кыскача вәгазь сөйли ала. Ләкин мәчеткә дин тотучылар гына түгел, ә без этник мөселман диеп әйтергә күнеккән кешеләр дә йөри бит. Алар даиман йортына төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм имамнар аларга ачык, аңлаешлы итеп җавап бирергә тиеш. Гомумән, минем фикеремчә, имамнарга мәчет эчендә белем тарату белән генә чикләнеп калмыйча, халык арасына чыгып, мәктәпләрдә һәм башка оешмаларда очрашулар оештырып, аралашып яшәргә кирәк.

- Заманында Казан хәйрия эшләре буенча Россиядә төп калалардан саналган. Ә хәзер Татарстанда чын хәйриячеләр бармы?


- XIX гасыр азагы - XX гасыр башларында Казан, Идел аръягында хәйрия эшләре буенча төп кала була. Ләкин бүгенге көндә эшмәкәрлектә социаль җаваплылыкны торгызу мәсьәләсе калкып чыкты. Икътисадчы Игорь Глебов ассызыклавынча, Октябрь инкыйлабы һәм Совет хөкүмәте оешу илдә хәйрия эшчәнлеген туктатты. «Совет чоры әдәбиятында «хәйриячелек» атамасы капиталистик илләргә генә кагылышлы булган. СССР хәйриячелеккә мохтаҗ түгел диеп саналган», - ди галим. Совет хөкүмәте җәмгыятьтә килеп туган социаль проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә уйлаган. Ләкин күп кенә иҗтимагый проблемаларны чишүгә карамастан, хөкүмәт Россия җәмгыятен рухияттән, диннән мәхрүм иткән.

Хәзер кешеләр дә, дәүләт үзе дә дини нигезсез, имансыз яшәп булмавын, хәйриячекне җәелдерү кирәклеген аңлады. Акрынлап булса да, хәйрия эшчәнлеге җәелдерелә башлады. Шуңа да хәзерге заманда бу өлкәдә инкыйлабка кадәр булган белемне, ул заман тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнү - безнең бурычыбыз.

- Илдар хәзрәт, сезнең үзәктә хәйрия эшчәнлеге шактый киң колач белән алып барыла...


- «Ярдәм» үзәгендә ай саен күзләре күрмәүче 80 кеше биредә яшәп тернәкләнү уза. Аларны укыту, юлларына түләү, ашату фонд һәм мәчет җилкәсенә төшә. Үзәктә инде өч меңнән артык кеше тернәкләнү узды. Шулай ук мохтаҗларга, авыр хәлдә калучыларга булышабыз. Ятим калган күпбалалары гаиләләргә авылда йорт сатып алып бирәбез. Яхшылык эшләгән саен күңел сөенә. Ә инде чукраклар һәм ДЦПлы инвалидларның мәчеттә үзләрен кеше итеп тоя башлауларын, дингә якынаюларын күрү эшебезнең нәтиҗәсе бар икәнлеген раслый. Хәзер мәчеттә яңа юнәлеш башларга җыенабыз. Ул – церебраль параличлы балалар белән эшләү. Әлеге башлангычны мәрхәмәтле кешеләр дә хуплар дип ышанам. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 29.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»