29.08.2014 Милләт
Фәндәс Сафиуллин: “Киләчәккә өмет белән карыйм”
Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин һәр ел саен 30 августны татар халкының иреккә омтылу көне буларак бәйрәм итә. Депутатлык мөнбәрендә мөстәкыйльлек өчен җан тырмашкан вакытларны искә төшереп, бу вакыйганы “тарихта бөек көн” дип атый ул. “Үзеңне яклый белсәң генә хөрмәт итәләр”, – дигән сүзләрне яшәү шигаре итеп алган Фәндәс Сафиуллин белән сөйләшүебез дә әнә шул тема тирәсендә бөтерелде.
– Фәндәс абый, тиздән Шәһәр көнен бәйрәм итәбез. Элегрәк без аны Мөстәкыйльлек алу көне дип атый идек, аннан Республика көненә үзгәрттек, хәзер инде Шәһәр көне дип игълан итәбез. Дистә еллар эчендәге бу үзгәрешләрне, күчеш этапларын сез ничек бәялисез?
– Соңгы үзгәрешне тискәре дип бәяләр идем. Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул иткән 30 августны Шәһәр көненә әверелдерүне тарихыбызга хыянәт итү, кемгәдер яраклашырга тырышу дип саныйм. Казанның меңьеллыгын билгеләп үттек, аны галимнәр, тарихчылар раслады. Әмма аның төгәл көне билгеле түгел бит. 30 августтагы тантаналы вакыйганы нигә Шәһәр көненә бәйләп куярга кирәк иде? Минемчә, Шәһәр бәйрәмен Казан Сабан туе үткәргән вакытка билгеләсәк, отышлырак булыр иде. Мөстәкыйльлек алган көнне үзгәртеп кую – сәяси чигенүнең бер мисалы.
– Сез депутатлык мөнбәрендә булган елларда көрәш нәрсәдән гыйбарәт иде? Бүген без нәрсә өчен көрәшәбез?
– Без бүген бөтенләй көрәшмибез, дисәк тә була. “Без” дигәнем, гомумән, Татарстан турында әйтүем. Берәүләр бер партия мәнфәгатьләрен яклап көрәшә, икенчеләре – икенчеләрен, ә кайберәүләр бер нәрсә өчен дә көрәшми. Кемнәрдер ничек исән калыйк та, балаларны исән-сау үстерик дигән нужа белән көрәшә. Кызганыч, республикабызның мөстәкыйльлеге, халкыбызның киләчәге дип кайгырткан гомуми көрәш юк дәрәҗәсендә. Ә без эшләгән 1990 елларда Татарстанның бәйсезлеге өчен, халкыбызга азатлык, милли ирек өчен көрәштек. Җиңүләргә ирештек. 1990 елдан 2000 елга кадәр, алар безнең буын яулап алган азатлык еллары.
– Гадәттә, бездә мөстәкыйльлек бар бит инде ул, ике дәүләт теле хакимлек итә, дип әйтергә яратабыз. Эшкә ике телне дә яхшы белгән белгечләрне генә алырга кирәк, рәсми документларны ике телдә язу каралган.
– Татар һәм урыс телләре дәүләт теле буларак кабул ителгәндә, бу норманы дөрес аңлап гамәлгә ашырмадык. Монда сүз ике дәүләт телен дә мәҗбүри белергә тиеш дигән мәгънәдә бармый. Дәүләт белән идарә итүдә икесе дә бер үк хокуклардан файдалана дигәнне аңлата ул. Әйтик, берәү дәүләт органнарына урыс телендә мөрәҗәгать итә, гариза яза икән, аның документлары урыс телендә кабул ителергә тиеш. Әгәр татар телендә еллык хисабын Мәгариф министрлыгына тапшырырга тели икән, анысы да татарча кабул ителә. Аларның икесеннән дә тәрҗемә соралырга тиеш түгел. Дәүләт белән идарә итү ике телдә дә барырга тиеш, әмма бу параллель дигән сүз түгел. Урысча язылганнарны татарчага, татар телендә язылганнарны урысчага тәрҗемә итү кирәкми. Халыкны шуның белән куркыттылар. Оешма дәүләт эшләрен нинди телдә алып бара, аның шул телне кулланырга тулы хокукы бар. Мәсәлән, табиб татар телен квалификация таләбенә туры килерлек дәрәҗәдә белергә тиеш. Әйтик, трамвай йөртүченең тукталышны игълан итәрлек кенә булса да татарча белүе зарур. Кыскасы, эш вазыйфасы күләмендә, ягъни белгечлегенә туры килерлек, халыкка хезмәт күрсәтерлек дәрәҗәдә телне үзләштерсә, шул җитә. Ә мәҗбүриләргә кирәкми.
– Бүген мәктәпләрнең, балалар бакчаларының язмышы күпләрне борчый...
– Беренчедән, татар мәктәпләренең кысылуына Россиянең милли сәясәте нигез булып тора. 2007 елда милли компонентны белем бирү системасыннан юкка чыгару турындагы 309 нчы закон кабул ителде. Бу канун буенча, фәннәрне татарча укыту мөмкин, әмма татар телен, әдәбиятын, тарихын, культурасын укыта алмыйсың. Коточкыч закон бит. Дәүләт Советындагы Татарстан депутатлары, бу канунны 100 процент бердәм булып бер тавыштан яклап, тавыш бирделәр. Бу хакта җәмәгатьчелеккә бернинди хәбәр җиткерелмәде. Укытучылар, халык белми калды. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын кырып бетерә башлагач кына аһ-ваһ килә башладылар. Дөрес, Разил Вәлиев, Рафаэль Хәкимов, Дамир Исхаков һәм мин эндәшми калмадык, матбугатта бу хакта яздык. Әмма әлеге шовинистик законга каршы җәмәгатьчелек кузгала алмады.
Икенче сәбәп – Татар милли университетын булдырырга батырчылыгыбыз җитмәде. Искә төшереп үтәсем килә: 1994 елның 20 июлендә Югары Совет сессиясендә бу тәкъдим белән мин чыккан идем.Ике көн бәхәсләшкәннән соң ул идеяне үткәрдек. 1995 елда Татар дәүләт милли университетын булдырырга дигән карар кабул ителде. Бер ай эчендә бу эшләр гамәлгә аша да башлады. Әмма хөкүмәт җитәкчесе Мөхәммэт Сабиров алышынгач, бу милли университет төзү эше сүнде. Ләкин халык депутатлары Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Сүрия Усманова милли университет идеясен тагын да куәтләп, Татар гуманитар институтын булдыруга ирештеләр. Ләкин аны да ташландык кына балалар бакчасына урнаштырдылар. Бу түрәләрнең татар халкының киләчәгенә булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Моннан ике дистә ел элек мөстәкыйльлек алу өчен дәррәү кубып кул чапсак та, барыбыз да бер фикердә булмаганбыз икән. Республиканың мөстәкыйльлеген алу кайберәүләргә икенче максат өчен кирәк булган. Тарихта ирек яулап алган дистәләрчә халык бар. Аларның беренче адымнары – үзләренең югары милли уку йортларын төзү. Ә татар халкының рәсми лидерлары - милли университетын булдырмас өчен тырышып йөрүче дөньяда бердәнбер күренеш. Тарихта башка андый мисал юк.
– Бер әңгәмәгездә: “Мин Дәүләт Думасында ак карга кебек”, – дигән идегез. Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллиннар депутатлык мөнбәрендә утырганда, Дәүләт Советы сессиясе гөж килеп торган умартаны хәтерләтә иде. Ул вакытларда фикер көрәше кайнап торды. Бүген андый гөж килү юк. Тукай әйтмешли: “Әллә алар бөтенләй үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?”
– Кызганыч, минем дустым Туфан вафат булганнан соң үз сүзен, үз фикерен җиткерерлек депутатлар кимеде. Элек 1000 депутат арасында алар икәү иде. Хәзер инде Разил Вәлиев кенә калды. Бүгенге Дәүләт Советы – халык парламенты түгел. Депутат ул – халык вәкиле дигән сүз. Хәтта халык депутаты дигән кәлимәне дә юкка чыгардылар. Чөнки депутат халык депутаты түгел хәзер. Хакимияттә халык вәкиллеге булганда гына чын парламент дип әйтә алабыз. Депутатның бердәнбер хокукы – законнар тәкъдим итү, өстәмәләр кертү. Әгәр парламентта берүзең закон проекты тәкъдим итеп, сине яклап чыкмыйлар икән, син ак карга булып каласың инде. Чын парламент җәмгыятьнең кечерәйтелгән копиясе булырга тиеш. 1990-1995 елларда мондый тәңгәллек булды. Чын халыкчан иде ул. Анда мөстәкыйльлекне яклап чыгучы депутатларның саны халыкныкы белән туры килде. Каршы чыгучылар да шулай ук. Менә шул вакытта бәхәсләшеп тә, фикер алышып та була. Ахыр чиктә уртак фикер кабул ителә. Ул чакта көчле оппозиция иде, урыс милләтеннән булган депутатлар күп иде. Без алар белән араны бозмыйча, дошманлашмыйча, һәр фикерне дәлилләп аңлаша идек. Бәхәс озакка китсә, комиссия төзеп, бер бүлмәгә керәбез, рәхәтләнеп бәхәсләшәбез, бәреләбез, аннан инде уртак фикеребезне парламентка җиткерәбез. Бүген исә вәзгыять үзгәрде, партияләр вәкиленнән торган парламент чын була алмый. Хакимият үз-үзен сайлый, үзенең вәкилләрен кертә. Ә бу бит киресенчә булырга тиеш. Хакимиятне контрольдә тоту, күзәтеп тору депутат халык вәкиле булганда гына була.
– Татар бүген кая бара, киләчәктә милләтне нинди язмыш көтә? Ун-егерме елдан соң татар милләтен ничек күз алдына китерәсез?
– Хәзерге яшьләрне күзәтәм. Мәктәпләрне тыюга карамастан, бүген үзенең киләчәге турында уйлый торган, аңлы, акыллы яшьләр үсеп килә. Татар мәктәпләрендә укып милли тәрбия алган, төрек-татар лицейларында аң-белем үзләштергән егет-кызлар үз сүзләрен әйтеп калырга өлгерерләр әле. Киләчәккә өметсезлек белән карамыйм.
Искечә фикер йөртүче, куркып өйрәтелгән, бөтен нәрсәгә шикләнеп караган өлкән буынны алыштырып, аңлы яшьләр килердер, шәт. Кызганыч, бүген безнең куркытылып үскән, сәясәттән биздерелгән буын татар халкының үсүенә тормоз булып тора. Йокламый торган буын үсеп чыгар дигән өметем зур.