поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
24.03.2009 Мәдәният

КҮКЕЛӘРДӘ - ТАТАР ЯЗМЫШЛАРЫ...

Инде ничәнче мәртәбә Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәләштергән “Телсез күке” спектаклен карыйм. Репликаларын, артистларның һәр адымын ятлап бетердем сыман. Ләкин спектакльнең тетрәндергеч көче югалмый, аерым мизгелләрендә күңелләр тула, күзгә яшьләр килә.

“Телсез күке” турында күп язылды – сәхнәгә чыгуына да шактый вакыт, аннан соң, бу кадәр шау-шу куптарган спектакльләр сирәк.

 

Зөлфәт Хәким көчле әсәр язган. Бу драмадагы ике төп геройның язмышы – тулаем бер милләтнең язмышы ул, аларның катлаулы тормыш юлы аша татарның барлык трагедиясе күзаллана. Финляндия белән СССР арасындагы сугыш – әлеге трагедияне күзаллар өчен сайлап алынган фон гына.

 

Ике солдат, ике дошман, фронт сызыгының капма-каршы ягында торучы яугирләр. Ләкин алар икесе дә татар. Урманда туып-үсеп, бераз кыргый, артык гади, эчкерсез Зариф һәм Финляндиядә дөньяга килгән, ләкин тамырлары татар җирендә булган, зыялы, укымышлы, һәм шул ук вакытта бик нечкә күңелле, җырга-моңга, һәм, иң мөһиме, милләтенә гашыйк Зыятдин... Төрле илләргә, төрле кыйтгаларга сибелгән татар халкының, кайда гына яшәмәсен, барыбер милли җанлы булып калуын күрсәтә ул. Бернинди фронт сызыгы да татарны татарлыгыннан мәхрүм итә алмый. Ике күкене бу очрашуда җыр һәм тел үлемнән саклап кала. Ничек инде алар бер-берсенә атсыннар?! Алар милләттәш, димәк, туган бит! Зөлфәт Хәким әлеге әсәре аша милләтебезне тел генә үлемнән, юкка чыгудан саклап калачагына ишарәли. Ишарәләп кенә калмый, спектакль азагында Зариф карт та, Зыятдинның оныгы Хәмитне күреп, татарча сөйләшүен ишетеп, “Без телсез түгел, Зыятдин исән-имин кайтып, балаларын, оныкларын телле иткән!” – дип, шатлыгын яшерми.

 

Бу ике самими җанның антиподы – чекист Зимин. Ул – шовинистик, империячел фикерле, җыелма образ. Татарның татар булуы өчен генә татарга атмавын ул аңлый алмый, еллар узса да, Зариф картны эзәрлекли, күңеленә мәңгегә уелып калган сорауга җавап эзли. Ләкин Зариф карт, сиңа моның өчен 100, 200 ел да җитмәс, дип саубуллаша. Үз канаты астына туплаган халыкларның күңелен гасырлар буе аңлый алмау яки аңларга теләмәүче Дәүләткә ишарә түгелме бу?! Гәрчә, аларның теленә, мәдәниятенә бераз гына хөрмәт тә җитә бит. Зимин үзе дә татарча өйрәнгән дип әйтерсез. Тик ул моны чын күңелдән түгел, ә кирәк булганга гына эшли. “Бөтен дөнья буенча сугыша-сугыша, әллә нинди телләр өйрәнерсең әле”, – дип җан ачысы белән әйтә аңа Зариф.

 

Актерларның искиткеч уенын үзәккә үтәрлек музыка һәм тирән мәгънәле декорацияләр көчәйтә. Өч сәгатькә якын сәхнәдәге күренеш үзгәрми диярлек, ләкин ул бер дә ялыктырмый. Сюрреалистик урман, сәхнә уртасындагы бура фрагменты... Бураның үз символикасы бар. Ул нык, төпле. Зыятдин белән Зариф шикелле. Шул ук вакытта ул бер тарала, бер җыела. Геройларның сибелүенә ишарә төсле. Еш кына “Ватан” сүзе яңгырый спектакльдә. Зыятдин өчен ул – туган җире Финляндия, ә Зариф өчен – Субай авылы янәшәсендәге урман хуҗалыгы. Икесе дә үз ватанына тугърылыклы, анда аларга нинди мөнәсәбәт булуга да карамастан. Татарның тагын бер характер үзенчәлеге бу – безгә таянырга, ышанырга була.

 

“Телсез күке” – көчле рухлы татар халкына мәдхия ул. Туган җиреннән меңнәрчә чакрымнар ераклыкта телен һәм моңын саклаучыларга, үз ватанында кысылу, басылудан да курыкмый чын татар булып калучыларга мәдхия.

 

Быел Галиәсгар Камал исемендәге театрның иҗат төркеме һәм Зөлфәт Хәким “Телсез күке” спектакле өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә күрсәтелде. Меңнәрчә татар тамашачысы аңа үз бәясен бирде инде. “Телсез күке”не булдыручылар Тукай бүләгенә лаек икәнлеге һичшиксез, чөнки ул бүгеннән үк татар сәхнә сәнгатенең алтын фондында урын алды.

 

www.kamalteatr.ru фотосы.

 

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.03.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы