поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.08.2014 Җәмгыять

Киләчәк шәһәре - Саранскига сәяхәт (ФОТО)

Мордовия Республикасы башкаласы Саранскига самолетта ике көнлек сәяхәт оештырылачагын белгәч, мин барыргамы, бармаскамы дип берникадәр икеләнебрәк торган идем. Урамда да, эшебездә дә иң кызу чак бит.

Редакциядәге эшләрне бераз җайга салып, Курумоч аэропортында артык зур булмаган АН-24 очкычына кереп йомшак креслога утыргач (көндезге эсселек тә кими төшкән иде инде), күптәнге танышларымны күрүгә, бөтенләй тынычландым дияргә була. Кырыемда гына - казахларның “Ак жол” оешмасы президенты урынбасары Большая Глушица районы бүлеге җитәкчесе Есмөхәммәт Нуржанов, Самара шәһәренең еврей милли-мәдәни автономиясе рәисе Марк Коган, “Самар-Ен” өлкә чуваш газетасы редакторы Николай Давыдов. Ә без татарлар делегациясе составында өчәү - мин, Рәфгать Әһлиуллин, өлкә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Сәүбән Рәфыйков һәм өлкә “Туган тел” оешмасы советы әгъзасы, “Самара татарлары” сайты редакторы Римма Нуретдинова. Өлкә Халыклар дуслыгы йортыннан да аның директоры Дмитрий Мюльбах белән бергә әле тагын оешманың өч хезмәткәре бара икән. Ә барлыгы егерме дүрт кешедән торган безнең делегацияне Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе җитәкчесенең урынбасары, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Иванович Подсеваткин җитәкли. 

Очкыч һавага күтәрелүгә, бөтенебезгә дә бу сәяхәтнең эш тәртибе турындагы мәгълүматны тараттылар. Самара өлкәсе һәм Мордовия Республикасының милли оешмалары вәкилләре арасындагы бу очрашуның быел октябрьдә уздырылачак мордва халкының VI съездына әзерлек кысаларында үткәрелүе дә ачыкланды.
 
Очкычыбыз Саранскига таба юл алды. Ә бер сәгать үтүгә безне аэропортта Мордовия Республикасының милли сәясәт буенча министры Анатолий Михайлович Чушкин, аның ике урынбасары Александр Иванович Каргин, Альберт Борисович Сявкаев һәм фин-угор халыкларының Идел буе үзәге директоры Юрий Александрович Мишанин каршы алдылар.
 
Автобуста аэропорттан шәһәр үзәгенә барганда ук самаралылар төрле төстәге якты утларга күмелгән йортларга, урамнарга сокландылар. Ә “Меридиан” кунакханәсенә урнашкач (аны, безгә соңгы вакытта төзелгән иң яхшыларының берсе, диделәр), без Саранскины карарга чыгып киттек. Күзләрнең явын алырлык матур һәм киң Меңьеллык мәйданы, аның нәкъ уртасында куелган каһарман рус адмиралы Федор Ушаков һәйкәле (аның исемен Православие чиркәве изгеләр рәтенә керткән), шушында ук шушы каһарман хөрмәтенә төзелгән 63 метр биеклегендәге Кафедраль собор. Биредә танылган диңгезченең җәсаде дә саклана икән. Мәйданда бронзадан коелган яшь ата-ананың һәм аларның өч баласының фигураларын да күреп була. Ә әни кеше яңадан “көмәнле”, бәхетле гаилә, кулга-кул тотынышып, храмга таба атлый.
 
Бу гүзәл биналар һәм объектларның барсы да 2012 елның августында халыклар берләшүенең меңьеллыгын бәйрәм итү алдыннан сафка бастырылган булган. Ә бу бәйрәмнең идеясе ул чактагы Мордовия дәүләте башлыгы, бүгенге Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкинныкы. Биредә халыклар бердәмлеге - милли дуслыкның төп өлеше, дип санала. Без моның шулай икәнлеген үз күзләребез белән күрдек, бөтен тәнебез-җаныбыз белән тойдык.
 
Бу турыда “Мордва йорты” (“Мордовское подворье”) дип аталган этнография комплексында очрашу һәм кичке аш вакытында да сүз алып барылды. Берләшү, халыклар бердәмлеге, дуслыгы хакында үзләренең чыгышларында Анатолий Чушкин да, Денис Подсеваткин да, Дмитрий Мюльбах та, Марк Коган да һәм Самара, Тольятти, Сарански шәһәрләренең башка милли-мәдәни оешмалары вәкилләре дә сөйләделәр. Мордовиянең татар җәмәгатьчелеге исеменнән чыгыш ясаган, җиде ел дәвамында республика татарларының “Юлдаш” газетасын җитәкләгән Әлмира ханым Габунова ничек биредә милли басмага республика башлыгы тарафыннан даими ярдәм күрсәтелеп торуын билгеләп үтте.
 
Мин бу хакта ишеткәч, Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе җитәкчесе урынбасары Денис Иванович Подсеваткинга, Самарада шушы тәҗрибә буенча, милли басмаларны финанслый башласак, яхшы булыр иде, дип мөрәҗәгать иттем. Ә ул бу турыда өлкә губернаторына җиткерергә вәгъдә бирде.
 
Икенче көнне дә Самара кунаклары күп урыннарда булып, күршеләребезнең яшәеше белән таныштылар. Н.П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт милли тикшеренү университетының төрле институтларында, факультетларында, лабораторияләрендә галимнәр, студентлар белән очрашып сөйләштеләр.
 
Бу югары уку йортында барлыгы 22 мең студент белем ала, быел гына да 2 меңнән артык кеше кабул ителгән. Самара өлкәсеннән дә биредә 300 студент укый, быелгы җәйдә өлкәнең төрле шәһәрләреннән кырыклап кеше укырга кергән.
 
Безгә университетның 600 тамашачы сыйдырышлы Мәдәният сараен күрсәттеләр. Милли мәдәният институтында мәдәният һәм сәнгать өлкәсе өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләнә. Когда мужчина хочет не просто физической разрядки, а полноценного релакса, он ищет настоящую жрицу любви, а не дилетантку, которая нахваталась вершков, но ждет ухаживаний, подарков и намеков. Ведь не секрет, что многие девушки предпочитают, чтобы мужчина трудился не только на работе, но и в отношениях, и в постели. Но проститутки Самары всегда готовы помочь уставшему от бешеного ритма жизни клиенту. Они исполняют самые смелые желания, всегда милы и приветливы, всегда послушны и ласковы. Доступные прелести красавиц сделают вас счастливыми на несколько часов
 
Самаралыларда бигрәк тә физика һәм химия институтының лабораторияләре яхшы тәэсир калдырды. Биредә алар галимнәрнең һәм студентларның яңа ачышлар өстендә ничек эшләүләре белән таныштылар.
 
Кунаклар алдында университетның ректоры Сергей Вдовин чыгыш ясап, уку йортының киләчәккә планнары турында сөйләде.
 
Без шулай ук Республика үзәгенең күп спорт объектларында - чаңгы-биатлон комплексында, Олимпиягә әзерләнү үзәгендә, “Мордовия” спорт комплексында, ВМХ велоспорт үзәгендә булып, күршеләребездә спортка нинди зур игътибар бирелүен үз күзләребез белән күрдек.
 
Шулай да безне шаккатырганы ул республиканың технопаркы булгандыр. Ул бу юнәлештә Татарстан һәм Новосибирскидан кала өченче урында бара. Ә бу уңышка республика Николай Иванович Меркушкинның зур тырышлыгы аркасында ирешә алган.
 
Кичке аш вакытында самаралылар шушы кыска гына вакыт эчендә Саранскидан алган үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кем генә чыгыш ясамасын, кечкенә генә Идел буе республикасында Николай Иванович Меркушкин хакимият башында торганда, алга таба зур сикереш ясалуын билгеләп үтте.
 
- Без бу зур эшнең нәтиҗәләрен үз күзләребез белән күрдек. Биредә һәрнәрсә гади кеше ихтыяҗын исәпкә алып эшләнә. Тиздән Самарада да, Саранскидагы кебек, яши башлаячагыбызга ышанабыз, - диделәр кунаклар бертавыштан.
 
Мин дә, Самара журналистикасы ветераны буларак, күп вакыт җитешсезлекләрне күреп, тәнкыйть сүзләре әйтергә яратканга күрә, фикеремне әйтмичә булдыра алмадым. Тик, күпме генә тырышсам да, Саранскида тәнкыйтьләрлек бернәрсә тапмадым. Ә бу чыннан да шулай.
 
Әле күптән түгел генә милли стильдә реставрацияләнгән Яушев исемендәге гүзәл милли музыка театр бинасының эчке һәм тышкы интерьерларын карап, соңгы тапкыр сокланганнан соң, кунакчыл Мордовия Республикасы башкаласы Сарански шәһәре белән хушлашып, яңадан аэропортка юл тоттык. Анда безне моторларын кабызып очкычыбыз көтеп тора иде инде.
 
Сау бул, Сарански, синең белән киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын. Ә без үзебезнең Самарага күргәннәребез турында халыкка сөйләргә, хыялларыбызны тормышка ашырырга ашыгабыз.
 
 
Самара делегациясе "Меридиан" кунакханәсе янында.
 
 
И.М.Яушев исемендәге музыка театры.
 
 
В.П.Огарев исемендәге университет лабораториясендә.
 
 
“Мордовия” спорт комплексы.
 
 
"Технопарк" белән танышу.

Николай ДАВЫДОВ һәм Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре
 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 34 | 23.08.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»