|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2014 Икътисад
Нефть һәм сөтСоңгы көннәрдә нефтькә бәяләр төшә башлады. Июнь ахырында гына 116 долларга күтәрелгән бәяләр бүген иң кыйммәт бәяләнүче Brent маркалы нефтькә 102 долларга һәм аннан түбәнрәккә төште. Urals маркалы Россия нефте исә 18 август көнне 98 долларга сатылып, шундук барлык аналитикларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Хәтта рус милләтче патриотлары сайты да: ”Нефтькә бәя төшү – Россиягә каршы ясалма рәвештә барлыкка китерелгән чираттагы санкция”,– дип чаң сугарга тотынды. ”Санкцияләр безне көчәйтә” дигән позициядән торып караганда, нефтькә бәяләрнең берникадәр төшүе ул – хәерле фал һәм чын ватанпәрвәрләргә аннан куркырга кирәкми. Дөрес, түбәнәю тагын да дәвам итсә һәм озак сроклы булса, сумның бәясе төшү, импорт товарларга бәяләр үсү белән барыбызның да кесәсенә сугачак. ...Ләкин көчле патриотик дулкында нәкъ менә без үзебез, россиялеләр, Көнбатыш белән кайбер икътисадый элемтәләрне өзү, импортны үз товарларыбыз белән алыштыру турындагы хыялларга бирелеп, тантана кичермәдекмени? Көнбатышның Россиягә каршы керткән санкцияләре Америка һәм Европаның үзенә дә сугачак дип тә шатландык һәм бу нигезле шатлык иде: бер без генә түгел, оппонентлар да, чынлап та, акча янчыкларын капшый. Бөтен дөньяда барган кризис фонында кемгә каршыдыр санкцияләр кертү – ул үз-үзеңне чикләү дигән сүз, монысы да хак. Россия җитәкчеләре океан артыннан санкцияләр яңгыры ява башлагач, аларны ”контрпродуктив” дип атаганда, аз гына да ялгышмадылар. Моның шулай икәнен Россия Хөкүмәте Көнбатыштан азык-төлекң кертүне тыйгач тагын бер тапкыр аңлады: ике атна да үтмәде, халык бәяләр күтәрелә дип зарлана башлады, һәм мәскәүле түрәләр бу юлы халык тавышын тиз ишеттеләр һәм санкция исемлегендәге кайбер азык-төлек товарларына чикне ачтылар. Мондый сыгылмалылык хөкүмәтнең зирәк акылын күрсәтә һәм киләчәктә акрынлап башка ризык өчен дә чикләр ачылыр, моның өчен кулай формулировка табылыр дип өметләнергә кирәк. Әмма ризык өчен чикләрне ачу белән генә чикләнергә ярамый, аны үзебездә җитештерү чараларын да күрергә кирәк. Югыйсә бәяләргә каршы штаблар корып көрәшү – шулай ук ”контропродуктив” ысул. Бәяләр барыбер үсәчәк, ә инде аларны йөгәнли калсалар, совет чорындагыча, дефицит ишек кагачак. Россия шартларында исә авыл хуҗалыгын күтәрү өчен бюджеттан акча эзләп мәшәкатьләнәсе дә юк. Шул ук сөтнең бүгенге 11-12 сум булган сатып алу бәясен 30 сумга күтәрәсең, кибеттәге 50 сумлык сөт бәясен 40-45 сумга төшерәсең. Моның өчен сөт эшкәртү һәм сатуга монополияне юк итәргә генә кирәк. Меңләгән мини сөт эшкәртү заводларын аякка бастыру аша гына сөтнең кибеттәге бәясен түбәнгә төшереп була. Бу очракта без шуны күрәчәкбез: сөтне утыз сумга алачаклар, утыз биш-кырыкка сатачаклар. Бәя күтәрүчеләр оттырачак, чөнки халык конкурентлар сөтен алачак. Бу вәзгыятьтә күп җитештереп, күп сата алганда гына уңышка ирешеп була. Шушы чаралар күрелсә, Россия ел-ел ярымнан читтән сөт алуны, ихтыяҗ булмау сәбәпле, туктатачак, ике-өч елдан сөтне урнаштыру өчен тышкы базарлар эзли башлаячак.
Нефть бәясенә килгәндә, аның ясалма рәвештә төшерелүенә ышанмыйм мин. Бүгенге сәяси шартларда бер генә держава да нефть чыгаручы илләргә сатуны арттырыгыз дип бармак яный алмый. Ул чорлар инде артта калды. Нефть бәясе төшү – ул талгын кризис нәтиҗәсе. Сорау кими, сорау кимегәнгә күрә, бәя төшә. Билгеле бер түбәнәю чигенә җиткәч, нефтьне кыен шартларда чыгаручы Төньяк илләре, табышны үзкыйммәт ашап бетергәнгә күрә, аны чыгаруны киметәчәкләр. Менә шул чакта ул илләр йә товарларны үзләрендә җитештерүне көйләргә мәҗбүр булачаклар, йә фетнә ялкынына чорналып, озакка сузылган фаҗигале сценарийга дучар булачаклар. Кем кайсын сайлый инде. Соңгысын сайлаганда, Украина көнчыгышындагы хәлләр бездә кабатланачак. Аерма шунда гына: качак статусы эзләп йөрер урын калмаячак. Ознакомиться с информацией об игровых автоматах, которые дают выиграть реальные деньги можно подробнее на портале с демо версиями. Никогда не стоит спешить со своим выбором, вы всегда успеете сделать депозит и покрутить барабаны. Сначала нужно подобрать более дающий аппарат, а это не так просто, как может показаться.
Бөтендөнья кризисы салмак кына агышын дәвам итәчәк. Ул беркайчан да тукталмады, бары тик кредит механизмын эшкә җигеп, акча басып, аны томалап кына тордылар. Хәзер инде күрәбез: бурычка үсү потенциалы бетеп килә. Бөтен өмет эшләп үсүдә генә. Кайбер патриотлар хуплап каршы алган Донецк–Луганск иттурагычы дәүләтләрнең үзара каршылыгын үстереп, кризисның агымын тизләтә. ...Һәм нефтькә бәяләр төшә башлый. Моны Көнбатышның үче дип аңлаган ватанпәрвәрләр, куркуга калып, чаң сугалар. Чаң сугарга кирәкми, конфликтларга булган мәхәббәт-дәртне басып, җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт. Нефть безне, ихтимал, соңгы кат кисәтәдер. Якындагы көннәрдә дөньядагы хәлгә мөнәсәбәтле рәвештә ул күтәрелеп тә китәргә мөмкин, түбәнәюен дә дәвам итә ала. Тик бер нәрсә хак: нефть долларына өмет баглау – үзеңне наркотиклар белән дәвалап, исән калырга тырышу кебек өметсез эш ул.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|