|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2014 Язмыш
14 нче баласын тапкан герой-ананы каршыларга 13 баласы да килгән (ФОТО)Анна Алтухованы бала тудыру йортыннан бәхетле ире һәм 13 баласы каршы алган. Ул 14 нче баласын - 10 нчы улын тапкан. Петербург шәһәре янындагы Горелово бистәсендә үз йорты белән яшәүче әлеге гаилә дини кануннар буенча тормыш итә. Иң олы уллларына 17 яшь, кече кызларына 7 яшь. Шатлыклы хәбәрне тулы гаилә белән, сөенеп кабул иткән алар, дип хәбәр итә "Комсомольская правда" газетасы. Күңелең иркен булса, торыр урын да, ашарга ризык та табыла ул, ди гаилә башлыгы. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчәсен үстереп, урманга гөмбәгә йөреп тә тамак туйдыра алар. 43 яшьлек герой-ана Аннаның балалары дус-тату яши, рсем, музыка белән шөгыльләнә.
Анна һәм Павел мәктәптәге әти-әниләр җыелышларына да даими йөрибез, балаларны дөрес тәрбияләргә тырышабыз, ди. Дәүләт тә ярдәменнән ташламый икән.
--- |
Иң күп укылган
|