|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2014 Мәгариф
Э.Фәттахов: “Безнең балалар беренче сыйныфта инглиз телен укырга тиеш”Татарстанда беренче сыйныфтан ук инглиз телен укыту, балалар бакчасыннан соң телне өйрәнүдә тоткарлык булмасын өчен кирәк, дип белдерде бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һм фән министры Энгель Фәттахов. Министр билгеләп узганча, мәгариф системасына ел саен ниндидер яңалык кертелә, бу шулай булырга тиеш тә. Сабада узган педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә мәгарифне үстерү буенча яңа бурычлар куелды. Шулай итеп, беренче сыйныфтан ук инглиз телен өйрәнү мәҗбүри санала. “Чыгарылыш сыйныф укучыларының инглиз телен белмәве - безнең хата. Аралашу өчен генә булса да инглиз телен өйрәнү зарур, без күп нәрсәне югалтабыз”, - дип саный Энгель Фәттахов. "Татар-информ" язганча, Татарстанда чит ил компанияләре белән күп санлы уртак проектлар гамәлгә куела, шуның өчен чыгарылыш сыйныф укучылары инглиз телен белергә тиеш. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә мөмкинлек булса балаларга инглиз теле өйрәтелә, әмма алар беренче сыйныфта ул телне укымый, ә бары тик икенче сыйныфтан гына.
“Балалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә телне өйрәнсә дә, берьеллык тәнәфес нәтиҗәсендә, күп нәрсә онытыла. Шуңа күрә яңа уку елында мәгариф оешмалары каршына телне өйрәнүне беренче сыйныфта дәвам итү бурычын куябыз”, - диде министр.
|
Иң күп укылган
|