поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.03.2009 Җәмгыять

ДИПЛОМ «БАЗАРЫ»

Беркөнне Казанның Комаров урамында торучы туганнарыма барган идем. Бик матур урында яши алар – агачлы-куаклы, чып-чын табигать кочагында. Кышларын анда халык чана-чаңгы шуа, җәйләрен саф һава сулап йөри. Урман сукмагыннан атлыйм шулай, ни күрим – агач башларына “Дипломы, курсовые” дигән игъланнар элеп чыкканнар. Акчага диплом, курс эшләрен язып бирергә алынучыларның игъланнарын шәһәрдә чат саен, багана саен күрергә мөмкин. Моңарчы аларга әлләни игътибар иткәнем юк иде. Реклама язылган элмәтакталарны агач башында күргәч, кызык булып китте, кайбер телефон номерларын язып алдым.

Кая чылтыратма – чәт-чәт  итеп,“бишле капчыгы” мәкаме белән кызлар җавап бирә. Фирманың берсе тимер юл вокзалы тирәсендә булып чыкты. Поезд-электричкалардан төшкән студентлар шәһәр буйлап интегеп эзләп йөрмәсен өчен  шулай урнашканнардыр инде.

 

– Миңа ашыгыч рәвештә өч фәннән – политология, социология һәм музыкадан курс эше язып бирә алмассыз микән?

 

– Без сезгә курс эше, реферат, дипломнарның теоретик төрен дә, практик өлешен дә язып бирә алабыз.

 

– Ә безнең укытучылар моны сизмәс микән?

 

– Без курс эшегезне язачакбыз, сез килеп караячакчыз. Нинди дә булса төзәтмәләр, өстәмәләр кертәсегез килсә төзәтеп, өстәп бирәбез. Шуннан эшне укытучыгызга тапшырачаксыз, аның да нидер өстисе килсә, өстәсен. Кире безгә алып киләсез – төзәтеп, тулыландырып бирәбез.

 

– Миңа төзәтеп тә утырасы була мени әле?

 

– Гадәттә, студентлар төзәтмәләр кертми. Без язып биргән курс эше сезгә ошаячак. Укытучыгызның төзәтмәләре булса гына инде. Вузга, укытучысына карап, төзәтмәләр дә төрлечә.

 

– Политологиядән практик курс эшенә заказ бирсәм,  күпмегә төшәр икән?

 

– Ә сез кайсы вуздан? (кызның шулай дип сорап куюы бәяләрнең төрле вуз студентларына төрлечә икәнлеген раслый – Л.С.)

 

– КДУдан.

 

– Теоретик курс эше – 1300-1800 сум. Практик эш  – 1800-2500 сум.

 

– Киләсе елга диплом да якларга кирәк миңа. Анысын да сездән яздырырга уйласам, кайчанрак килергә? Озак язасызмы?

 

– Килеп терәлгәнче йөрмәгез. Диплом эшен бер ай-ай ярым эчендә язып бирәбез. Бәясе 8 меңнән башлана. Темасы, катлаулылыгына, карап бәяләр төрлечә булырга мөмкин. Һәрбер вузның курс, диплом эшләренә  үз таләпләре. Кырыс таләпле, йомшаграк таләпле вузлар бар.

 

– Безнең КДУ ниндиләр рәтендә?

 

– Кыйммәтле вуз исәпләнә. Сезгә дипломнарны 10 мең сумнан башлап язабыз.

 

– Гарантия бирәсезме?

 

– Әлбәттә. Ничә кат төзәтәсе, өстәмә кертәсе булса да, ул эшне бушлай башкарабыз. Укытучының аны кабул итүенә гарантия бирәбез. Дипломның тышкы кыяфәте, кереш-чыгыш өлешләре, әдәбият исемлеге – монысы өчен дә без  җаваплы.

 

– Безгә дигән курс, диплом эшләрен кемнәр язып утыра?

 

– Вуз укытучылары эшли бездә.

 

– Менә кызык. Укытучылар үзләренең үк студентларына курс эше яки диплом язып утыра мени?

 

– Бик мөмкин.

 

– Ә кайсы вуз укытучылары эшли сездә?

 

–  Анысын әйтмибез. Сезгә нәрсә кирәк? Курс эшеме? Сорауларыгыз артык күп һәм төгәл, бу миндә шик уята башлады.

 

– Акча түләп, заказ бирергә җыенгач, курс, диплом эшемне кем язачагын беләсем килгән иде. Шуңа күрә сораштырмыйча да булмый. Хурлыкка каласы килми бит!

 

– Андый хәлнең булганы юк. Бөтенесе дә матур гына яклый һәм кирәкле билгене ала.

 

– Ә сезнең фирма законлы рәвештә эшлиме, гамәлләрегез законга каршы килә дип уйламыйсызмы?

 

– Борчылмагыз, юридик яктан документларыбызның барысы да тәртиптә. Без бу базарда күптән эшлибез инде.

 

– Студентлар күп киләме?

 

– Килмәсәләр, эшләп утырмас идек.

 

– Сессиягә якынча ничә кеше килә?

 

– Монысы – коммерция сере...

 

Базарда – базарча. Үзәктән читтәрәк, караңгырак урында урнашкан икенче “диплом кибетнең” бәяләре күпкә түбәнрәк булып чыкты. Курс эшләрен 300 тәңкәдән башлап, диплом эшләрен 2 мең сумнан башлап язабыз диделәр.

 

– О, сездәге бәяләр башкалар белән чагыштырганда очсызрак икән! Ә сез әзер материалны интернеттан гына чумырмыйсызмы?

 

– Юк, юк, аннан алмыйбыз.

 

– Фирмагыз законлы эш белән шөгыльләнә дип исәплисезме?

 

– Әле берәүнең дә дәгъва белдереп килгәне юк.

 

Тагын бер фирма, тагын да ныграк  әрсезләнеп, КДУның баскыч төбендә диярлек курс эшләре, дипломнар сатып ята.

 

– Әлү, миңа “Мәгълүмат чараларының сәясәткә йогынтысы” дигән курс эше язып бирә алмассызмы? Ничә тәңкәне әзерләп куярга кирәк?

 

– О, мондыйрак темага язылган нәрсә бездә бар да бугай инде ул! Сез кайда укыйсыз?

 

– Менә сезнең фирма янәшәсендә генә – КДУда.

 

– Әлеге темага былтыр КХТИ кызларына язган идек курс эшен. Шәхси авторлык архивы дигән хезмәт бар бездә. Анда без язган эшләрнең барысы да теркәлгән. Кайчан һәм кайсы вузга язылган – барысы да күренеп тора.   КДУдан безгә еш керәләр. КДУга язылган эшне мин сезгә бирмәячәкмен, чөнки укытучылар аны бер күргән бит инде. Бөтен таләпләргә туры китереп башка вуз өчен язылган курс эшен бирербез сезгә. Сез ул эшне карап чыгасыз, ошый икән –  аны ташламалы бәядән – 750 сумга гына биреп җибәрәбез. Өр-яңадан язылганы кыйммәткәрәк төшәчәк. Дипломнарның бәясе 3 мең сумнан башлана. Сезгә ике төрле гарантия бирәбез. Беренчесе – бу эшне сезнең фәнни җитәкчегез моңарчы күрмәгән, икенчесе – бу хезмәт моңарчы сезнең вуз өчен язылмаган. 

 

– Ә сездән курс эше сатып алган студент аны башка вузда укый торган дустына биргән булса?

 

Бу гап-гади сорау бөтенләй көтелмәгән булып чыкты.

 

– Нишләп бирсен? Һәрхәлдә минем тәҗрибәмдә мондый хәлнең булганы юк... Без  инде сигез ел эшлибез...

 

– Вуз укытучылары сезгә кереп, архивны тикшереп чыгарга мөмкиннәрме?

 

– Укытучыларның безгә кереп, тикшеренеп йөрергә хаклары юк.

 

– Безнең укытучылар сатып алынган белемгә, интернеттан чәлдерелгән диплом эшләренә кискен каршы. Белеп алсалар, куып чыгаралар.

 

– Дөрес, интернетка кереп карасаң, сезнең тема буенча  шактый курс эшләре табарга мөмкин. Тик алар бөтенесе дә якынча бертөсле бит. Ә без антиплагиат дигән система буенча гарантия дә бирәбез. Текст интернетта куелганмы, юкмы – әлеге система шул сорауга җавап бирә. Бөтен эшләр шул система буенча тикшерелә. Сезгә сатылачак эшнең кимендә 60 проценты моңарчы интернетта куелмаган булачак.

 

Интернеттан чәлдерүләрен болары хет яшереп тормыйлар!

 

Менә тагын бер фирма “практик” курс эшен бик үзенчәлекле итеп башкарырга алына:

 

– Бездә 25-30 битлек теоретик курс эше 950 сум тора. Ә практик – 1500 сум. Ул берәр предприятие мисалында язылырга мөмкин.

 

– Сез, чыннан да, шул предпрятиегә барып тикшереп, минем өчен фәнни эш язып бирергә алынасызмы?

 

– Юк инде. Без нишлибез – әйтик, туристик фирма мисалында практик эш язарга кирәк икән, гомуми саннар кулланабыз. Чөнки бөтенесенең дә күрсәткечләре якынча бертөсле.

 

– Кемнәр яза?

 

–  Вуз укытучылары, бухгалтер, юрист, иктисадчылар. Алар бу эшне җиренә җиткереп үтиләр. Курс эшләрен – бер атна, дипломны ике атна-бер ай эчендә язып бирәбез. Тизрәк булган саен – кыйммәтрәк. Бер ай буена языла торган 70 битлек диплом бәясе – 7 мең сум.

Курс эшләре, дипломнар, рефератларны хот-дог шикелле сатып утыручы үзәкләргә карата вуз ректорларының фикерләре нинди? “Татар-информ” агентлыгы “Ректордан сора” дигән акция уздырган иде. Күпсанлы сораулар арасында әлеге сорау да яңгырады. Бу проблемага карата Казан дәүләт техник университеты ректоры Юрий Гортышов фикере:

 

– Укытучыларыбыз курс эшләре, дипломнар кабул итеп кенә утырмый бит, студентлар һәр эшне якларга да  тиеш. Студент язма хезмәтне каяндыр “чәлдергән” икән, яклап бер авыз җөмлә дә әйтә алмаячак. Мондый үзәкләргә карата кискен каршы чыгам, чөнки алар студентларны котыртып, ялкаулыкка этәреп  яталар.

 

Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов:

 

– Кеше университетка катыргы өчен түгел, белем алырга дип килә бит инде. Студентның катыргы өчен генә килгәнен сизеп алсак, андыйлардан котылырга тырышабыз.

 

Ә белем алырга дип килгән кешенең моның ише үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә башына да килми.

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 33 | 19.03.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»