поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
23.08.2014 Бәйрәм

Түбән Новгородта 25 нче юбилейлы сабантуй узды

Ул, елдагыча, татар бистәсе дип саналган Канавин районының 1 Май исемендәге ял паркында узды. Сабантуй көне матур һәм кояшлы булды, шуңа күрә һәркем рәхәтләнеп ял итте. Түбәтәйлар, яулыклар, хәтем-догалар, бүтән мөселман атрибутикасы тәкъдим иткән сату нокталары тирәсеннән халык бер өзелмәде.

Тантаналы ачуда барча халыкны милли бәйрәм белән Түбән Новгород шәһәре администрациясе башлыгы Олег Кондрашов, эчке эшләр сәясәте министры Анатолий Мигунов, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Николай Шкилев, Татарстанның Балык Бистәсе районы администрациясе башлыгы Илһам Валеев, шулай ук Канавин районы администрациясе башлыгы Дмитрий Шуров һәм өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җылы котладылар. Барлык чыгыш ясаучылар бу бәйрәмнең милләтләр дуслыгы бәйрәме икәнен, татар халкының эшчән, тырыш, бердәм булуын билгеләп үттеләр. Тантаналы өлештән соң барча кунаклар Татарстан Республикасы һәм региональ милли-мәдәни автономиясе чатырларында булып, милли ашлар белән сыйлана алды.

Бәйрәмнең икенче өлеше булып дәвам иткән концерт программасы да искиткеч матур һәм бай булды. Балык Бистәсе районы һәмТүбән Новгород өлкәсенең Спас районы үзешчәннәре, “Мирас” ансамбле, Мәскәү артистлары DJ Марат Сунтяров, Зөлфия Хабибуллаева һәм башкаларның чыгышын тамашачы зур игътибар белән карады, тыңлады, кайнар алкышларга күмде.

Паркның икенче ягында региональ автономиянең яшьләр хәрәкәте активистлары балачагалар өчен милли уеннар байтак оештырдылар. Аларда катнашып һәркем күңелен күтәрде, ә ахырда истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Билгеле, сабантуйның төп бизәге булган билбаулар белән милли көрәш мәрәсе тирәсендә иң күп халык бөтерелде. Нәтиҗәдә, Түбән Новгородның юбилейлы сабантуй батыры исеменә сафаҗайлы Илшат Нуриманов лаек булды.

Безнең редакция быел да иң матур көрәш күрсәтүчегә бүләк әзерләгән иде. Аңа Ринат Сетдиков лаек булды , ә Спас районы бүләге Илдар Усмановка тапшырылды. Шуның өстенә редакция тарафыннан "Туган як" газетасы да таратылды. Билгеле, реклама максаты белән.

Нижний сабан туе кичкә тикле гөрләде. Музыкаль өлешне үз кулларына алган Мәскәү кунаклары DJ Радик, Айрат Сафин, Рената Ильясова һәм Сөмбел Билалова кебек яшь, талантлы җырчылар чыгышлары кемне дә битараф калдырмады. Сабантуйга килгән барча халык артистларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Киләсе очрашуларга кадәр дип, караңгы төштә генә таралышты халык.

1

2
 


Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы