поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.08.2014 Мәдәният

Фуат Мансуров: дирижер булып туарга кирәк

Дирижер һөнәре – музыкант һөнәренең иң катлаулысы. Дирижер - музыкаль оештыручы да, педагог та, тәрбияче дә. Музыка аның күңелендә яңгырый, әмма аны белдерү өчен дирижерның ихтыярына буйсынган, иҗат фантазияләрен ачып бирергә сәләтле һөнәрмәндләр коллективы кирәк. Чөнки аның иҗаты ул әйдәп барган һәм берләштергән сәнгатькәрләрнең иҗатында гына реаль чагылыш таба.

Россия, Татарстан һәм Казахстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Фуат Шакир улы Мансуров (1928 – 2010) тумыштан дирижер иде, ул бик озын һәм иҗади яктан бай гомер кичерде. Ул искиткеч талантлы, тирән эрудицияле, таләпчән, пөхтә, эшне төгәл үтәүчән, максатка омтылучан шәхес иде. Математик, аналитик, 10 телне белә, шахматчы, альпинизм һәм тимераякта йөгерү буенча спорт мастеры, Герберт фон Караянның үзеннән мактау сүзләре ишеткән һәм Россиянең Зур театрында 40 елдан артык дирижерлык иткән, 82 илдә чыгыш ясаган гаҗәеп музыкант, ике дистә елдан артык Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры...

Аны белгән кешеләрнең барысы да Фуат Шакир улы белән аралашуны үз тормышларындагы иң зур бәхет дип саныйлар. Ул гади, үткен сүзле, оркестрда уйнаучылар аның йомшак юморына мөкиббән китә, оркестрның чит илләргә гастрольләре турындагы хикәятләрен сәгатьләр буе тыңлап була иде. 80 яшьлек юбилее уңаеннан 2008 елда алган интервьюны тәкъдим итәбез.

- Фуат Шакирович, балачагыгыз, әти-әниегез турында сөйләгез әле.


- Минем әти-әнием – эшчеләр, татар кешеләре. Алар Казахстанда табышып кавышкан, мин шунда дөньяга килгәнмен. Сугыш вакытында Казахстанда да җиңел булмады, күпләр ачлыктан интекте. Мәктәпкә барганда ачлыктан үлгән кешеләрнең мәетләрен еш күрә идем. Әтиемне 1938 елда ялган гаеп белән кулга алдылар, 7 ел рәшәткә артында утыргач, акладылар, әмма ул иреккә инвалид булып чыкты. Без өч бала үстек. Тормышымда әниемнең йогынтысы, тәрбиясе зур булды.

- Кайчан, кайда һәм кемдә белем алдыгыз?


- Башта казах мәктәбендә укыдым, 1950 елда Казах университетының физика-математика факультетын, 1951 елда параллель рәвештә Казах консерваториясен тәмамладым. Беренче тапкыр 5 яшемдә безнең күршедә генә яшәгән, патша армиясе офицерының тол хатыны, яшь чагында Смольный институтын тәмамлаган Т.Н.Расторгуева мине серле музыка дөньясы белән таныштырды. Виолончель һәм гобойда уйнарга өйрәндем. Дирижерлыкка үз чорының мәшһүр дирижеры Исидор Закта укыдым. Аның белән аралашып, музыкант буларак искиткеч баедым. Барлык концертлар, аеруча спектакльләрне ул камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә җиткерә иде. Мәктәптә бик кызыксынучан бала идем, яхшы укыдым һәм чит телләрне тырышып өйрәндем. Аларны белү томышта бик нык ярдәм итте, кайсы гына илгә барсам да, тәрҗемәчеләргә мөрәҗәгать иткәнем булмады. Шулай ук мәктәптәге тынлы оркестрга йөрдем, күп кенә музыка коралларында уйный идем. Һәрвакыт барысына да өлгердем. Иң мөһиме – укытучыларымнан уңдым.

- Казанга кайчан һәм ничек килеп чыктыгыз?


- Беренче тапкыр бирегә 1962 елда казак сәнгате декадасына килдем, симфоник оркестр белән һәм «Чио-Чио-сан» операсында дирижерлык иттем. Күпләр мине әнә шунда хәтерләп калгандыр, мөгаен. 1967 елдан М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ике сезон дәвамында баш дирижер булып эшләдем. Аннары 1968 елда СССРның Зур театрына штатка алдылар. 1989 елда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына баш дирижер итеп чакырдылар. Ул чагында оркестрда кечкенә генә реформа үткәрделәр, төп таләпләргә җавап бирмәгән музыкантларның бер өлешен кыскарттылар. Оркестр алдына ачык һәм конкрет бурычлар куелды. Бүген безнең симфоник оркестр Халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясый дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.

- Дирижерлык таланты комплексындагы әйдәп баручы сәләтне атагыз әле.


- Беренчедән, музыкаль сәләт. Шулай ук техник якны да онытмаска кирәк. Башкаларны өйрәтер алдыннан, дирижерлык итү технологиясен белү мәслихәт. Контрольлек итү – нәтиҗәне күрсәтә белү осталыгы дигән сүз ул.

- Башкару өчен теге яки бу әсәрне сайлавыгыз нәрсә белән бәйле?


- Әсәрне сайлау, беренче чиратта, аның сәнгати югарылыгы белән бәйле. Сайлар алдыннан әсәрнең тарихын, традицияләрен һәм асылын белергә кирәк. Соңгы елларда дирижер буларак мин Казанда беркайчан да башкарылмаган әсәрләрне сайларга тырышам. Әмма әгәр дә дирижер аңа җан өрергә сәләтле түгел икән, бу әсәргә бөтенләй алынмаска кирәк. Шәхсән үзем кайбер әсәрләрне аңлы рәвештә башкармыйм.

- Авторларның күрсәтмәләренә ничек карыйсыз?


- Яхшы карыйм. Кагыйдә буларак, автор әйткән ике-өч сүз күпсанлы тикшеренүләргә караганда да кыйммәтрәк.

- Сезнеңчә, репетиция эшендә иң мөһиме нәрсә?


- Иң мөһиме, музыкантларның зур оешканлыгы.

- Дирижер оркестрның шунда ук абруен яулый яки аны беркайчан да яулый алмый дигән фикер яши. Бу чыннан да шулаймы?


- Сез соравыгызга үзегез үк җавап бирдегез. Минем белән беркайчан да мондый хәл булмады.

- Дирижерда хис һәм акыл нисбәте нинди?


- Минем өчен әлеге факторлар бербөтен булып берләшкән. Акыл – дөньяда барган бөтен нәрсәгә яктылык иңдерүче иң зур мәгълүмат ул. Дирижерда әлеге сыйфатлар уртак максатка – музыкаль әсәрне мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә башкаруга юнәлдерелергә тиеш.

- Дан һәм популярлыкка мөнәсәбәтегез нинди?


- Минем бөтен тормышым – яраткан эшем. Бу дөньяда шактый озак гомер кичерсәм дә, күп нәрсәләр күрсәм-ишетсәм дә, чын мәгънәсендә данны татып караганым юк әле. Гомумән алганда, популярлыкка артык игътибар итмим, дөресен генә әйткәндә, мине ул бик аз борчый.

- Ничек ял итәсез? Нәрсә укыйсыз? Ниләр белән мавыгасыз?


- Миндә барысы да эчке тәртипкә буйсына, мин бик җыйнак кеше. Аумакайлыкны, эшсезлекне яратмыйм. Шахмат уйныйм, спорт белән шөгыльләнәм, укыйм. Чит телләрне өйрәнү - гомерлек мавыгуым. Казанда татар телендәге әдәби журналларны укыйм. Джек Лондон, Андрей Платонов, Федор Достоевский, Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов – яраткан язучыларым. Дөньяга карашымны киңәйтү өчен Ницше, Шпенглер, Шопенгауэрны укыдым. Әдәби ачышларга мөкиббән китәм.

- Укучыларыбызга ниләр теләр идегез?


- Симфоник оркестр концертларына килегез – ләззәт алыгыз, рухи яктан чистарыныгыз, матурлыкны яратыгыз. Классик музыка сезгә бәхетле минутлар бүләк итсен! 

Рәис ГАБДУЛЛА тәрҗемәсе


Марат ШАКИРҖАНОВ
Интертат.ру
№ | 22.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»