поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
22.08.2014 Мәгариф

Ә сез яңа уку елына әзерме? (Cораштыру)

Озакламый мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлаячак. 30 август – Республика көне быел шимбә көнгә туры килү сәбәпле, дүшәмбе ял көне буларак игълан ителсә дә, укучылар Белем бәйрәменә, гадәттәгечә, 1 сентябрьдә барачак. Рес­публикадагы 40 меңгә якын укучы өчен кыңгырау чыңы быел тәүге тапкыр яңгырый.

Уку әсбаплары җыю, мәктәп формасы сайлау… Баласы мәктәп укучысы булган һәр ата-ана өчен август ае әнә шундый күңелле мәшәкатьләр белән үтеп китә. Дөрес, уку елына җәй башында ук әзерләнеп куючылар да бар. Ә сез яңа уку елына әзерме?

Илсур Һадиуллин, Казан башкарма комите­тының мәгариф идарәсе җитәкчесе:


– Уку елы якынлашуга, эт чаба дип, бет чаба ди­гәндәй, ата-ана күзен-ба­шын әйләндереп чапмасын өчен, узган ел мәк­тәпләрдә бердәм форма булдыру турында приказ чыкты. Һәр мәктәп, ата-аналар белән килешеп, уртак фикергә килеп, бө­тен укучыга бер­төрле мәктәп формасына заказ бирә. Бер бала бик яхшы киенгәндә, икенчесе фә­кыйрь булып калмасын өчен эшләнә бу. Әлеге ка­гый­дә баланы иң элек тәр­типкә өйрәтә, икенче­дән, артык һава­лану, мин-мин­лек­ләнүгә чик куя. Хәзерге вакытта бердәм форма кер­гән мәктәпләр тәртип, балаларның бер-берсенә булган мөнәсәбә­те ягыннан аерылып тора. Төпчек кызым Камилә быел җи­денче сыйныфка укыр­га бара. Мәктәп формасын, уку кирәк-ярак­ларын август башында ук алдык. Кеше ничек киенә, ул да шулай киенсен. Бернәрсә белән дә аерылып торырга тиеш түгел. Тәрбиянең иң төп чыганагы да әнә шул. Безне шулай өйрәттеләр. Бәяләргә кил­гәндә, безнең мәктәпкә әзер­­лекнең ничә сумга төшкәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм. Тормыш ип­тәшем моны миннән яхшырак белә. Миңа сатып алган әйберләрне генә күрсәттеләр.

Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, “Болгар” радиосында “Чәкчәк шоу” тапшыруы алып баручысы:


– Быел улым Рамазан беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәпкә август башында әзерләнә башладык. Дәрес хәзерләү өстә­ле, киемнәр, спорт формасы, рюкзак белән вак-төякләр барысы бергә 30 мең сум тирәсе булды. Улыбыз беренче тапкыр укырга барасы көнне дулкынланып көтәбез. Шатлыгы да бар инде. Үзем беренче сыйныфка барганда да болай ук борчылмаган идем кебек. Рамазан үзе: “Мәктәпкә барасым килә”, – ди. Бер ел буе әзерлек ­сый­­ныфына йөргәч, кая эләгәсен чамалыйдыр.

Миләүшә Сафина, банк хезмәткәре (Казан):


– Кызым Ләйсән тугызынчы сыйныфка бара. Быел балама киемнәрне ки­беттән генә алырга булдым. Бәяләре, базар бәя­ләре бе­лән чагыштырганда кыйм­мәт­рәк булса да, сыйфаты аерыла. Узган ел бердәм мәктәп формасы тектергәч, бер мәшә­кать кимеде. Калган кирәк-ярак­ларны да ки­беттән алдым. Шуңа мәк­тәпкә әзер­легебез якынча 15 мең сумга төште.

Зөлфия ВӘЛИЕВА, “Зөләйлә” төркеме солисты:


– Улым Кәрим быел бишенче сыйныфка күчте. Кызым Латыйфага 30 августта өч яшь тула, балалар бакчасына җыена. Кәримгә мәк­тәп формасын май аенда ук алып куйдык. Ул вакытта аңа 50 процент ташлама иде. Шу­ңа күрә форма 2 мең 500 сумга төште. Улым: “Тизрәк 1 сентябрь җитсен иде”, – дип атна саен диярлек яңа формасын киеп карый. Калган мәктәп кирәк-ярак­ла­рын укырга барырга ике-өч көн кала алырбыз дип торам. Хәзер бит кибет­тә җа­ның ни тели – барысы да бар. Бу вак-төякләрне алганда 3 мең сумга сыешырбыз дип өмет­ләнәм. Гому­мән әйт­сәк, без­нең мәктәпкә быелгы әзер­лек якынча алты мең сумга төшәчәк.

Алсу Минһаҗева, 11 сыйныф укучысы (Чис­тай районы):


– Быел БДИ тапшырасы ел булгач, 1 сентябрьне куркып көтеп торам. Имтиханнарны яхшы балларга гына тапшырып чыгарга язсын дип телим. Болай яңа уку елына күп­тән әзер­ләнеп куйдым. Июль аенда район үзә­гендәге бер ки­беттә атна буе шактый ташламалы уку кирәк-яраклары сатылды. Үземә кирәкле әсбапларны да шуннан җыйдым. Аяк киемнә­ремне яңарттым. Быел яңа мәктәп формасы аласы юк, Аллага шөкер. Шу­ңа күрә минем мәк­тәпкә әзерлек якынча 5 мең сумга төште. 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы