поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.03.2009 Җәмгыять

ГАДЕЛСЕЗЛЕК, КОМСЫЗЛЫК ҺӘМ БИТАРАФЛЫК…

1997 елны Эльвира белән Георгий гаилә корып җибәрә. Шул ук елны аларның кызлары дөньяга аваз сала. Тик торыр урыннары булмый. Әкренләп йорт салыр өчен җир алына, төзелеш материаллары да җыела. Үз йортлары булсын дип, Эльвираның әти-әнисе бар яктан да гел ярдәм итеп тора. Ике елдан соң гаилә үз куышларында кайный башлый. Тора-бара уллары да туа. Тик гаилә 11 ел гына сәламәт яши. Узган ел, Гаилә елы булуына карамастан, чиксез судлардан соң гаилә таркала.

Алай гына да түгел, Эльвира белән Георгий бергә үз көчләрен куеп төзегән йорт кинәт кенә гаилә хуҗасының әтисе Хунтимер исемендә булып чыга. Һәм вәссәлам... Мәкерле сәясәт Эльвира, аның кызы Кристина һәм улы Гаделне өйләреннән куып чыгаруга илтә. Озын сүзнең кыскасы, Эльвира ханым әйтмешли, хәзер алар бомж.

 

Редакциягә Эльвира ханым тарафыннан Азнакай якларыннан шушындыйрак эчтәлектә язылган җиде битле хат килеп төште. Нәрсә булган соң биредә? Узган ел – Гаилә елында ни өчен ана һәм балалар йортсыз калган? Әллә катнаш никахның бер корбаннарымы алар? Кем гаепле, ә кем фәрештә? Бәлкем, сәбәп башкададыр?! Азнакайга барып җиткәнче, шушы сораулар башымны битәрләде.

 

Ызгыш исе каты чыккан

 

Азнакай якларына кергәндә, таксист белән аралаша башладым. Сөйләшә торгач, ул да бу хәлләрдән хәбәрдар булып чыкты.

 

– Ишетелде инде. Алар бит ел буе судлашып йөрде. Азнакай – зур шәһәр түгел, биредә халык бер-берсен белә, – дип сөйләп китте ул.

 

– Бу гаилә белән таныш түгелме сез? – дим.

 

– Юк. Хатынын күреп беләм, ирен ишетеп кенә. Аучы ул. Андыйлар бөтен түрәләр белән дус була. Бер-берсенә ярдәм итә. Күңел ачулары бер аларның. «Блат» була, дигән сүз бу. Кирәк чакта бер-берсенең мәнфәгатен кайгырталар. Хәләл-җефеткә вакыт калмаска да мөмкин.

 

Таксист авызыннан башка артык сүз тартып алып булмады. Тик юлдан барганда, чигенеп, алар йортларын күрсәтте ул. Әйе, ике катлы мәһабәт йорт. Күренеп тора: бина төзелешенә күп көч куелган. Әмма нәрсә булганына төшенүе кыен. Инде озак та узмады, миңа төшәргә вакыт җитте. Шундук Эльвира ханым белән очраштык.

 

Унбер яшьлек гаилә

 

1996 елда Эльвира үз әти-әнисе йортында Георгий Ильин белән бергә гаилә корып җибәрә. Әмма 1997 елның февралендә генә рәсми язылышалар. Шул ук елның маенда кызлары Кристина туа. Һәм озак та узмый, Эльвираның әти-әнисе Мәнәүз авылына күченеп китә. Яшь гаиләгә яшәр урын булмагач, алар да Эльвираның әти-әнисе белән бергә күченә. Мөстәкыйль тормыш кичерергә теләгән Георгий гаиләсе Мәнәүздә җир участогы таба. Инде бераз төзелеш өчен материал да җыелганлыктан, шул ук елның августында мунча салып чыгалар, йорт нигезе булдыралар. Георгий еш кына эшеннән тыш «шабашкага» йөри. Шулай итеп, 1998 елның маенда мунчада яши башлыйлар. 1999 елның декабрендә йорт салып чыгалар, шунда торалар да. Эльвира ханым өчен бу икеләтә сөенеч була. Чөнки күрше урамда гына әти-әнисе яши. Йомыш төшсә дә, шуларга йөгерәләр. Инде 2002 елда уллары Гадел туа. 2006да «Фольксваген» машинасы сатып алалар. Алар тулы гаилә булып 2008 елга кадәр яши. Шул елны аерылышалар. Алай гына да түгел, Азнакай шәһәр суды карары ике балигъ булмаган бала белән ананы өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итә.

 

Гаиләдә низаг

 

Ә ни өчен соң үз куышында унбер ел буе бергә торган гаилә өйне кинәт кенә бушатырга тиеш? Сәбәбе бик гадәти һәм гади. 2006 елның бер көнендә Георгий өйне һәм шул ук елны алынган чит ил маркалы «Фольксваген» машинасын әтисе исеменә язуы хакында әйтә. Тик үз өемдә яшим дип уйлаучы Эльвира йортны калдырып китәчәге хакында уйлап та карамый. Элегрәк «Нишләп яздыртмыйсың, нишләп пропискага кермибез», – дигән сорауларга ире: «Нәрсә, акчаң күп мәллә? Налоглар түлисең киләме? Болай әле һаман төзелеп бетмәгән җир булып тора», – дип әйтә торган була.

 

– Мин колагыма да элмәдем бу нәрсәләрне. Үз өемдә дип, ышанып яшәдем, – ди Эльвира.

 

Инде шундый көннәр килеп җитә: ир өйгә кунарга кайтмый башлый. Эчкән килеш машинада йөри. Нәтиҗәдә, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итәләр аны. «Низаг шушыннан башланды», – ди Эльвира.

 

Тора-бара сугыш киткән, талаш турында әйтәсе дә юк. Шул рәвешле Георгий аерылышырга була һәм гариза яза. Шуннан соң Эльвирага әтисе балаларны пропискага кертергә дип киңәш бирә. Моңа Георгий да ризалаша. Йорт инде төзелеп беткәнлектән, өч айдан соң теркибез, дип ышандыралар. Инде ул вакытта Георгий аерылу гаризасын да кире ала. Яхшы гына яши башлыйлар. Өч ай узып, пропискага керер вакыт җиткәндә, Эльвираның почта савытына аерылу максатыннан повестка килә. Ул аерылуны инкарь итә, ике баласының барлыгы хакында искәртә. Шуннан соң Георгий, түзмичә, киемнәрен, мылтыкларын, башка әйберләрен җыеп, өйдән чыгып китә. Тик ул ял итәргә Мисырга юл тоткан булып чыга.

 

– Ноябрь айлары. Яшәп ятабыз. Бервакыт өй суына башлады. Шушындый хәл берничә көн дәвам итте. Залда балалар белән итекләр киеп, шәлгә төренеп ятабыз. Йоклаганда су җылытып, шуның астында йоклый идек. Йокыдан торышка өйдәге салкынлыкны күз алдына да китереп булмый. Георгий газ мичен кысып киткән булып чыкты. Ә котел подвалда, тик ул бикле. Аннан ишекне ватып, әтине чакыртып куштырдык. Шуннан балалар бакчасына барсам, анда 3 ай түләнмәгән. Газ, ут белән дә шул хәл. Әти-әниләр түләде, Аллага шөкер. Берзаман ризыкка да акча җитми башлады. Балаларның ипи белән генә тукланган очраклары еш булды. Мисырдан кызынып, бөтенләй икенче кеше булып кайтты ул. Тоттым да суктым моңа. Ул да миңа җавап кайтарды. Шуннан кайткан саен гел сугыша башлады. Тоттым да экспертизага дип яраларны күрсәтергә бардым. Бөтен күрсәткечләрне бирделәр. Исерек килеш аяк киемнәре белән өйдә йөргән Георгий янә сугырга дип килә иде. Экспертиза нәтиҗәләрен күрсәттем. «Судебный» әйбер булгач, суга алмады, – дип тезеп китте Эльвира ханым.

 

Суд маҗаралары

 

Эльвира ханым йортның Георгий әтисе исемендә булуы белән ризалаша алмый. Чөнки аерылышкан очракта, аларны үз йортларыннан куып чыгарачаклар. Аңа судка бирергә киңәш итәләр. Нәкъ шулай була да. Чөнки йортны төзергә көчне Эльвира ягы да куйган. Аның сүзләренә караганда, Георгий аңа суд минем файдага булачак, чөнки югарыда минем дус-иш, дип еш искәртә. Һәм шулай булып чыга да.

 

– Судта безнең яктан ясалган чыгышлар протоколларда үзгәртелеп язылды. Судка повестканы мин бер тапкыр гына алдым. Башкаларына кешедән ишетеп килдем. Төрле ялган фактлар белән мине алдадылар, документларны яраклаштырдылар. Шунлыктан, мине ике балам белән йортны бушатырга мәҗбүр иттеләр, – ди Эльвира.

 

Әйтик, соңгы судны гына да исәпкә алсак, Эльвираның адвокаты судка килә алмый кала. Ул канун буенча адвокатсыз җавап бирергә баш тартса да, судья барыбер утырышны үткәрә. Имеш, адвокат юри килмәгән икән. Адвокат суд билгеләнгән вакытка кадәр үк җинаять эше буенча Бөгелмәгә барырга тиеш була. Тик әйтелгән сүзләрне санга да сукмыйлар. Шулай да Эльвира судка бара, җитмәсә, ике баласын да ияртә. Георгий тарафдарлары инде җыелган була. Судья балаларны залдан чыгарырга куша. Тик аларны калдырыр урын булмагач, Эльвира бу тәкъдимнән баш тарта. Нәтиҗәдә, балалар Эльвира ханым белән бергә утыра. Судта балалар бабасы Хунтимер фикере бик гади: «Минем бу балаларга бернинди катнашым да юк»! Инде аталарына бу балаларны кайда яшәтергә уйлыйсыз дип сорау бирелгәч: «Белмим», – дип җавап кайтара.

 

– Әле моңа өстәп, суд утырышында булган, минем теркәлү палатасыннан яшәргә үз куышым юклыгын белгән прокурор Зарипов ТР Югары судына ялган мәгълүматлар язып җибәрде. Янәсе, минем һәм балаларның яшәргә яңа урыны бар икән. Аның хатында мин махсус бутап йөрүче буларак күрсәтелдем, – ди Эльвира ханым.

 

 Чыннан да, бу документларны Эльвира миңа да күрсәтте. Нәкъ шулай. Тик Эльвира ханым яши торган урын кайда икән?

 

Георгий белән Эльвираның күршеләре Рамилә ханым судта шаһит буларак катнаша. Беркетмәдә аның сүзләрен «өйдә обой ябыштырырга булышты», дип язып куялар. Бу хәлне бөтенләй башка сыймаслык, дип бәяли Эльвира ханым. Рамилә апа да бу ахмак сүзләрне ялган икәнен үземә кабат раслады.

 

Нәтиҗәдә, 2008 елның июлендә ике балалы ана йортсыз кала.

 

Черегән бай – колхозчы?

 

Пимуллин Хунтимер Илдуллович йортның һәм машинаның чын хуҗасы булып чыга. Гомер буе колхозда «разнорабочий» булып эшләп тә, хәйран «акча тупларга», зур «мөлкәт җыярга» була икән! Чама белән 2 млн сумлык йорт һәм 400 меңлек машинаны колхозда эшләгән бер гади эшче туплаган булып чыга. Кәгазьләргә «ышанып» әйтергә була: 1990 елдан Хунтимер хатыны белән йортны салыр өчен акча җыя башлый. Инде аптырыйсы юк, Русия шартларында да черегән бай ук булмаса да, рәхәтләнеп кәнфит тормыш булдырырга була икән. Тик бит моны идеалда да башка китереп булмый! Ягъни Эльвира ханым ягы бөтенләй йорт салырга көчен түкмәгән булып чыга инде. Хәтта эшчеләрне ашатырга дип ризыкларны да Якты-Күлдән (Хунтимер авылы) алып килә торган булганнар. Эльвира «пешермәгәч» инде. Мескен эшчеләр суынып беткән аш ашаган булып чыга. Бу мантыйкый яктан да башка сыймаслык мәсьәлә! Ярый, монысы әле чүп кенә. Ә менә Эльвираның әтисе Рәсим абый үзенең «Татнефть» акцияләрен сатып, акчасын шушы йорт төзелеше өчен бирүе исәпкә алынмау – актык чик.

 

Йорт кемнеке?

 

Эльвира ханым әйтүенчә, йортны салырга аның әти-әнисе һәм энесе баштан алып азакка кадәр ярдәм иткән. «Безнең ир-ат туганнар аз. Әти үзенең акцияләрен сатты. Чөнки әтиләргә зур күләмдә акча кирәкми. Һәм ул акчасын йорт салуга безгә бирде», – ди Эльвира.

 

Судта шаһит буларак катнашкан Хунтимер «күршесе» Әмир хәзрәт (Мәнәүз авылы) белән очрашкач, күп кенә сорауларга җавап та табылды кебек. Чөнки ул шул йорт белән янәшәдә генә тора. Гаиләдәге хәлләргә хәбәрдар.

 

– Суд та, хакимият тә хаклы түгел, – дип башлады ул сүзен. – Уйлап карагыз! Гомер буе колхозда гади эшче булып йөргән бабай бу мөлкәтне ничек тупласын, ничек төзетсен, ди?! Миллионлаган акчаны хәзер һәркем дә таба аламыни? Георгий белән Эльвира йортны бергә салды. Аңа кадәр мунчаларында яшәделәр. Эльвираның атасы бөтен яктан да, бигрәк тә матди яктан тәэмин итте. Моны тирә-юньдәге халык күреп торды. Акчалата да, материал белән дә тәэмин итте Эльвираның әтисе Рәсим. Шулай ук Георгийның да, Эльвираның да туганнары, якыннары, дуслары килеп ярдәм итте. Ә суд нәрсә, ди? Имеш, йортны Георгий ягы гына салган, Эльвира ягы катнашмаган. Алар биргән акча, алар биргән машина кая китә? Халык бит күреп торды! Суд гаделсез булды. Гаиләдә балалар булгач, беркемнең дә аларны куып чыгарырга хакы юк. Тик монда берни эшләп булмый инде. Чөнки бөтен нәрсә, бөтен документ Георгийның атасы исемендә. Шулай итеп, Эльвира ягыннан куелган хезмәт юкка чыга, бу гаделсез, кызганыч. Аңлыйсызмы, кем булсам да, минем балаларны өйдән урамга куып чыгарырга хакым юк. Ул бит минем бала, ул бит минем нәсел! Дингә игътибар кирәк. Чөнки кеше картаймыш көнендә үз баласы тәрбиясендә кала. Баланың догасы, мәрхәмәте булмаса, Георгий кемгә калыр икән? Мин Георгий урынында булсам, Ислам кануны буенча гына түгел, гомуми әдәп-әхлак нормаларын саклап булса да, өйне хатын белән балаларга калдырып китәр идем. Башка кеше ничектер, минем намусым башканы кушмый. Оялыр идем.

 

Шулай ук судта шаһит буларак чыгыш ясаган Хунтимернең «күршесе» Рамилә апа белән дә очрашкач, хатта язылганнарның дөрес булуына тагын бер кат ышандырды.

 

– Хатта язылганнар хак инде. Тик бу чит гаилә. Мин аларны күрше буларак кына беләм. Сөйләшеп кенә йөрибез. Әмма бу башка сыймаслык гамәл. Җитмәсә, Георгий башка һөнәргә, слесарьлыкка күчкән. Димәк, алимент та балаларга шуның кадәр генә түләнә дигән сүз. Георгийның атасы исеменә язылган йорт булгач, нишлисең инде, бу факт. Ике баласы белән ана кеше өйдән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Тик әти-әнигә караганда, мин балаларны жәллим. Әти кеше балаларны урамга куып чыгарырга тиеш түгел иде. Бу вакыйгаларга җавап таба торган түгел.

 

Эретеп ябыштыручыдан слесарьлыкка күчкән георгий

 

Гаиләне җимерүче шул каһәр суккан йортка юл тоттым. Әлеге ике катлы йортның ишеген шакуга, Георгий әфәнде чыкты. Хат белән таныштыргач, ир каушап калды кебек. «Хатта барысы да ялган, кирәк икән, мин моннан да күбрәк яза алам», – диде ул.

 

– Ул инде Президентка да язды. Суд та булды. Менә суд кемнең хаклы булуын ачыклады, – дип аңлатырга тотынды Георгий.

 

Шуннан ишек кырыйларын күрсәтә башлады ул миңа. Алар Эльвира ханым тарафыннан җимерелгән, куптарылган, каерылган икән. Тик ни өчен ватканын Георгий әфәнде аңлатып бирә алмады. Бары котырган хатын-кыз дигән исем бирде Эльвирага.

 

– Бу минем йорт түгел. Әтинеке. Өйне баштан алып ахырга кадәр ул төзетте. Әти бик мәрхәмәтле, яхшы кеше. Бөтен авыл халкы йорт салырга булышты. Егермешәр кеше җыела идек. Мин үзем дә вакытлыча гына биредә торам. (Киләчәктә биредә Хунтимер торырмы – вакыт күрсәтер. Шунда кем өчен төзелгән йорт булуы ачыкланыр да. – А.Ш.) Бу хатын бит өйне җимереп бетерде. Шуңа әти түзә алмады, өйне бушатырга кушты. Үз акчама сатып алган бөтен техниканы, компьютерны аңа бирдем. Нәрсә аласы килә, шуны алды. Мин каршы килмәдем.

 

– Тик балалар әтисез калды бит, – дим.

 

– Балалар ятим түгел. Мин аларны беркайчан да ташламам. Алайса бирсен миңа балаларны. Очрашырга рөхсәт итми. Качып очрашам. Әле алиментны әз түләр өчен дип эретеп ябыштыручыдан слесарьлыкка күчкәнмен икән, янәсе. Мин 20 ел буе сәламәтлеккә зыян китердем инде. Шуңа слесарь мин хәзер. Шул ук хезмәт хакы. Мине эштә яраталар. Алимент түләнә. Кирәк икән, балаларга гел булышам.

 

Күршеләре Әмир хәзрәт сүзләренчә, Георгий – бар яктан да килгән күпкырлы белгеч. Ул эретеп ябыштыручы да, газ да кертеп йөри, машина да рәтли, аучы да һәм башка һөнәрләргә дә ия. Кулы алтын булганлыктан, аңа күп кеше мөрәҗәгать итә. Бөтен түрәләр белән бергә ул, диючеләр дә табыла.

 

– Георгийның якын дуслары арасында элекке район башлыгы Хәйретдинов, аның урынбасары Шиһапов бар. Шулай булгач, нинди суд турында сөйләргә була? Алар бергә ауга йөриләр, – ди Эльвира ханым.

 

Эльвира үзе дә, аның туганнары да, Әмир хәзрәт тә Георгийның тагын бер хатын-кыз белән яшәп ятуын әйтә. Георгий гына: «Үзем генә торам. Кем белән торырга тиеш соң мин?!» – дип җавап кайтарды.

 

Балалар күңеле – анада

 

Йорт кемнеке? Кәгазьдә Хунтимернеке. Халык телендә Эльвира белән Георгийныкы. Урамда очраган кешенең кайсыннан гына сорама, берсе дә Хунтимер исемен телгә алмый. Ә менә Эльвира ханымны да, аларның әти-әниләрен дә, Георгийның да бергә көч түгеп йорт салганын беләләр. Моннан да ачык җавап була ала микән?

 

Тик әтисез, йортсыз үсүче самими балаларга күз ташлауга, югарыда телгә алынган проблемалар чүп кебек тоела. Аларның нинди гаебе булырга мөмкин? Балалар ихластан уенга чумып, бу проблемалар турында белештерми дә кебек. Берсенә алты яшь, икенчесе – 5нче сыйныф укучысы. Тик, кызганыч, бу ялган. Бала күңеле инде бүген үк рәнҗетелгән. Бәлкем, берәр як арттырыбрак сөйләгәндер, тик балаларны алдап булмый. Алар ничек бар, шулай сөйләп бирә.

 

5нче класста укучы Кристина:

 

– Бергә яшәгәндә, әтине ярата идем. Хәзер безне өйдән куып чыгаргач, ничек яратырга була инде? Безнең күптәннән махсус күрешкәнебез дә юк. Күптән түгел генә очраклы рәвештә тукталышта очраштык. Ә киләчәктә, әни белән бергә булган очракта, мин әти белән бергә яшәр идем.

 

6 яшьлек уллары Гадел инде мәктәпкә әзерләнә. Әтисенә кагылышлы нинди генә сорау бирмә, ул башын селки.

 

– Әтине яратмыйм. Ул безне куып чыгарды. Киләчәктә аның белән торырга җыенмыйм да, – дигән сүздән башка берни тартып алып булмый аннан.

 

Әтисе аның өчен ябык тема кебек.

 

...Казанга дип юлга кузгалганда, башыма өч фикер оялады: гаделсезлек (суд), комсызлык (ир ягыннан) һәм халык битарафлыгы. Кешеләрне сөйләштерү бигрәк тә авыр булды. Аңлашыла: әле аларның күрше булып яшиселәре дә бар. Тик Эльвира ханымның башка бернигә дә өметләнә алмавы эчне пошыра. Шулкадәр кырыс микәнни безнең тормыш? Судка инде ул башка ышанмый. Ә безнең җәмгыятьтә әдәп-әхлакның зәгыйфьлеге ахырзаманны хәтерләтә. Кирәк икән бөтен нәрсә сатыла, бөтен нәрсә тыела. Хәтта үз куышыңны булдырып та, аңа керү хокукы тыелса, ни өчен яшәргә кала дигән сорау туа. Бу сорау Эльвира ханымны да борчый. Өстендә балигълыкка ирешмәгән балаларның булуы гына аңа яшәргә көч бирә. Ә шул ук вакытта йорт салуда Эльвира ягыннан күп көч куелган өйдә Георгий башка хатын белән типтерә, ди авыл халкы. Эльвира ханым балалары белән әлегә әти-әнисендә тора. Ә күрше урамда гына, янәшәдә Георгий яши. Эльвира ханымга ире белән бергә көч куеп төзегән йорт яныннан еш узарга туры килә. Тик өй ишекләре аңа ачылмый.

 


Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Безнең гәҗит
№ 11 | 18.03.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»