поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.08.2014 Криминал

Авыл афәтенең вафаты

Тыныч тормышта кеше җанын кыю һәрвакыт шау-шу куптара, төрле имеш-мимешләр тудыра. Әмма шунысы кызык, кайчагында мәрхүмне түгел, аны бакый дөньяга озаткан үтерүчене яклап сөйлиләр. Мондый хәлләр, гадәттә, җинаять корбаны юньле кеше булмаса килеп чыга. Балтач районы Иске Салавыч авылында быел кышын булган канлы вакыйга да авылны бер афәттән коткару кебек кабул ителде кебек...

“Ул мондый әҗәлгә лаек иде”

Зәмһәрир салкын 8 февраль иртәсендә тыныч татар авылына “төнлә Рәшитне үтергәннәр” дигән шомлы хәбәр тарала. Суд-медицина эксперты үлемгә китергән сәбәпләрне тиз ачыклый. Мәетне туган-тумачасына тапшыралар. Шул ук көнне Иске Салавыч ирләре туң җирне чокып, каберен дә өлгертә, укыйсы догаларын укып, гүя ашыккан кебек, җан бирүенә 12 сәгать дигәндә 63 яшьлек Рәшит Минһаҗев гүргә иңдерелә.

10 февраль көнне төш вакытында исә Салавыч җирлегенә керүче дүрт авыл халкы мәдәният йортында җыйналып, бу фаҗигале вакыйганы көн тәртибенә куя. Әмма мәрхүмне искә алу чарасы булмый бу. Барысы да олысын-кечесен өркетеп торган бәндәнең мәнсез тормышы, искиткеч явызлыклары, башкалаларга күрсәткән җәбер-золымы, зыяны турында ачынып, ниһаять, курыкмыйча сөйлиләр.

Авылдашлары әйтмешли, “өрәкле кеше”нең тормышын, төгәлрәге, җинаятьләрен алга таба тулырак тасвирларбыз. Хәзергә февраль бураннары каберне каплап киткәнче үк ашыгып җыйналуның төп сәбәбенә тукталып үтик. Халык заманында районкүләм мәйдан тоткан көрәшче, тәртипле, ярдәмчел авылдашлары Наил Хөснетдиновны яклап чыкты, ягъни үтерүчегә шартлы хөкем биреп, үз араларына кайтаруларын сорап район мәхкәмәсенә мөрәҗәгать кабул итте. Аңа шул көнне 163 кеше имзасын куйды.

Иске Салавычта Наилнең аңлы рәвештә әлеге явызлыкка баруына ышанмыйлар. Рәшит Минһаҗевны, аның кылган ерткычлыкларын яхшы белүчеләр: “Ул мондый әҗәлгә лаек иде”, – диделәр. Алар фикеренчә, 50 яшьлек Наил Хөснетдинов үтерүче дә, коткаручы да, дигән нәтиҗәгә килергә дә мөмкин. Ләкин, чынлыкта, мәсьәлә бик күпкә катлаулырак шул...

Өрәкле бәндәнең “күренекле эшләре”


Рәшит Минһаҗев күршесе Равил абзыйга үзенең хезмәт стажының 14 көн (!) икәнен әйтеп мактанган. Димәк, хөкем белән хөкем арасындагы кыска “тәнәфес”ләрдә дә эшләмәгән, гомере буе сорыкорт булып яшәгән әлеге бәндә. Аның каравы, криминаль эшчәнлеге искитмәле бай аның.

Рәшит тәүге тапкыр 1977 елда Чаллыда берничә тапкыр явызларча хулиганлык кылган өчен ел ярымлык срок ала. Апрельдә утыртыла, шул ук елның сентябрендә “үрнәк тәртибе” өчен Менделеев колониясеннән шартлы рәвештә азат ителә. Әмма күп тә үтми, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә кеше талап эләгә һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Срогын тутырып, Балтач якларына кайту белән, күп тапкырлар хулиганлык кылган өчен кабат өч елга “тегендә” озатыла. Аннан соң җинаятьче Арча район судыннан 4 еллык срок ала. Санап үтелгән хөкем карарларының барысында да аның исерек булуы әйтелә. Алга таба эшләгән явызлыклары да аек баштан кылынмый.

13 ел төрмәдә утырып, 40 яшьлек Минһаҗев 1991 елның маенда Коми Республикасындагы колониядән Иске Салавычка кайтып төшә. Моңа кадәр дә теләсә нинди явызлыкка сәләтле ир-ат тагын да хәтәррәк, беркемне дә санга сукмый торган зат булып кайта, тыныч татар авылы өчен бер зәхмәт була ул. Үзе белән һәрвакыт пычак йөртә, сатучыны шуның белән куркытып аракы алып чыгып китәргә дә күп сорамый. Теләсә кемнән, бигрәк тә яшь егетләрдән аракы таптыра. Үтиләр ул әйткәнне, явызлыгы чыраена чыккан төрмәчедән шүрлиләр. Гомумән, ул авылда чакта тынычлык бетә, көндез дә капкалар бикле була. Бигрәк тә ялгыз хатыннар, карт-карчыклар калтырап яши.

Гади халыкка кына түгел, хокук саклау органнары вәкилләренә янаудан да тартынмый Рәшит. Аның: “Мин озак утырмыйм, кайтам... Синең кайда торганыңны беләм, егет. Үкенергә туры килмәсен”, – дип куркытырга тырышуларын Балтач районы прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллин хәзер дә искә ала.

Канлы вакыйга


Авылда барысы да Митактан (Мин¬һаҗевның кушаматы) калтырап тормый, билгеле. Әйтик, Сабан туе батыры Наил Хөснетдинов ул кушканны үтәп йөрми бит инде. Аның шулай ук нык гәүдәле энесе Таһир да, килеп бәйләнсә, тиешле җавапны кайтарырдай егет була. 1994 елда 25 яшьлек шушы егет белән бәрелешә алар. Котельная бинасында бергә-бер сугышалар. Җиңелү үзенең абруена сугачагын белә төрмәче. Яшь егет өстенлеккә ирешә башлагач, кулына аракы шешәсе эләктереп, аның төбен ватып төшерә. Шул рәвешле, бандитлар телендә “йолдызчык” (звездочка) дип йөртелүче, берничә очлы кискечтән торган хәтәр корал барлыкка килә. Шуның белән муенына сугып, йорт салырга, өйләнергә дип йөргән, бөтен тирә-якка мәгълүм бизәүче-рәссам Таһирга исән калу мөмкинлеген калдырмый Рәшит.

Әлеге эшне тикшерү ул чакта прокуратураның япь-яшь тикшерүчесе Ф.Шәрифуллинга йөкләнә. Әмма шаһитлар теге явызга каршы күрсәтмә бирүдән баш тарталар, яисә аның файдасына сөйлиләр. Ялган хәбәрләр өчен кайберләренә карата җинаять эше дә кузгатырга туры килә хәтта. Югыйсә, бәрелеш вакытында котельнаяда ир-атлар була. Ләкин куркалар пычаклы маньяктан. Ә менә ирләрдән аермалы буларак, Минһаҗев куркытып аракысын талап чыккан райпо кибетчесе Т.Сәйфетдинова барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Нәтиҗәдә, “талау” дигән тагын бер маддә өстәлә. Ә үтерү очрагы судка ярым-йорты дәлилләнгән килеш китә. Шулай да җинаятьче 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә, өстәвенә, аеруча куркыныч рецидивист дип табыла һәм аеруча кырыс режимлы, Салават шәһәрендәге махсус колониягә озатыла. Ләкин мәкер иясе әлеге шәһәр суды аркылы рецидивист “дәрәҗәсен” гамәлдән чыгаруга ирешә һәм Казандагы гади колониягә кайтарыла.

Ни хикмәт, шушы явызны “яхшы тәр¬тибе өчен” дигән билгеләмә белән 11 айга алданрак шартлы рәвештә азат итеп куялар. Ләкин ул Балтач районында пәйда булу белән, җәзаны үтәү идарәсе хезмәткәрләре аны кире озату хәстәрен күрә башлыйлар. Чөнки йөгәнсез бәндә берсеннән-берсе мәнсез хокук бозулар ясый башлый. “Төзәлү юлына баскан” бәндәне кабат Балтач суды каршына бастырырга һәм яңадан “тегендә” җибәрергә туры килә. Срогын тутырып кайткач та, берәүгә үтерү белән янаган өчен тагын бер ел утырып кайта әле ул. Ә 2005 елда 54 яшьлек Р.Минһаҗев бөтен районны тетрәндергән хайвани явызлык кыла.

“Улымны төрмәдән чыгармагыз...”


Бу вәхши аркасында кайгы-хәсрәт күргән, җәфа чиккән кеше, әлбәттә, әнисе Бибинур апа була. Җиде бала тәрбияләп үстерә ул. Гаилә гарипсез булмый дигәндәй, шушысы юньсез булып чыга. Шөкер, калганнары тәрбияле, тәртипле булып үсеп, матур яшиләр.

Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Иске Салавычта әлеге гаилә башлыгы Рәйхан абзыйның фаҗигале үлемен дә шушы малайдан күрәләр. Ул көнне әтисенә, әлеге дә баягы, аракы таләп итеп бәйләнә, төрлечә мәсхәрәли, җәберли ул. Әти кеше шуннан соң асылынып үлә. Үз каны, үз улы мыскыллауны, хурлауларны күтәрә алмыйча керде элмәккә, диләр Иске Салавычта. Бусы дистә еллар элек булган хәл...

...Уңмаган малаен соңгы тапкыр, ягъни җиденче мәртәбә утыртканнан соң, азат ителер вакыты җитәр алдыннан Бибинур әби таягына таянып авыл советына килә һәм гозерен ирештерә: “Кайтыр вакыты җитә, язып җибәрегез, ничек тә булса кайтармау чарасын күрегез. Тагын көн күрсәтмәячәк”, – ди әни карчык күз яшьләренә буылып.

Вакыты чыккач, мәхбүсләрне төрмәдә тотып булмый шул. Рәшит тә кайта авылга, ләкин буш өйне ачып керә. Чөнки Бибинур апа якты дөньядан китеп барган була. Бичара ана никадәр генә кызганыч булмасын, бу очракта, бәлки, бәхетенә дияргә кирәктер. Чөнки юньсез улының чыраен күрүдән котыла, җәбер-золымын күрми, быелның 8 февраль фаҗигасен белми...

Инде Минһаҗевның соңгы кыргыйлыгына тукталыйк. 2005 ел азагында Иске Салавычта Рәшит тудырган-үстергән әнисен көчләгән, дигән сүзләр йөри башлый. Бу сүзләрнең каян чыгуын тәгаен әйтеп булмый. Әллә карчык берәр ахирәтенә ычкындырган, әллә теге исерекбаш үзе мактанган. Һәрхәлдә, үтерер дип куркып, әби милициягә бармый. Ахыр чиктә, сүз аның кызына барып җитә. Ул шундый кыргыйлыкка барган абыйсын җәзасыз калдырырга теләми, билгеле. Җинаять эшен тагын Фәрит Шәрифуллин тикшерә. Әнисенә үтерү белән янау очракларын да дәлилли тәҗрибәле юрист. Мәкерле төрмәче шунда да иң йомшак җәзаны алуга ирешә. Беренчедән, көчләгән өчен түгел, бары тик омтылыш (покушение) ясаганга җавап тота. Күрәсең, әни кеше куркудан шундый күрсәтмә бирә. Икенчедән, гаебен танып тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итә. Шул сәбәпле, нибары 4 ел ярымлык колония белән котыла. Иске Салавычта Миһаҗевның әнисен көчләвенә шикләнмиләр, Бибинур әби үзе сөйләгәннәр буенча фикер йөртәләр.

60нчы яше белән баручы Р.Минһаҗев Түбән Камадагы 1нче колониядән 2010 елның маенда азат ителә. Барлыгы 28 ел утырган агайның 3 ел ярым гомере калган була бу вакытта.

Карт буйдаклар катнашындагы мәхшәр


Шунысы кызык: 50-63 яшьләрдәге зыян күрүче, гаепләнүче һәм өч шаһит – бишесе дә буйдаклар. Араларында 1954 елгы Илдар Нигъмәтуллин гына аерылган. Йорты яраксыз хәлгә килгәч, мунчасында яши, утыны беткәч, Рәшит Минһаҗевның өендә кунып йөри ул. Ләкин холыксыз хуҗа, күбрәк эчсә, куып чыгара аны. 7 февральдә дә шул хәл кабатлана. Илдар ялгыз яшәүче 1964 елгы Фәнил Мөхәммәдияров өендә йоклый ул төнне. Берничә сәгатьтән әлеге ике ир-ат җинаять шаһитларына әверелә. Чөнки мәхшәр нәкъ шушы йортның арткы бүлмәсендә килеп чыга.

...Кичке сәгать 10нар тирәсендә өендә үзе генә телевизор карап утыручы 55 яшьлек Мәхмүт Зыятдинов урам якта ниндидер ят тавышлар ишетеп тышка чыкса, капкасы төбендә сүгенеп, нәрсәдер мыгырдап торучы лаякыл исерек Минһаҗевны күрә. Капканы ачып булмый, чөнки сәрхуш шунда егыла. Мәхмүт койма аркылы урамга сикерә. Ул арада Рәшит ишегалдына узып, үзендә өйалды тәрәзәләрен коеп төшерерлек көч таба.

Мәхмүт Рәшитне монда калдырса, аның катып үләчәген чамалый һәм күтәреп, өенә озатырга ярдәм итәрдәй кеше эзләп берничә күршесенә мөрәҗәгать итеп карый. Әмма барысы да баш тарта. Әллә куркалар, әллә җирәнгеч бәндәгә булышырга теләмиләр. Бары тик берәү – Наил Хөснетдинов кына киенеп урамга чыга.

Ул арада сәрхуш юл читенә чыгып ауган була. Хәрәкәтсез гәүдәне күтәреп-өстерәп бару җиңел булмый. Җитмәсә, аның йорты да шактый ерак. Шуңа күрә якындагы Фәнил йортына гына кертеп салырга булалар. Шулай эшлиләр дә. Капка, ишекләр ачык булып чыга. Шул рәвешле, бер түбә астында биш буйдак җыйнала.

Шаһитларның әйтүенә караганда, Минһаҗевның хәлләре хөрти була. Ике кулы да терсәгенә кадәр өшеп агарган. Наил түр яктан уятып алып чыккан Фәнил аңа чүмеч белән су эчертә, тәмәке кабызып каптыра. Чөнки Рәшитнең куллары хәрәкәтләнми. Ул арада Мәхмүт Рәшитнең өй каршында калган пакетын китереп бирә, ярдәм иткән өчен Наилгә рәхмәтен ирештереп кайтып китә. Фәнил баштарак “моны ник алып кердең”, дип ризасызлыгын белдерә, әмма аннан соң йокларга кереп китә. Төн уртасы җиткән була инде.

Минһаҗев, исерек булса да, теге пакетта бер шешә аракысы барын хәтерли. Ярты стакан хәмерне Наил ярдәме белән чөмерә. Шул рәвешле, эчтән дә, тыштан да җылына башлый. Һәм Наилнең әйтүенә караганда, беләкләре-куллары үз төсенә керә. Икенче стаканны инде ул үз кулы белән салып каплап куя. Аның белән бергә коткаручысы да эчә. Үзенең әйтүенә караганда, кичтән бер шешәне бушаткан бу кеше дә исерә төшә. Яңа гына урамда аунап яткан Минһаҗев турында әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, ике исерек арасында низаг чыгу өчен уңай шартлар туа. Бигрәк тә, картаеп акылга тиенмәгән Минһаҗев булган җирдә моның өчен күп кирәкми.

...Кухня ягындагы ызгыш-тавышка уянып чыккан хуҗа һәм кунак коточкыч күренешкә тап булалар. Идәндә яткан Рәшитнең муенындагы җәрәхәтләреннән кан саркый, иң шомлысы: күкрәгендә төбенә кадәр батырылган пычак сабы калкып тора. Илдар аның исән икәнен чамалап ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк дигәч тә, котырынган Хөснетдинов “үлсә үлсен инде”, дип пычакны тартып алып, яңадан шул тирәгә үк чәнчи. Ярдәмнең хаҗәте калмый. Күргәнебезчә, бу очракта игелеклелек, мәрхәмәтлелек турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Гомумән, тикшерү материалларындагы күрсәтмәләрдә Наил Хөснет¬диновның да спиртлы эчем¬лекләр белән мавыгуы, исергәч явыз кешегә әйләнүе турында раслаучылар җитәрлек. Хәер, моны югарыда китерелгән очрак та исбатлый. Ул гына да түгел, түр якка кереп: “Минһаҗевны буып үтерергә бау йә шарф бирегез!” – дип кычкыра ул. Илдарның муенындагы шарфын алмакчы була.

Күрсәтмәләренә караганда, Нигъмә¬туллин ул чакта кухня ягына чыгып Мин¬һаҗевның идәндә аунаганын күрә, әмма йоклый дип уйлап яңадан кереп ята. Бу вакытта өйдә булган ике ир-атның фаҗигане кисәтү өчен кыл да кыймылдатмавын әйтеп үтмичә булмый.

Хөснетдинов әйтүенчә, җылы өйдә хәлләнеп алган Минһаҗев аңа кычкыра, җикеренә, артсыз урындык белән суга, пычакка ябыша. Рәшитнең холык-фигылен белгән кеше бу кадәресенә ышана. Ә менә Наилнең үз гомеремне саклау нияте белән эш иттем дип белдерүе шик уята. Һәрхәлдә, аның кыланмышлары җинаять кодексындагы “үз-үзеңне саклау (самооборона)” маддәсе кысаларына эләгерлек түгел кебек. Чөнки чынлап торып куркыныч янамый аңа ул чакта. Үзе үк Минһаҗевның муенына пычак белән берничә тапкыр сызып алдым, ә менә күкрәгенә ничә тапкыр кадаганымны хәтерләмим дә дип бара. Кыскасы, Наил Хөснетдинов аңлы рәвештә кеше үтергән булып чыга. Өстәвенә, Мөхәммәдияров һәм Нигъмәтуллинга “20 ел элек энем Таһирны үтергән өчен дөмектердем”, дип тә ычкындыра әле.

РФ Тикшерү комитетының Арча районара бүлеге тикшерүчесе үтерүне үч алу нияте белән түгел, ә бәлки исерек баштан “кинәт килеп чыккан шәхси күрәлмаучылык мөнәсәбәтләре нигезендә” кабынып киткән бәхәс, низаг һәм сугышу нәтиҗәсе дип таба.

Җинаять эше 6дан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган 105нче маддәнең 1нче кисәге буенча кузгатыла һәм 1964 елгы Н.Хөснетдиновка “үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү”дә гаепләү белдерә.

Соңгы сүз


Район суды халык фикеренә колак салыр, билгеле. Зарар күрүченең авыл өчен бер афәт булуы да игътибарсыз калмастыр. Гомеренең соңгы көнендә дә үзе белән пычагы булган бит аның. Әмма төп рольне болар түгел, ә Н.Хөснетдиновның 8 февраль төнендәге гамәлләре уйнаячак. Ә алар исә халык сораган шартлы хөкемгә өметләнергә урын калдырмый кебек. Ләкин бусы безнең уй-фаразлар гына. Әлеге эшкә ноктаны шушы көннәрдә башланачак судның хөкемдары куячак.

Балтач районы.
 


Наил ВАХИТОВ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»