поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.08.2014 Җәмгыять

Актерлар җәе: Әсхәт Хисмәт алма үстерә, Равил Шәрәфи утын әзерли (ФОТО)

Камал театрының бер төркем артистлары үзләренең Студенецтагы бакчаларын бернинди чит җирләргә дә алыштырмый. Моның шулай икәненә аларның бакчаларын күреп, үзләре белән аралашып кайтканнан соң инанасың.

Студенецта мине Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның хатыны Рәшидә каршы алды. Өйләренә кергәнче үк аларның бакчаларына күз төшә. Анда, эзләсәң дә, бер чүп кисәге таба алмассың. Йортлары исә, ике катлы булса да, чын авыл өен хәтерләтә. Аны 1989 елда төзегәннәр. Аннары мунчасын җиткергәннәр.

– Безнең беркая да йөргәнебез юк, – ди алар. – Шушында рәхәтләнеп ял итәбез, табигать тә искиткеч. Идел һавасы үзе ни тора. Мәрхүм Марсель абый Cәлимҗанов та: «Карале, нинди матур күренеш», – дип сокланып йөри торган иде.

Бакчада бөтен нәрсә бар. Бәрәңге рәтләре янында карбызлар да тәгәрәп ята. Алмагачлары исемле: Әсхәт, Илсөяр, Булат алмагачлары. Әсхәт Хисмәтовны Мичурин, диярсең. Бер алмагачка сигез төрле сорт ялгап үстергән. Хәзер аларның барысы да алма бирә. Нинди генә агачлар үсми анда! Облепиха, груша, слива, чия дисеңме...



Габделфәрт Шәрәфиев оныклары өчен йорт төзеткән.

Яшелчәләр белән күбрәк Рәшидә шөгыльләнә. Алмаларны пешереп, кышка бәлеш өчен эчлекләр дә әзерләп куя икән. Әсхәтнең туганы Зәйнәп ханым – биредә зур ярдәмче. Шул арада тагын башка туганнары килеп төште. Ә иң зур кунак Әлкидән килгән әтиләре Әсәдулла абый иде ул көнне.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина гаиләсе, үз йортлары белән яшәсә дә, монда килергә дә вакыт табалар. Без кергәндә Рузия ханым газоннар чистартып йөри иде. Анда бары тик агачлар белән чәчәкләр генә.

– Мин монда бик яратып киләм, чөнки яшьлегебез шунда узды бит. Кайчандыр Туфан Миңнуллин, Гөлсем Исәнгулова, Шамил Бариевлар яшәгән вакытта гөрләп тора иде бу бакча, – ди ул.



Зөлфирә Зарипованың уңышы мул булды.


Бакчалары ял йортын хәтерләтә. Европада гына үсә торган туя агачы, тау нараты, артыш агачлары Шамил Закиров истәлекләре икән. Шау чәчәктә утырган гортензияләр Фирдәвес Хәйруллинаны искә төшерә. Бакчаның бер почмагында кечкенә генә сулыкта йөзгән бәбкәләре белән үрдәкләрне күреп чын йорт кошлары, диярсең. Рузия Мотыйгуллина табигаткә гашыйк, чын җир кешесе. Туган ягын да онытып бетерми. Әле июнь аенда үзләренең туган авылы Югары Әлкидә гаиләләре белән бәйрәм үткәрергә ярдәм иткәннәр.



Наил Дунаевның виноградлары уңды.


Биредә артистларның узганда-барганда бер-берсенең хәлләрен белешү гадәте бар. Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова бакчасына кергәндә, көшелгә өеп куйган алмаларын эшкәртергә алып кайтырга әзерләнеп йөри иде. Быел кыярлары белән помидорлары да бик уңган икән.

– Элек яшелчәләрне күтәреп ташый идек, хәзер улым Энгель машинасы белән алып кайта, – ди ул, куанып. – Элегрәк салатларны да күп ясадым. Хәзер аз ашала. Шуңа күрә җитәрлек итеп кенә әзерләдем.

Аларның каршында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевләр өе. Мунча ягарга йөрүе әллә каян күренеп тора. Утыннар әзерләп куйган. Килеп керүгә: «Сагынып килдеңмени?» – дип шаяртып куйды ул. Алар биредә апрельдән алып көзгә кадәр яшиләр.

– Берни дә эшләмим дә, тик тә тормыйм, – ди Равил абый. – Урман санитары сыман, корган чикләвек агачларын чистартып, алардан утын әзерлим. Беренчедән, миңа савабы булса, икенчедән, урман чистара. Чикләвек агачы морҗаның сөремен куа, өйне әйбәт җылыта.

Морҗа дигәннән, анысын да үзе чыгарып, керамик плитә белән тышлап куйган артист. Үзе тапкан бер генә иске әйбер дә әрәм булмаган. Хәтта балчыктан ясалган Ленин башы да ишек өстендә урын алган. Бакчалары чәчәкләр белән тулы. Финляндиядән өч тәүлек буе күз карасыдай саклап алып кайткан камырлык агачы да, череми торган ылыслы лиственница агачлары да зур үскән. Равил абый кабак боткасы яратканга күрә, аны күбрәк утырталар икән. Кыярны алар өч тапкыр утырталар. Шуңа күрә сентябрь аенда да ашыйлар.



Рузия Мотыйгуллина бакчасы көньякны хәтерләтә.


Раушания ханым без килеп керүгә, табынга ризыклар тезә башлады, үзе ясаган бик тәмле алма желесын да китереп куйды. Шунда ул Равил абыйның яшь чакта үзен ресторанга алып кергән чакларын искә төшереп алды.

– Мин, әрәм булмасын дип, ул алган бөтен ризыкны да ашап бетердем. Шунда мине карап утырган да: «Ашавың әйбәт икән», – дип куйды. Әнә шулай минем ашауны да карап алды Равил абыегыз.

Равил абыйны якыннан күрәселәре килеп, бер белмәгән кешеләр дә бакчаларына кереп фотога төшәләр икән.

Бакчада һәркем үз эше белән мәшгуль. Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев гаиләсе искеләрен сүтеп, яңа йорт салып яталар.

– Биш ел рәттән диңгезгә барган идек. Бу җәйне шушында гына үткәрергә булдык. Өйнең икенче катын киявебез Минвәли үзе генә эшләп бетереп ята. Шундый алтын куллы ул безнең, – дип кияүләрен мактап алды Эльвира ханым.



Равил Шәрәфиев көзгә хәтле бакчадан кайтмый.


Оныклары Ирхан да әтисе янында кайнаша. Бердәм, тату булып яшәүче әлеге гаиләгә быел «За любовь и верность» медале тапшырылды. Алар берничә ел «Елның иң яхшы гаиләсе» исеменә дә лаек булдылар. Театрда тәрҗемәче булып эшләүче Эльвирага узган ел Салават та үз бүләген тапшырган иде.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев белән Татьяна ханым да быелгы җәйләрен күбрәк шушында уздырганнар. Наил абый Казанга кайтып китәргә җыенып йөри иде. Башка еллардагы кебек балыкны әллә ни күп тота алмаган ул. Җилле көннәрнең күп булуы балыкчыларга комачаулый икән. Шуңа күрә бакчада күбрәк эшләргә туры килгән. Яшелчәләре дә, җиләк- җимешләре дә уңган. Үзенең кып-кызыл, сусыл алмалары белән сөендергән алмагачлары гына быел ял иткән. Дунаевлар гаиләсендә күптән түгел сөенечле вакыйга да булган. Оныклары Алинә Искәндәр исемле егет белән никахлашкан.

Студенецта Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Фирдәвес Хәйруллина, Николай Юкачев, Мансур Ибраһимов, Идрис Мәсгут, Фәрит Мәмәш һәм башкаларның йортлары яныннан үткәндә моңсу булып китте. Әйтерсең алар хуҗаларын сагынган сыман моңаеп утыралар... 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»