18.08.2014 Җәмгыять
Күз яшьләрем төшәр бит...
Күрше йорттагы Зөбәрҗәт апа белән еш кына балалар мәйданчыгында очрашабыз. Баксаң, карап торышка 65 яшьләр тирәсендәге бу ханымга 59 яшь кенә тулган икән әле.“Бик яшьли кияүгә чыктым. Дөресен генә әйткәндә, мине урлап киттеләр. Фазылның бер-ике мәртәбә озатып кайтканы бар иде. Салырга яратса да, яшьләр арасында абруе зур.
Андый егетләр кызларга ошый бит. Мин дә аны ошаттым. Урлап киткәч тә сүз әйтмәдем”, – дип сөйләп китте Зөбәрҗәт апа.Яшь пар беренче елларда төп нигездә яши. Олы уллары тугач, йорт салып, башка чыгалар.– Балаларым бер-бер артлы туды. Алар белән мәшәкатьләр дә артты. Ике малай бит. Әтиләре сабыйларым өчен өзелеп торды. Балалар укырга кергән елны мин өченчегә авырга калганымны белдем.
Куркуга калдым. Табиблар: “Сезгә башка бала табарга ярамый. Алып кайтмагыз”, – дигәннәр иде. Бу хәбәрне иремә җиткердем. Ул исә: “Аллаһы Тәгалә белми бирмәс. Кыз баладыр ул. Алып кайт”, – диде. Баланы җиңел күтәрдем. Ә менә табуы бик авыр булды, – ди Зөбәрҗәт апа.Кыз бала аяклары белән дөньяга килә. Табиблар ярып кына алмыйча, Зөбәрҗәт апаның үзенә таптыралар. Көчкә исән кала ул. “Кызым бик тере бала булып чыкты. Абыйлары да, әтисе дә бик яратты үзен. Мин дә “курчагым” дип кенә йөрттем”,– ди ул.Сәйдәгә 16 яшь булганда, Фазыл абый юл һәлакәтенә очрап үлеп китә. – Миңа ул вакытта 43 яшь иде. Кияүгә сорап килүчеләр дә булды. Тик балалар хакы дип чыкмадым.
Ике улым армиядә хезмәт итеп кайтып, өйләнеп куйдылар. Берсе – Казанда, икенчесе Чаллыда яши. Ә менә кызымның тормышы барып чыкмады. Ул моңа үзе гаепле. Әтисе үлгәч, иркенгә чыгып, егетләр белән йөри башлады. Бер сүземне дә тыңламады. Кайчак клубтан исереп тә кайта иде. Училищены бетергәч, эшкә дә урнашырга ашыкмады. Бер урында юньләп эшли дә алмый. Аптырагач, бер егеткә кияүгә бирдек. Бик акыллы кеше булып чыкты киявебез. “Әби” диясенә, “әни” дип өзелеп тора. Бер елдан кызлары туды. Балалар бәхетенә сөенеп яши генә башлаган идем, тик шатлыгым озакка бармады. Авылдашларым кызымның эчеп йөри башлаганын әйттеләр. Баштарак ышанасым килмәде. Киявемнән сорарга булдым. “Мин туйдым инде. Беркайда эшләми. Эчеп кайта. Хәзер икешәр көнгә чыгып югала башлады”, – димәсенме! Менә ике ел шушы хәсрәт белән яшим. Юньләп ашаганым, йоклаганым юк. Кызымны кая гына алып барып карамадык. Им-томчылар да, өшкерүчеләр дә, сихер чыгаручыларга да, табибларга да күрсәттек. Тик нәтиҗәсе юк. Дәваланырга салыр идек тә, каршы килә. “Мин эчкече түгел”, – дип кенә җавап бирә. Гомер көзләремдә шулай саргаеп кибәрмен дип кем уйлаган?
Бар назымны, җылымны биреп үстергән балам кеше янына чыгып йөрерлекне калдырмады. Әле ул гынамы, бик күп түләнмәгән әҗәтләре бар икән. Кайберләрен түлим дә инде. Улларымнан күрмәгәнне, кызым күрсәтте миңа. Алга таба ничек яшәрмен, белгән юк. Тормышы рәхәт, гаиләсе бар, баласы үсеп килә. Шуңа сөенеп кенә яшисе иде дә бит. Тик ул моны теләми. Әйткәнне дә тыңламый. Балаңа үз акылыңны биреп булмый икән шул ул!Зөбәрҗәт апаны бик озак тыңладым. Ул гел елап кына тора. Без сөйләшкән арада да, 7 яшьләр тирәсендәге оныгы янына йөгереп килеп: “Әбекәй, елама инде. Мин бит сине яратам”, – дип күз яшьләрен сөртеп китте.
“Шушы бала өчен борчылам. Кияү аерылам дип тора. Ул башкага өйләнсә, оныгым үги ана белән яшәрме? Кызым болай йөрсә, ана хокукыннан мәхрүм итәрләр инде аны. Баланы миңа тәрбиягә бирүче булмас. Соңгы елларда сәламәтлегем дә нык какшады. Оныгымны үстерә алмам дип куркам. Нәрсә булып бетәр, белгән юк. Ә менә кызыма бик рәнҗим. Ул китергән кайгы-хәсрәт, аны уйлап түккән күз яшьләрем, йокысыз төннәрем... Баласы хакына да туры юлга керми бит, ичмасам!”Кызгандым мин Зөбәрҗәт апаны. Бу кыз анасының күз яшьләрен кая куяр? Рәнҗеше төшсә, нишләр соң? Шушы сөйләшү дөньяга күземне ач