поиск новостей
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 13.04 "Яратам!Бетте-китте". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.04 "Яратам! Бетте- Китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.04 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 16.04 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 18.04 "Чулпан". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 19.04 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 20.04 "Төш". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Апрель
  • Эльвира Хамматова - җырчы
  • Ренат Акчурин - кардиохирург
  • Наил Фәйзетдинов - журналист
  • Ләис Зөлкарнәй - шагыйрь
  • Абдулла Адыгамов - дин әһеле
  • Азат Ахунов - галим, журналист
  • Рафаэль Сафиуллин (1958-1999) - көрәшче
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
17.08.2014 Җәмгыять

Ана йөрәге

Сәгыйдә кияүгә бик яшьли чыккан. Ире Әбүзәр Кәлимуллин Үзбәкстан якларына комсомол юлламасы алгач, яшьләр кулга-кул тотынышып туган авыллары Яңа Мансурны калдыралар да Аму-Дарья елгасы буена китеп баралар.

Сәгыйдә һәрвакыт гаиләсе зур, бәхетле булыр дип хыялланган. Бала ул иң зур куаныч та, юаныч та... кайгы да дип кем уйлаган бит?

...Беренче кызы Гөлшатны бик авыр таба ул. Сабый якты дөнья белән ике атна да тулмый хушлаша.

Бер-бер артлы туган Флера һәм Фәрит кайгыны артка чигенергә мәҗбүр итәләр. Ике бала ике кулыңа асылынганда кайгырып утырырга вакыт та юк бит инде. Өй эшләре дә җитәрлек – ул күренми дә, тик тә тотмый.

Балага сәламәтлек, акыл, яшәү көче һәм тормыш тәҗрибәсе биргән кеше - ана. Җир-Ана өстендә кешелек нәселен дәвам иттерүче дә хатын-кыз...

Ләкин кайгы Кәлимуллиннар гаиләсен калдырмый. Флераның нәни йөрәгенә катлаулы операция ясаткач, алар туган якларына кайтып урнашырга ният итәләр. Ә биредә аларны кызларының әҗәле көтеп торган икән. Ана йөрәгендәге кара кайгы тагын да тирәнәеп, тагын да сызландырып, тагын да әрнүлерәк булып кайта. Сәгыйдә тагын ике бала таба. Тик Фәрит, Флер һәм Гөлназга елмаеп дәшү, рәхәтләнеп көлеп карау өчен кайдан көч, кайдан гайрәт алырга соң? Йөзенә чыккан кайгыны ераграк яшерү өчен Сәгыйдәгә бөтен ихтыяр көчен җыярга туры килгәндер шул.

Тормыш иптәше Әбүзәр Нәгыйм улы Камышлының юл хезмәтендә башта мастер, аннары участок җитәкчесе булып эшли. Сәгыйдәгә дә шунда эш табыла. Шулай итеп, ел артыннан ел, көн артыннан көн узып тора. Балалар бер-бер артлы үсеп җитә. Олы малайлары Фәрит махсус гаскәрләр сафында хезмәт итә, Әфганстан сугышын үтеп, исән-сау авылга кайта, өйләнә. Менә инде аларның игезәк малайлары да үсеп килә.

Ә Флер Белоруссия якларында армия хезмәтен тутырып кайта, эшкә урнаша. Бөтен бәлалар да артта калды инде дип торганда 23 яшьлек Флер авариягә эләгеп һәлак була. “Бәла берүзе йөрми”, - дип бик дөрес әйтә халык. Кайчандыр ике нәни баласын югалткан ата белән ана бу көтелмәгән хәлдән айнып та җитми, 29 яшьлек Фәрит тә дөнья куя. Язмышның шундый борылышларына Әбүзәр абыйның да йөрәге түзми, туктый.

...Сәгыйдә апаның күзләре бер дә кипмидер, мөгаен. Кайгыдан бөгелеп төшкән гәүдәсенә карап, ничек түзә икән бу хатын, дип уйлыйсың. Кулыннан сыйпап юату сүзләре эзлим, әмма табалмыйм. Татар теле бай булса да, анда дүрт нарасыен, ирен күмгән хатынны юатырлык сүзләр юк. Ничек аны кешеләр дөньясына кайтарырга, яшәү ямен танытырга, кояш яктылыгына, табигать матурлыгына ышандырырга? Күңеленә яшьлек елларында кереп оялаган кара кайгы кара савытыннан агып чыккан тап сыман зурайганнан-зурая бара. Ахыры бармы, йа Хода?!

Ләкин вакыт дәвалый икән ул. Еллар үткән саен кайгының кара табы бераз кипкән сыман күренә. Сәгыйдә апа Коръән укып бераз тынычлык сизә башлый: “Аллаһы Тәгалә минем иң якын кешеләремне үз хозурына алган икән, димәк, мин дә аларга якынаерга тиешмен дип, кулыма китап алдым”, - ди ул. Көн артыннан көн авыруларны, күңел төшенкелеген җиңеп, биш тапкыр намазга баса, аятьләр укып исән туганнарына багышлый, Ходайдан аларга исәнлек сорый, мәрхүмнәрнең урыны оҗмахта булуын тели, Гөлназга һәм оныкларына шатланып яши.

Оныклары да бишәү бит - Фәнзил, Фәнис, Илһам, Энҗе һәм Динияр. Олы яшьтә булуына карамастан, Фәнзил армиядә хезмәт иткәндә әбисе аны күрергә дип Рязаньга кадәр барган иде. Кайдан кеше шулхәтле ихтыяр көче ала икән, дип сорыйм да, үземә-үзем җавап бирәм: дога һәм оныклар яшәтә аны,тормышка шөкер итеп яшәргә көч бирә.
 


Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ 33 | 16.08.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar