17.08.2014 Җәмгыять
Бабайлар гашыйк булса...
Чит ирләр белән чуалган та-нышларым бар. Үз ирләре типсә тимер өзәрдәй булып та, башкаларга караган хатын-кызларны өнәп бетермим. Тормышта яр итеп сайлагансың икән, үз тиңеңне яратып яшәргә кирәк бит югыйсә.
Юлымда Радик дигән кеше очраганчы минем бер генә тапкыр да чит ирләр белән аралашканым, хәтта телефоннан сөйләшкәнем дә юк иде. Эш буенча командировкага китәргә туры килде. Безгә махсус автобус билгеләгәннәр. Мин килгәндә урыннар тулы, бары тик автобус йөртүче янында ике буш урын бар иде. Исәнләшеп, кереп утырдым. Бу кеше бигрәк тә аралашучан булып чыкты. Юл буе үз тормышы турында сөйли. Минекен дә сораша. “Кулыңдагы балдагыңны күрдем. Ирең бар икән”, – ди бу.
Аңа җавап итеп: “Бу яшьтә дә ирсез булсам”, – дигәнемне сизми калдым. “Сиңа ничә яшь соң? Бигрәк яшь күренәсең. Мөгаен, балаларың да юктыр әле”, – ди бу. Ирек-сездән: “Бар, берәү түгел, икәү”, – дип җавап бирдем. Кайтыр юлда да Радик абый матур сүзләрне жәлләмәде. “Минем сине кайдадыр күргәнем бар. Йөзең таныш. Бер күрүдә үк үз иттем. Нәкъ миңа кирәкле кеше син. Ул гәүдәң, буй-сының мин тели торган”, – димәсенме? Мин сөйләшүне уенга бордым. Ә абыйның үз туксаны-туксан. “Син – мин эзләгән кеше. Ошадың, телефоныңны булса да бир”, – ди бу. Казанга кайтып җиттек. Мин төшәргә ашыктым. Радик абый йөгереп килеп, ишектән кулымнан тотып төшерде дә битемнән үбеп алды. “Мин сине табармын”, – дип китеп барды.
Икенче көнне иртән телефоныма ят номер шалтырата. “Мин бу, Радик абыең”, – ди берәү. Егылып китә яздым. Төн чыкканчы каян номерымны тапкан. Аптырап киттем. “Мин синең кайда яшәгәнеңне, нинди урында эшләгәнеңне дә беләм. Әйдә, очрашыйк әле. Төн буе сине генә уйлап чыктым. Хатыныма күтәрелеп карыйсы да килми”, – ди бу. Әтием яшендәге ир-атның шулай сөйләшүе миндә нәфрәт тудырды. “Мин – ир хатыны. Башка шалтыратмагыз. Эшемә дә килеп йөрмәгез”, – дидем. Ә абзый моның белән генә туктамады. Кич белән өемә кайтсам, мин яшәгән катка кадәр роза чәчәкләре сибелгән. Ишектә: “Мин яратам сине”, – дигән язу тора. Бәхетемә, ул көнне ирем төнге эштә иде. Тиз генә чәчәкләрне чүп савытына ташлап, өйгә кердем.
Телефоныма смс килеп төште: “Сюрприз ошадымы?”– диелгән. Иртәгесен эшкә барсам, тагын чәчәк бәйләме. Мин бу кешедән ничек котылырга белмим. Әйткәнне аңламый торган, үзсүзле кеше булып чыкты. “Мин гашыйк”, – дигәннән башка сүз белми. Телефонга шалтыратса – алмыйм, ә ул тизрәк смс юллый. 60 яшьтә дә гашыйк булалар микән? Хәзер куркуга калдым. Ирем белсә, нишләрмен. Бер гаебем булмаса да, аңламас дип куркам. Сөйләргә дә уңайсызланам. Газета укучылар киңәш бирмәсме икән?