поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.08.2014 Җәмгыять

Гакыйль Сәгыйровны искә алу чарасы узды (ФОТО)

Әле кайчан гына Иске Җүрәйнең яшел хәтфәдәй үлән белән капланган урамнары буйлап Хәбибҗамал апа белән аның каһарман улы шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән бу йортка беренче очрашуга барган идем. Вакыт үтмәгән дә кебек.

Ә аннан соң күренекле якташыбыз белән әле күпме очрашулар, күрешүләр булды, шагыйрьнең иҗатына багышланган кичәләрне, аның юбилейларын Самарада да, Димитровградта да үткәрергә насыйп итте Ходай. Ә моннан нәкъ биш ел элек, 2009 елның 30 июлендә, без аны 71нче яшь белән барганда Иске Җүрәй авылы зиратында җир куенына куйдык.

Татарстанның Нурлат районындагы кечкенә генә Әхмәт авылында туып, анда балачак еллары үткән булса да, ул нигәдер озак еллар гомер кичергән әнисе Хәбибҗамал апаның туган авылы Иске Җүрәй авылын якын күрә иде. Соңгы елларын Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә үткәрсә дә, ул үзен Иске Җүрәйдә күмәргә васыять әйтеп калдырды.

Вафатына ике ел узгач, каберенә Самара, Ульян өлкәләре, Димитровград шәһәре, Нурлат районы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Татарстан Язучылары берлеге әгъзалары катнашында истәлек ташы куелды. Ә менә хәзер, биш елдан соң, без яңадан аны искә алу, каберен зиярәт итү өчен бирегә җыелдык.

Самарадан да, Димитровградтан да, Нурлаттан да шагыйрьне якын итүчеләр, аның иҗатын чын-чынлап аңлаучылар, яратучылар килгән иде. Казаннан язучылар, Кошки районыннан администрация вәкилләре, чакырылган булсалар да, күренмәделәр. Хәер, татар язучылары Гакыйль Сәгыйровның Димитровградта үзеннән башка беренче тапкыр уздырылган 75 яшьлек юбилеена да килмәгәннәр иде бит. Бу юлы да, вафатына биш ел тулу уңаеннан искә алуга чакыргач, артык зур теләкләре барлыгы сизелмәде. Югыйсә, 300ләп әгъзасы саналган Татарстан Язучылар берлегеннән бирегә килергә бер-ике кешене табарга мөмкин булгандыр бит.

Дөньяда чагында язмыш тарафыннан рәнҗетелеп, шундый авыр тормышта яшәүче шагыйрьгә тиешле хөрмәт, ярдәм күрсәтелмәгәч, хәзер бакыйлыкка күчкәч, ул кемгә кирәк?

Мәдәният министры тарафыннан мәрхүмнең сайланма әсәрләрен туплап, Татарстан нәшриятында берничә китабын бастырып чыгарырга вәгъдә ителсә дә, бу да һаман эшләнмәгән. Вафатына ике ел чамасы калгач, шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенә үзе тапшырган балалар өчен язылган ике китабы кулъязмаларының да язмышы билгесез. Югыйсә, икесен дә бастырырга вәгъдә ителгән булган, бу турыда төрле басмаларда хәбәрләр дә урнаштырылган иде бит. Бәлки, Язучылар берлегенең күпсанлы шүрлекләрендә бүген дә алар тузан җыеп ята торгандыр яисә (кем белә) куллары туры түгел бәндәләр үз максатларында файдаланганнардыр, дип тә уйлап куясың. Башка шундый күңелсез уйлар да килде Иске Җүрәйгә баргач.

Кошки районы администрациясе һәм мәдәният идарәсе вәкилләренең бу чарада катнашмауларын да аңлавы кыен. Мөһим эшләр килеп чыгу сәбәпле, соңрак булса да искә алу чарасына киләчәкләрен белдергәннәр иде бит. Самара төбәгендәге милли оешмаларның кайсыбер зур җитәкчеләренең дә шагыйрьне искә алуга, аның исемен мәңгеләштерү мәсьәләләренә битарафлык күрсәтүләре сизелде.

Ни генә булмасын, каһарман шагыйрьне искә алу чарасы югары дәрәҗәдә узды. Башта авыл халкы, килгән кунаклар шагыйрьнең җимерелеп баручы ятим калган йорты янына җыелып сөйләштеләр, аннан авыл зиратына, каберен зиярәт кылырга юнәлделәр.

Нурлатлылар – район мәдәният идарәсе хезмәткәре Әлфия Галәүтдинова һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова шагыйрьнең кабере өстенә кәрзин белән ак чәчәкләр бәйләмен куйдылар. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, “Болгар яңарышы” мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов һәм Иске Җүрәй авылы мәчете имамы Габделхәй хәзрәт Халитов шагыйрьнең рухына багышлап Коръән сурәләре укып, дога кылдылар.

Шагыйрьнең Димитровградта яшәүче Наил энесе һәм Халидә җиңгәсе уллары Рафаэль, Ринат, Марат белән бергәләп (Әстерхан шәһәрендә гомер итүче Рафаэль Гакыйль абыйсын искә алу өчен махсус кайткан) якын туганнары Руслан һәм Гөлсинә Абдулганиевлар өендә аларның ярдәме белән зур Коръән мәҗлесе әзерләгән иделәр. Ул бик тә матур үтте. Расих хәзрәт бөтен кешегә аңлаешлы итеп вәгазь сөйләде, догалар укыды.

Ә инде Иске Җүрәй мәчетендә көндезге намаз укылганнан соң, барысы да авыл клубына җыелдылар. Аның хезмәткәрләре (клуб мөдире Рәфисә Минебаева) Гакыйль Сәгыйровның иҗатына һәм тормышына багышланган стенд әзерләгәннәр, аның китапларын күргәзмәгә куйганнар иде.

Очрашу барышында күп истәлекләр сөйләнде, шагыйрьнең иҗатын озак еллар дәвамында пропагандалаучы якын дуслары һәм фикердәшләре - Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Урта Исәнтимер авылы Мәдәният йортында эшләүче, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре ирле-хатынлы Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар башкаруында Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлары яңгырады. Аларның репертуарында шагыйрьнең төрле темаларга багышланган шигырьләре, Гакыйль Шәкүров иҗат иткән унбиштән артык җыр бар. Очрашуга җыелган авыл халкы һәм кунаклар аларның һәрберсен тын да алмыйча тыңлады, көчле алкышларга күмде.

Ә истәлекләр бер-бер артлы агылдылар да агылдылар гына. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә күп еллар татар теле укытучысы булып эшләүче Нурзидә Фәйзуллина үзенең әле үткән гасырның җитмешенче елларында Арча педагогия училищесында укыганда беренче тапкыр Гакыйль Сәгыйровның “Тормыш җиле” китабындагы шигырьләрен укуын хәтеренә төшерде, соңрак курсташы Нина Андрееваның Иске Җүрәй авылы мәктәбендә укытучы булып эшләве һәм аның очрашканда гаҗәеп шәхес – Гакыйль Сәгыйров турында сөйләвен искә алды. Нинага шагыйрь үзенең бер шигырен дә багышлаган булган. Шуннан бирле ул Гакыйль Сәгыйровның иҗатына мөккибән, аның батырлыгы белән горурланып, шагыйрьнең иҗатын “Яктылык” мәктәбендә укучы балаларга пропагандалауны үзенең төп бурычларының берсе итеп саный, мәктәптә аның музеен ачу турында хыяллана.

Ә менә Нурлат районының Гакыйль Сәгыйров бишенче-алтынчы сыйныфларда белем алган Әхмәт авылыннан биш чакрым арада урнашкан Бикколда мондый музей бар икән инде. Бу хакта һәм Гакыйль Сәгыйровның шәхси сайтын да булдырулары турында авыл советы рәисе Рәйсә Әхмәтшина, күрше Фомка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче, Әхмәттә музей оештыручыларның берсе - Гөлүсә Әһлиуллина сөйләделәр. Очрашудан кайткач ук, шушы сайтка кереп карадым. Бик шәп музей һәм сайт оештырганнар нурлатлылар. Безгә дә алардан калышмаска иде.

Очрашуда кем генә сүз алып сөйләмәсен, барысы да Иске Җүрәйдә (Иске Фәйзуллада) Гакыйль Сәгыйровның йортын торгызып, анда аның шәхси музеен ачу проблемасына тукталдылар, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

Димитровград шәһәре вәкилләре - җирле татар милли-мәдәни автономиясенең мактаулы җитәкчесе Риваль Идрисов, шагыйрь, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, берничә шигырьләр җыентыгы авторы Равил Шәфигуллин яшь буынны тәрбияләүдә Гакыйль Сәгыйровның иҗаты һәм тормышы зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Әгәр Иске Җүрәйдә аның йорт-музее ачылса, бу эшнең яңа баскычка күтәреләчәгенә басым ясадылар, шулай ук аның музейларын Самарада да, Димитровградта да, Ульяновскида да татар мәктәпләрендә булдыру кирәклеге турында да әйттеләр. Димитровград татарлары, әгәр ярдәм кирәк булса, читтә калмаячакларын белдерделәр.

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, “Розалина” татар кафесы хуҗабикәсе Разия Әюпова бу оешманың филиалы Иске Җүрәйдә дә оештырылуы турында әйтте. “Хатын-кызлар оешмасы бик зур әһәмияткә ия һәм аңа без зур өметләр баглыйбыз”, - диде ул. Гакыйль Сәгыйровның музеен ачу өчен ярдәм сорап губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

- Ул, һичшиксез, булышачак. Ә калганы барысы да үзебездән - татарларыбыздан тора. Бу йортны халыктан, байларыбыздан ярдәм сорап, өмәләр үткәреп тә торгыза алабыз, - дип белдерде Разия ханым.

Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимовның да фикерләре әйтелгәннәр белән тәңгәл яңгырады. Чыннан да бу шулай ич. Теләк булса, барысы да үз кулыбызда, моның өчен бары теләк кенә, татарларыбызга бердәм булу гына кирәк.

Җир биләмәсен, йортны шәхси милектән авыл җирлеге милегенә күчерү озакка сузылу сәбәпле, эш һаман арткы планда кала бирде. Хәзер барысы да эшләнгән, тик менә тиешле карар чыгару гына һаман сузыла. Бу эшне ничек тә тизләтәсе иде.

Дөрес, авыл җирлеге башлыгы Равил Минебаевның әйтүенчә, хәзерге вакытта район мәдәният идарәсе шагыйрьнең йортын төзекләндерү һәм анда музей ачу өлкәнең “Авыл туризмы” проекты программасына кертеләчәге һәм моның мәдәният министрлыгында да хуплау табуы турында белдерде. Әгәр бу шулай булса, бик шәп, әлбәттә.

- Шулай да, быел ничек тә көзгә, көчле яңгырлар башланганчы алдыбызга йортны үзгәртүләрсез сипләп, башын ябып кую бурычын куярга кирәк, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Без бу бурычның тормышка ашачагына ышанабыз. Барысы да үз кулыбызда!



Мәрхүмнең рухына дога багышлана.

Нурлатлылар шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куйганда.

Рәйсә һәм Гакыйль ШӘКҮРОВЛАР башкаруында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады.

Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА һәм Разия ӘЮПОВА шагыйрьнең ятим калган өе алдында.


Шамил ГАЛИМОВ, Лилия МӨБАРӘКШИНА, Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА фотосурәтләре.

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»